Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
"Инглиз телендә җырлар" 16.03.2019

Инглиз теле атналыгы башлангыч сыйныф укучылары өчен "Инглиз телендә җырлар" кичәсе белән тәмамланды. Линейкада атналык эшкә йомгак ясалды. Инглиз теле укытучысы Фәтхуллина М. Ф. уеннарда актив катнашучы укучыларны, җиңүчеләрне котлады һәм аларны кызыксындыру призлары белән бүләкләде.
-
М. П. Мусоргскийга багышланган кичә. 15.03.2019

Бүген мәктәптә бөек рус композиторы Модест Петрович Мусоргскийның тууына 180 ел тулуга карата авылыбыз китапханәчесе Гарипова Г. С. һәм мәктәбебезнең музыка укытучысы Юсупов Р. К. әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәдә укучылар композиторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның берничә әсәреннән музыкаль өзекләр тыңладылар.
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены. 15.03.2019

Инглиз теле атналыгы- 5 көн. Бүген инглиз теле укытучысы Фатхуллина М. Ф. җитәкчелегендә 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары инглиз теле буенча белемнәрен "What? Where? When?" уены барышында сынадылар. Әлеге уен телевидениедән бара торган "Что? Где? Когда?" интеллектуаль уенының инглиз телендәге аналогы. Укучылар телевизор караучылар һәм знатоклар командаларына бүленеп көч сынаштылар, ә 5,6 сыйныф укучылары жюри составында утырып, гадел хөкем кылдылар. Нәтиҗәдә знатоклар командасы җиңде. Котлыйбыз!
-
Россиядә цифрлы телевидение турында. 14.03.2019

Татарстан Республикасы информатизацияләү һәм элемтә Министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 3 июненнән федераль телеканаллар аналогик рәвештә тапшыруларын туктата һәм цифрлы тапшыруларга күчә. Региональ телеканаллар элеккеге форматта кала.
-
Инглиз телендә "Своя игра" уены. 13.03.2019

Инглиз теле атналыгы- 3 көн. Атналыкның планы нигезендә мәктәптә 5,7,8 нче сыйныф укучылары командалы "My own game" интеллектуаль уенында инглиз теле буенча белемнәрен сынадылар. Бу телевидениедән бара торган "Своя игра" уенының аналогы, тик инглиз телендә. Уен барышында укучылар 3 командага бүленеп , "Англия һәм Лондон" темасы буенча сорауларга җавап эзләделәр һәм очколар җыйдылар. Иң күп очконы "Хыялланучылар"("Dreamers") командасы җыйды, финалга да ул чыкты һәм җиңде. 1 сәгатьтән артык барган уен барысына да бик ошады.
-
"Инглиз теле грамматикасы иленә сәяхәт" 12.03.2019

Инглиз теле атналыгы- 2 көн. Бүген инглиз теле укытучысы Фатхуллина М. Ф. 5,6 сыйныф укучылары белән "Инглиз теле грамматикасы иленә сәяхәт" исемле интеллектуаль уен үткәрде. Уен - сәяхәт барышында укучылар төрле станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр, кызыклы грамматик биремнәр эшләделәр. Үзләренең инглиз теле буенча белемнәрен сынадылар һәм камилләштерделәр. Уен барысына да бик ошады.
-
Инглиз теле атналыгы үз эшен башлады. 11.03.2019

Мәктәпнең уку- тәрбия планы һәм эчке контроль планы нигезендә фән атналыклары үз эшен дәвам итә. Инглиз теле укытучысы Фатхуллина М. Ф. җитәкчелегендә инглиз теле атналыгы да үз эшен башлап җибәрде. Беренче көн -Бөекбритания һәм инглиз теленә багышланган плакатлар күргәзмәсе.
-
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе 07.03.2019

Туган тел(татар теле) һәм әдәбияты атналыгы кысаларында һәм 8 март-Халыкара хатын- кызлар көненә багышлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыбуллина Г. С. "Ягез әле, кызлар!" дип исемләнгән бәйге үткәрде. Кызлар аш-суга осталыкларын күрсәтеп, төрле ризыклар әзерләп килеп, алар турында чыгыш ясадылар, матур прическа ясап, бәрәңгедән берничә төрле ризык әзерләү осталыкларын, кием сайлау осталыгы кебек конкурсларны уңышлы үтеп, җыр-биюгә сәләтләрен дә күрсәттеләр. Бәйрәмгә әниләр дә кунакка чакырылган иде. Мәртәбәле жюри чыгыш ясап, нәтиҗә чыгарылганнан сон, барлык балалар, әниләр һәм укытучылар коллективы бергәләп бәйрәмне чәй табынында дәвам иттеләр.
-
Алексеевск аграр көллияте хезмәткәрләре белән очрашу. 04.03.2019

Бүген безнең мәктәпкә Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалы хезмәткәрләре 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга килделәр. Алар укучылар белән киләчәктә һөнәр сайлау турында, көллият турында сөйләделәр , укучыларны көллияткә укырга чакырдылар.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 01.03.2019

Бүген мәктәптә инглиз теле укытучысы Фәтхуллина М. Ф. һәм аның яшь артистлары Шарль Перроның "Гүзәл кыз һәм албасты" әсәрен сәхнәгә куйдылар. Спектакль "Инглиз телендә театр коллективлары чыгышлары" исеме астында үткәрелгән республика конкурсының муниципаль туры өчен әзерләнде. Спектакль барлык укучыларга һәм укытучыларга да бик ошады.














