Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Ышаныч телефоны 13.05.2016

Бүген классларда балалар ышаныч телефоны турында әңгәмәләр үтте. Укучыларга ышыныч телефоннарына кайсы очракта шалтыратырга мөмкин икәнлеге аңлатылды.
-
ВПР 11.05.2016

11 май көнне 4 класс укучылары Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән тикшерү эшләрендә катнаша башлады. Бүген ул рус теленнән грамматик биремле диктант. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Язгы эшләр 10.05.2016

Уку һәм эш чиратлашып бара. Бүген дә бакчада язгы эшләр дәвам итә. Укучылар-укытучылар технология дәресләрендә бакчада җир казыйлар, тырмалыйлар, үсемлекләргә су сибәләр.
-
Варисларга кабул итү 08.05.2016

Башлангыч сыйныф укучыларын Варисларга кабул итү мәктәбебез традициясе буенча 9 Майга багышланган Митингка үрелеп китте. Укучылар бу дулкынландыргыч минутларны һәрвакыт истә тоталар. Алар өлкәннәр алдында тантаналы вәгъдә бирделәр: тырышып укырга, тәрбияле булырга, бу тормышта чын кешеләр булырга. Республикабыз флагын хәтерләткән галстук укучылар йөзенә нур өстенә нур өстәде.
-
"Бесмертный полк" 07.05.2016

"Үлемсез полк" акциясе узган ел башланып китте. Бу акция һәр кешегә үз гаилә архивын тагын бер кат барларга, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы информацияне тулыландырырга мөмкинлек бирде. Безнең мәктәп тә акция кысаларында авылыбыз батырлары турында яңадан истәлекләр җыйды, аларның фотоларын митингка алып чыктык.
-
Тантаналы митинг 07.05.2016

Быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәбез. Һәр елдагыча авылыбыз уртасына урнашкан гүзәл Җиңү паркына митингка җыелдык, өлкәннәр дә, яшьләр дә бүген бер рухта, барыбыз да батырлар алдында баш иябез, аларны бер минут тынлык белән хөрмәтлибез. Бу көнне аеруча дулкынландыргыч чыгышлар, һәркемнең күзендә яшь тамчылары. Әби- бабаларыбызны искә алабыз, бүгенге матур тыныч тормышыбызга дан җырлыйбыз. Күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын!
-
Батырлар онытылмый! 06.05.2016

Бүген укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга әзерлекне дәвам иттеләр: алар һәйкәлләргә салу өчен веноклар әзерләделәр, ә СМС балалар отряды членнары сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар һәм аларны тантаналы митингка чакырдылар.
-
#Җиңү язы акциясе 05.05.2016

1-9 май көннәрендә район буенча "Победная весна" "Җиңү язы" акцияләре игълан ителде. Әлеге акцияләрдән без дә читтә калмыйбыз. Төрле чараларда актив катнашабыз. Укучылар Мемориал комплекс тирәсен чистартканнан соң, чәчәкләр утырту өчен түтәлләр әзерләделәр.
-
Профилактик эш 04.05.2016

-
Сугыш ветеранында кунакта 03.05.2016

Бүген 6-7 нче класс укучылары сугыш ветераны Сәгыйтҗанов Рәис ага белән очраштылар һәм сугыш елы хәтирәләрен искә алдылар.










