Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Ата-аналар җыелышы 16.01.2018

Бүген икенче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып үтте.Һәр сыйныф җитәкчесе ата-аналарга укучыларның өлгереше, тәртибе турында җиткерде.Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үтте.
-
Сәләтле балалар өчен Яңа ел бәйрәме 30.12.2017

30 нчы декабрь көнне Балалар иҗат йортына район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спорт ярышлары призерлары, фән олимпиадалары һәм үзешчән сәнгать бәйгеләре җиңүчеләре җыелды.Алар арасында безнең мәктәптән 5 укучы катнашты.Алар чыршы тирәсендә җырладылар-биеделәр, күңел ачтылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар бәйрәменә район башлыгы Александр Никошин да килде. Ул аларны Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.
-
Яңа ел белән,дуслар! 29.12.2017

29 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме узды. Быел безгә районның мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел тамашасы күрсәттеләр.
-
Ришвәтчелеккә урын юк! 13.12.2017

“Ришвәтчелеккә урын юк!” исемле сыйныф сәгате булды. Оештыручы – авыл китапханәчесе Гарипова Г.С. Чараның максаты: укучыларда социаль актив позиция, башкарган гамәлләр өчен җаваплылык хисе һәм ришвәтчелеккә каршы торучанлык тәрбияләү. Укучыларга тәкъдим ителгән презентация илебездәге ришвәтчелек тарихына багышланган иде. Укучылар бу проблема буенча фикер алышты, җәмгыятьтәге ришвәтчелек бөтен илнең икътисадын җимерә һәм илдә яшәүче һәр кеше тормышына зыян китерә,-дигән нәтиҗә ясадылар.Бердәм булып, ришвәтчеләргә каршы көрәшү генә җәмгыятебездәге бу тискәре күренешне җиңүгә китерәчәк.
-
Яңа елны каршылыйбыз 13.12.2017

Бүген укучылар Яңа елны каршылап, мәктәп каршында кардан сыннар ясадылар
-
Республиканское родительское интернет -собрание 11.12.2017

15 декабря состоится второе республиканское родительское собрание в форме интернет-конференции.
Новый проект Минобрнауки РТ – республиканское родительское интернет-собрание - стартовал 17 ноября, когда состоялось первое такое собрание. По словам замминистра образования и науки РТ Ларисы Сулимы, заседания родительских собраний в форме интернет-конференций планируется проводить раз в месяц. На первом мероприятии «Как учить, а не мучить?» обсуждали ресурсы семьи в адаптации ребенка к школе и мотивации его к обучению.
Тема собрания 15 декабря - "Поборы и пожертвования: что общего и в чём разница?"
На собрании 19 января и 16 февраля 2018 года будет рассматриваться роль родителей в обеспечении информационной безопасности детей; 23 марта – значение семьи в формировании жизненных целей и профессиональном самоопределении подростков;10 апреля – эффективные методики подготовки детей и подростков к аттестации знаний; 18 мая – методики преодоления конфликтных и кризисных ситуаций в жизни детей и т.д.
Каждый месяц с 12.00, в период обеденного перерыва, родители могут посмотреть видеотрансляцию из любой точки и послушать советы экспертов.
Вопросы от родителей принимаются по электронной почте roditelirt@mail.ru
-
1 нче декабрь-СПИД ка каршы көрәш көне 01.12.2017
Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә.Ел саен бу көнне дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. -
Яшь гражданнар форумы үтте 27.11.2017

Әлеге чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырыла..
Балаларның иҗтимагый яктан активлыгын арттыру – яшьтән үк кирәкле гамәл. Үсеп җиткәч, актив гражданлык позициясендә булу, яшьләрнең үз оешмаларын ныгыту өчен алдан чаралар күрү комачау итми. Татарстанда Яшь гражданнар форумы да шул максат белән уздырыла.
Форум“Мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше”; “Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм”; “Эшмәкәрлеккә беренче адым”; “Балалар гаммәви матбугат чаралары”; “Экологик тәрбия”; “Патриотик тәрбия”; “Балалар һәм яшьләрне хокукый яклау”; “Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге”; “Фән һәм мәгариф”; “Балалар хәрәкәтен җәелдерү” кебек тематик мәйданда узды. Форумда катнашучылар 12 дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары иде. Форумда безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Халиуллин Р.Р. катнашты. -
Юл хәвефсезлеген кисәтү 17.11.2017

Бүген мәктәптә районыбызның ГИБДД хезмәткәрләре җитәкчелегендә ,ЮИД төркеме катнашында "Юл хәвефсезлеген кисәтү" акциясе үтте.ГИБДД хезмәткәрләре укучыларга яктылык кайтаргыч элементлар , юл йөрү кагыйдәләре буенча памяткалар тараттылар, эчтэлекле лекция укыдылар.
-
Республика күләм ата-аналар Интернет -җыелышы 16.11.2017

17.11.17-Республика күләм ата-аналар Интернет -җыелышы үтә.














