Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Республика көрәш ярышы 26.02.2016

8нче класс укучысы Хуҗин Фарис 18-20нче февраль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә "Сабантуй " газетасы призына үткән республика көрәш ярышында 2нче урынны яулады. Молодец! Булдырасың!
-
"Актаныш таңнары" газетасында мәкалә 26.02.2016

Мәктәпнең оста көрәшчесе Хуҗин Фарис турында "Актаныш таңнары" газетасының 24.02.2016.числосының 13(10057) номерында 9нчы класс укучысы Гыйздәтуллина Назлыгөлнең "Буыннардан күчкән көрәш серен дәвам итүче ул" мәкаләсе басылып чыкты.
-
Ватанны саклаучылар көне 26.02.2016

24/02 көнне мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм чарасы үтте. Кунакка әтиләр чакырылды. Алар уллары белән бергә төрле ярышларда катнаштылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәйсәрә Фаис кызы алып барды. Ә укучылар үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Әтиләр үзләренең рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
-
“Парламент дәресләре – 2015” Республика конкурсы 25.02.2016 лары кысаларында уздырылган конкурсларның нәтиҗәләре билгеле булды. Анда безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Калинина Эльвинаның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) “Татарстан – ул без” дип исемләнгән рәсеме 45 рәсем арасында 1 урынга лаек дип табылды.

-
Физический огонек 24.02.2016

18нче февраль көнне Сәфәр мәктәбендә "Физическй огонек" исемендә физикадан 7-8 класс укучылары арасында мәсьәләләр чишү буенча ярыш үтте. Безнең мәктәптән физика укытучысы Хабиров Газинур җитәкчелегендә 7нче класстан Миргалимов Илфат, 8нче класстан Галиева Зөлфия, Калинина Региналар катнашты. Алар яхшы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым" 24.02.2016

19 нчы февраль көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Тарих дәресләрендә һәм класстан тыш эшчәнлектә патриотик тәрбия" темасы буенча тарих һәм җәмгыять укытучыларының район семинары үтте. Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәбирова Мәйсәрә һәм Солтанова Гөлчәчәк әзерләгән"Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт 24.02.2016

21нче февральдә Иске Җияш клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концерт үтте. Концертны клуб мөдире Фәтхиева Илгинә оештырды. Кичәгә укытучылар коллективы , Теләкәй һәм Җияш укучылары җәлеп ителгән иде.
-
“Ягез әле, егетләр!” кичәсе 20.02.2016 18 нче февраль көнне мәктәптә “Ягез әле, егетләр!” кичәсе узды (оештыручылар – Ахметов Р.Х., Гыйздәтуллин И.М.). 5 – 9 нчы класс егетләре ике командага бүленеп пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп җыю, турникта тартылу, озынлыкка сикерү һәм кызларга матур сүзләр язу буенча ярыштылар.

-
Биатлон ярышы 20.02.2016

19 нчы февраль көнне “Лачын” чаңгы трассасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган биатлон ярышы узды. Ярышта 19 мәктәптән 50 укучы катнашты. Анда безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Миргалимов Илфат, 9 класс укучысы Гафуров Райнур уңышлы чыгыш ясап, мәктәп командасы призлы 3 урынны алды.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары 19.02.2016

19 нчы февраль көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Тарих дәресләрендә һәм класстан тыш эшчәнлектә патриотик тәрбия" темасы буенча тарих һәм җәмгыять укытучыларының район семинары үтте. Семинар барышында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газетдинов Илнар Флүр улы тарафыннан 6 нчы сыйныфта "Франция берләшүенең башлануы һәм аның барышы" дигән темага ачык дәрес күрсәтелде.Соңыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәбирова Мәйсәрә һәм Солтанова Гөлчәчәк әзерләгән "Күңелегездә көлеп чәчәк атар Минем соңгы йөрәк җырларым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Түгәрәк өстәл барышында каралган чаралар анализланды, соңыннан киңәшмә булды. Семинар бик эшлекле һәм файдалы булды.










