Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Педсовет 01.11.2016

11 нче ноябрь көнне мәктәптә педагогик киңәшмә үтте. Киңәшмәдә белем сыйфатын күтәрүнең шарты буларак укучыларны ДЙА га әзерләүдә уңышлар һәм проблемалар, 1 нче чирек йомгаклары, алда торган бурычлар каралды. Башлангыч класслар укытучысы Тазиева Г.С. "Укытуның актив методлары" темасына мастер класс күрсәтте.
-
Без-беренче! 31.10.2016

31 нче октябрь- балаларның каникулларының беренче көне. Арча шәһәрендә бадминтон буенча ярыш узды. Мәктәбебезнең 12 бадминтон уенын яратучылар, үзләренең көчләрен сынап кайтырга ярышка бардылар. Алар чын мәгънәсендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 2 укучы -1 урынга, 3 укучы- 2 нче урынга, 2 укучы- 3 урынга лаек булдылар. Афәрин. Без сезнең белән горурланабыз. Алда да сезгә зур уңышлар.
-
У-р-р-а! Каникул 29.10.2016

31 нче октябрьдән мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. Укучыларыбыз аны файдалы һәм күңелле итеп үткәрерләр дип ышанып калабыз
-
Интернет дәрес 28.10.2016

26 октябрь көнне 9 класс укучылары белән"Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре" дип исемләнгән дәрес үтте. Алар Интернет челтәрендә утырганда нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәклеген, вируслар турында искә төшерделәр, бер-берсенә киңәшләрен бирделәр.
-
"Ел укытучысы" зона ярышы 27.10.2016

Бүген безнең башлангыч класслар укытучысы Тазиева Г.С. "Ел укытучысы" конкурсының Шушмабаш урта мәктәбендә уздырылган зона этабында әдәби уку фәненнән ачык дәрес һәм осталык дәресләре(мастер-класс) уздырып, үз осталыгын күрсәтеп кайтты.
-
"Бик зур" конкурсы 26.10.2016

Мәктәбебездә 6-9 класслар арасында яшелчә һәм җиләк-җимешләргә "Бик зур" конкурсы игълан ителде. Конкурска 400гр.лы алмалар, 3 кг.лы чөгендерләр, 5 кг.лы кабак, 39 см озынлыктагы кыяр, 43 см. озынлыктагы кабачки һәм башка бик күп төрле яшелчәләр тәкъдим ителде. Конкурска "Көзге бал" да нәтиҗә ясалачак.Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
-
Китапханәчеләр көне 25.10.2016

"Мәктәп китапханәсе-ул китап туплау, саклау, кире кабул итеп алу урыны гына түгел, ә нигездә бала күңеленә иң тәүге милли хис оеткысы салучы мәгърифәт йорты. Китапханәнең төп функцияләре: белем, информация, культура күнекмәләре бирү. Китапханә укучыларга, укытучыларга һәм башка төр хезмәткәрләргә ачык типта хезмәт күрсәтә. Китапханә үз эченә күп кырлы фондны ала,- дип үз фикерләрен җиткерә, мәктәбебез китапханәчесе Тәнзилә Габдрахмановна. Октябрь аенда китапханәчеләр үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан аларның хезмәтләре турында төрле тәрбия сәгатьләре узды.. Без аларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
-
Татарча көрәш бәйгесе 24.10.2016

22 октябрь көнне Наласа мәктәбе базасында Арча район беренчелегенә көрәш бәйгесе узды. Безнең мәктәп командасы да көч сынашып кайтты. Файзрахманов Айдар 2 нче урынга лаек булды.
-
Көзге уңыш бәйрәме 22.10.2016

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз- тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Мәктәбебезнең башлангыч класс укучыларының "Көзге бал" бәйрәме узды. балга бик күп яшелчәләр, җиләк-җимешләр кунакка килгән иде. Җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Көз кызы Сөмбеләдән, бүләкләр алдылар. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
-
Ачык тәрбия сәгате 21.10.2016

Һәр елдагыча укытучылар үзләренең белем бирү осталыклары белән уртаклаша. Ачык тәрбия сәгатьләре, ачык дәресләр укытучыларның яна технологияләрнең уңышлы куллануларын укучыларга белем бирүне иң нәтиҗәле юлларын сайлауларын күрсәтә. Бүген югары категорияле 1 класс укытучысы Гозәерова Л.Г. "Дус булу серләр" дип аталган ачык тәрбия сәгатендә, белем һәм тәрбия бирүнең бер бөтен процесс булуын тагын бер кат раслады. Бу чарадан һәр укучы дуслыкның кадерен белергә кирәклеген аңлады.










