Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
“Иң яхшы су ресурсы макеты” муниципаль конкурсы 02.04.2016 Мәктәп һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары арасында “Иң яхшы су ресурсы макеты” муниципаль конкурсы кысаларында игълан ителгән “Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы” рәсем конкурсына 7 – 10 яшьлек укучылар арасында Калинина Эльвинаның, 11 – 14 яшьлек укучылар арасында Мусин Алмазның, 15 - 18 яшьлек укучылар арасында Калинина Регинаның рәсемнәре тапшырылды.

-
“Иң күп китап укучы” конкурсы 02.04.2016 III чирек башында мәктәп күләмендә“Иң күп китап укучы” конкурсы игълан ителгән иде. Урыннар башлангыч һәм югары класслар арасында чыгарылды. 1 – 4 нче сыйныфлар арасында 1 нче сыйныф укучысы Ногманова Дилә, югары сыйныфлар арасында 9 нчы сыйныф укучысы Гиздатуллина Назлыгөл җиңүчеләр булдылар. Һәм китап белән бүләкләнделәр.

-
“Урман – безнең байлыгыбыз” интеллектуаль уены 02.04.2016 Язгы каникул вакытында Иске Җияш башлангыч мәктәбе һәм Теләкәй мәктәбендә укучылар белән бергә “Урман – безнең байлыгыбыз” темасына интеллектуаль уен үткәрелде. Кошлар, агачлар, экология буенча, ике командага бүленеп, сорауларга җаваплар эзләделәр, үзләренең дәресләрдә алган белемнәрен сынадылар. Ә сорауларны әзерләүдә биология укытучысы Хәбиров Газинур Әнҗәп улы һәм педагог – организатор Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы ярдәм иттеләр. Һәм, форсаттан файдаланып укучылар белән, урман инспекторы Галиев Идеал Насих улы очрашты. Укучыларны урманда үзеңне тоту, табигатьне саклау буенча киңәшләрен бирде. Чара бик актуаль темада булды һәм бик күңелле үтте.

-
Каникулда спорт ярышлары 02.04.2016

Каникул вакытында Иске Җияш башлангыч мәктәбе һәм Теләкәй мәктәбе укучылары белән берлектә теннис, шашка ярышлары булып үтте. Бу төрләр буенча һәр укучы үзләренең көчләрен сынап карадылар. Теннис буенча 7 нче класс укучысы Миргалимов Илфат Ришат улына, шашка буенча Ахметов Раушан Рәмзил улына тиңнәр булмады.
-
Балалар китаплары көне 02.04.2016 2 нче апрель – Балалар китаплары көне буларак билгеләп үтелә. Китапханәче Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы башлангыч сыйныф укучылары белән бергә китапка багышланган чара үткәрде. Укучылар бу көннең кайчан үткәрелә башлавын белделәр. Г.Тукайның “Китап” шигыре белән, китапны уку һәм саклау кагыйдәләре белән таныштылар. Китап турында мәкаль – әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлап үттеләр. Иң беренче дәреслек – әлифба китабы турында әңгәмә кордылар. Чара бик кирәкле һәм күңелле үтте.

-
Район башлыгы призына көрәш ярышы 01.04.2016 30-31нче март көннәрендә "Актаныш" спорт комплексында район башлыгы призына 1998нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында татарча көрәш ярышлары үтте. Барлык мәктәпләрдән 170 укучы катнашты.Ярышлар барысы 13 авырлык категориясендә үтте. Безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Хуҗин Фарис үз авырлыгында 2нче урынны яулады.

-
Профсоюз рәисләренең киңәшмәсе 30.03.2016 25 нче март көнне мәктәпнең профсоюз рәисе Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында уздырылган профсоюз рәисләренең киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә сүз Хезмәт килешүе үтәлеше, 2015 нче ел йомгаклары, санаторийларга путевкалар алу, матди ярдәм күрсәтү тәртипләре хакында алып барылды. Профком рәисләрен борчыган сорауларга Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Карамов А.С., бухгалтеры Галиахметова Т.Х. лар җавап бирделәр.

-
“Әдәби герой музее” конкурсы 30.03.2016 Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында уздырган“Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесенең район этабының “Г.Тукай әсәрләре – илһам чыганагы” номинациясендә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Калинина Эльвинаның (җитәкчесе – Мусина Г.М.) эше 3 урынны яулады. Ул грамота һәм китап белән бүләкләнде.

-
“Территория Закона” конкурсы 30.03.2016 Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы “Территория Закона” конкурсының муниципаль этабының “Укучылар арасында хокук бозуларны кисәтү” номинациясенә отчет альбомын тапшырган иде. Ул төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2 урынга лаек дип табылды.

-
Рус теленнән ОГЭ 29.03.2016

29 нчы март көнне Мәгариф бүлеге приказы нигезендә 9 нчы сыйныф укучылары рус теле фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Г.Ф.Сабирова










