Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Гади автомодель ярышы нәтиҗәләре 03.05.2016 Фәнни техник иҗат Фестивале кысаларында уздырылган гади автомодель ярышында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ахметов Раушан (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) үзе ясаган автомобиль белән призлы 2 нче урынны яулады.

-
Көнкүреш товары конкурсы нәтиҗәләре 03.05.2016 Фәнни техник иҗат Фестиваленең көнкүреш товары бүлегенә 6 класс укучысы Миңнеголов Айдар (җитәкчесе – Мингазов Р.Ш.) тәкъдим иткән “Су агу торбасы” эшләнмәсе 1 нче урынга лаек дип табылды.

-
Ракетомоделизм конкурсы нәтиҗәләре 03.05.2016 Фәнни техник иҗат Фестиваленең ракетомоделизм бүлегенә 7 класс егетләре (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) тәкъдим иткән “Татарстан” ракета – йөртүче моделе 1 нче урынга лаек дип табылды.

-
“Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсе нәтиҗәләре 03.05.2016 Фәнни техник иҗат Фестиваленең “Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсенә 7 класс укучысы Мусин Алмаз (җитәкчесе – Мусина Г.М.) тәкъдим иткән чыршы эшләнмәсе 1 нче урынга лаек дип табылды.

-
"Безопасное колесо" конкурсы 03.05.2016

29.04 көнне район буенча "Безопасное колесо" конкурсы үтте. Анда ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы җитәкчелегендә Ахметов Раушан, Ахмсетов Ильмир, Гарифуллина Руфина, Исмагилова Гүзәл катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
Укучыларның фәнни техник иҗат Фестивале 23.04.2016 22 нче апрель көнне МБОУДО “Балалар иҗат үзәге”ндә укучыларның фәнни техник иҗат Фестивале узды. Анда безнең мәктәпнең 6 класс укучысы Миңнеголов Айдар (җитәкчесе – Мингазов Р.Ш.) көнкүреш товары бүлегендә “Су агу торбасы” эшләнмәсен, 7 класс егетләренең коллектив эше (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) ракетомоделизм бүлегендә “Татарстан” ракета – йөртүче моделен, 7 класс укучысы Мусин Алмаз (җитәкчесе – Мусина Г.М.) “Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсенә чыршы эшләнмәсен тәкъдим иттеләр һәм якладылар, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ахметов Раушан (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) гади автомодель ярышында үзе ясаган автомобиль белән чыгыш ясады.

-
"Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү» бәйгесе 22.04.2016 21 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә белем бирү оешмаларының 1 - 5 сыйныф укучылары арасында уздырылган "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” бәйгесендә катнаштылар. Алар яраткан шагыйребезнең “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрен сәхнәләштерделәр.

-
“Мин әкиятләр яратам” рәсем конкурсы 20.04.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә белем бирү оешмаларының 1 - 4 сыйныф укучылары арасында уздырылган “Мин әкиятләр яратам” рәсем конкурсына мәктәп этабында җиңү яулаган 4 класс укучылары Гарифуллина Рәмиләнең, Калинина Эльвинаның эшләре тапшырылды.
-
Информатика укытучыларының район семинары 18.04.2016 14 апрель көнне Уразай мәктәбендә “Циклик алгоритмнарны программалаштыру” темасына информатика укытучыларының район семинары уздырылды. Бу семинарда безнең мәктәптән информатика укытучысы Хабиров Г.А. катнашты. Уразай мәктәбенең информатика укытучысы Гайсин Радик Ромель улы әлеге темага ачык дәрес күрсәтте, шулай ук мәктәп тарафыннан "Интернет" темасына дәрестән тыш чара оештырылган иде. Семинарның икенче өлешендә укытучылар информатика фәненнән ТДИ һәм БДИ хакында җитди сөйләшү алып бардылар, биремнәрнең җайлы итеп чишелешләрен тәкъдим иттеләр.

-
ТР беренче президенты кубогына көрәш 18.04.2016 14-16нчы апрель көннәрендә үткән ТРның беренче президенты кубогына көрәш ярышында 2000-2002нче елгы егетләр арасында үз авырлыгында безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Хуҗин Фарис III дәрәҗә ДИПЛОМ белән бүләкләнде.











