Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
“Һәйкәлгә юл” акциясе 18.04.2016 16 нчы апрель көнне 2016 нчы елның “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” на старт бирелде. Мәктәбебезнең 2,4 класс укучылары (җитәкчесе – Мусина Г.М.)“Һәйкәлгә юл” акциясендә катнашып, авылыбыздагы Хәтер паркы территориясен чистарттылар.

-
«Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы” рәсем конкурсы нәтиҗәләре 15.04.2016

Мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары арасында “Иң яхшы су ресурсы макеты” муниципаль конкурсы кысаларында игълан ителгән “Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы” рәсем конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. 4 нче класс укучысы Калинина Эльвина, 8 нче класс укучысы Калинина Региналар катнашучы сертификатына ия булдылар, ә 7 нче класс укучысы Мусин Алмазның рәсеме (җитәкчесе – Мусина Г.М.) 2 урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
“Иң яхшы су ресурсы макеты” конкурсы 15.04.2016 13 нче апрель көнне МБОУДО “Балалар иҗат үзәге”ндә 2016 нчы ел – Татарстан Республикасында су саклау зоналары елына багышлап “Иң яхшы су ресурсы макеты” конкурсы узды. Безнең мәктәп конкурска “Авылымның тау чишмәсе” макетын (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) тәкъдим итте. Макетны 7 нче класс укучысы Мусин Алмаз яклады. Макетыбыз призлы 2 урынга лаек дип табылды.

-
Космонавтика көне 13.04.2016

12нче апрель көнне мәктәптә беренче космонавт Юрий Гагаринның космоска очуына 55елына багышланган "Юрий Гагарин белән 108 минут" акциясее үтте. Аны физика укытучысы Хабиров Газинур Анзяпович үткәрде. Ул укучыларны Юрий Гагарин тормышы, батырлыгы , Россиядә космонавтика үсеше белән таныштырды.
-
Баскетбол буенча район беренчелегенә ярышлар 12.04.2016 9 нчы апрель көнне кызлар һәм егетләр арасында баскетбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Анда безнең мәктәпнең кызлар командасы 2 урынны, егетләр командасы 3 урынны (укытучы – Гыйздәтуллин И.М.) алды.

-
Сынап карау имтиханы 12.04.2016

12 нче апрель көнне 9 класс укучылары биология фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар. Имтихан барышында укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Зона баскетбол ярышлары 08.04.2016 7 нче апрель көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә Иске Айман, Иске Кормаш, Качкын, Теләкәй мәктәбе кызлары һәм егетләре арасында зона баскетбол ярышлары узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: кызлар арасында 1 урын – Теләкәй, 2 урын – Иске Айман, 3 урын – Иске Кормаш, 4 урын – Качкын мәктәпләре; егетләр арасында 1 урын – Теләкәй, 2 урын – Качкын, 3 урын – Иске Айман, 4 урын – Богады мәктәпләре.

-
“Нәсел җебе – шәҗәрә” конкурсы 08.04.2016 Язгы каникулга таралганда укучыларга мәктәптә “Нәсел җебе – шәҗәрә” конкурсы уздырылачагы хакында әйтелеп, һәр балага үз гаиләсенең шәҗәрәсен ясап алып килү максат итеп куелган иде. 6 нчы апрель көнне мәктәптә укучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылды. Чыннан да, балалар әти – әниләре белән бергәләп эзләнгәннәр, тапканнар, тырышканнар, үз нәселләрен, тарихны барлаганнар. Конкурста Теләкәй мәктәбеннән Исмәгыйловлар, Вәгыйзовлар, Галимҗановлар, Миңнеголовлар, Миргалимовлар, Мусиннар, Гилмеразиевлар гаиләләре, Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән Гарифуллиннар, Ахметовлар, Галиевлар гаиләләре җиңүче дип табылды һәм әти – әниләргә ата – аналар җыелышында Рәхмәт хатлары тапшырылды.

-
Гомуми ата – аналар җыелышы 08.04.2016 7 нче апрель көнне мәктәптә гомуми ата – аналар җыелышы узды. Җыелышта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы ата-аналарга “Нәсел җебе - шәҗәрә” темасына чыгыш ясады. Укучылар арасында уздырылган шәҗәрә конкурсына йомгак ясап, җиңүче гаиләләргә Рәхмәт хаты тапшырылды. Аннан мәктәп директоры Ахметов Р.Х. ата-аналарны 3 чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Г.М. 3 чиректә тәрбия эшчәнлеге торышы белән таныштырды. Мәктәптә “Әтиләр Советы” сайланды, укучыларның җәйге ялын оештыру турында сүз алып барылды. Ата-аналар җыелышлары классларда дәвам итте.

-
“Салют, Җиңү!” ярышы нәтиҗәләре 02.04.2016 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап район хәрби комиссиариаты кубогына уздырылган“Салют, Җиңү!” дип исемләнгән өч төр ярышны үз эченә алган ярышта 9 класс укучысы Гафуров Райнур (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) 3 урынны алды.











