Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
"Көмеш кыңгырау" газетасында мәкалә 28.03.2016
"Көмеш кыңгырау" газетасының №20 санында 9нчы класс укучысы Закирҗанова Рушаниянең (укытучысы Хәбирова М.Ф.) "Нур өләшүче ул" исемле мәкаләсебасылып чыкты.Ул анда авыл фельдшеры Харрасова Нураниянең тырыш хезмәте һәм авыл кешеләренең аңа карата зур хөрмәтетурында яза. -
Татарча көрәш ярышы 28.03.2016

Каникул вакытында Мөслимдә узган төбәкара көрәш ярышында 8нче класс укучысы Хуҗин Фарис 1нче урынны яулады, диплом һәм премия белән бүләкләнде.
-
Математикадан ОГЭ 28.03.2016

28 нче март көнне Мәгариф бүлеге приказы нигезендә 9 нчы класс укучылары математика фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Ахметянова Ф.Б.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 21.03.2016
16 март көнне 1 нче Актаныш урта мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай замандашлары” исеме астындашигырь укучылар бәйгесе булып узды. Бәйгедә барлыгы 73 укучы катнашты. Алар Габдулла Тукай һәм аның замандашлары язган,аңа багышлап үзләре иҗат иткән әсәрләре белән чыгыш ясадылар.III урынны алган өчен 9 сыйныф укучысы Закирҗанова Рушания(җитәкчесе – М.Ф.Хабирова)Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Мәгариф идарәсе грамотасы белән бүләкләнде. -
XIнче Бөтенроссия көрәш турниры 20.03.2016 19нчы март көнне Әлмәт шәһәрендә узган а/х ның РТ һәм РФ атказанган хезмәткәре Шайдуллин Зөфәр Газиз улы истәлегенә багышланган XIнче Бөтенроссия көрәш турнирында безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Хуҗин Фари Фәрит улы 75 кг категориясендә IIIнче урынны яулады, диплом, премия һәм медаль белән бүләкләнде.

-
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә семинар - практикум 19.03.2016 18 нче март көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “2015 – 2025 елларга кабул ителгән тәрбия үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирү” темасы буенча семинар - практикумда катнашты. Семинарда “Яхшы сүз – җан азыгы” дигән темага әхлак дәресе, “Матурлык илендә” дигән темага дәрестән тыш чара, “Шәҗәрәләр – күңел көзгесе” темасына мастер - класслар каралды. Соңыннан алда торган бурычлар буенча киңәшмә булды.

-
Физика укытучылары семинары 18.03.2016

18нче мартта Актаныш №1 мәктәбендә район физика укытучыларының фәнни-гамәли семинары үтте. Чара физика буенча ОГЭ га әзерлеккә ярдәм итү максатыннан оештырылган иде. Физикадан ОГЭ бирүче укучылар лаборатор эшләрне үткәреп күрсәттеләр. Семинарда безнең мәктәпнең физика укытучысы Хабиров Газинур катнашты.
-
“Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены 12.03.2016 6 нчы март көнне “Яшьлек – time” креатив киңлегендә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены буенча 8 команда арасында турнир үтте. Анда безнең мәктәпнең 8 класс укучылары Галиева Зөлфия, Хуҗин Фарис, 9 класс укучылары Гәрәева Резеда, Гафуров Райнур, Гыйздәтуллина Назлыгөл һәм Ильясова Сөмбелләр составындагы “Эрудит” командасы да катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

-
“Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесе 12.03.2016 Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында “Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесенең район этабын игълан иткән иде. Бәйгенең “Г.Тукай әсәрләре – илһам чыганагы” номинациясенә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Калинина Эльвинаның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) эше җибәрелде.

-
Иске Җияштә 8нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе 07.03.2016
6ны март көнне Иске Җияш авылы клубында 8нче март - халыкара хатын - кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үтте.Кичәдә авылдашыбыз Хуҗин Фаис Һәм Гәүһәрия балалары,оныклары,оныкчыклары сәхнә тотты. Аларның кияү-киленнәре дә сәхнәгә ямьөстәде. Кичәне Теләкәй мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы бик матур итеп алып барды.Авылдашлар һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар кичәне бик ошатып калдылар.










