Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
“Дуслык” балалар бакчасында кунакта 28.04.2017 Башлангыч класс укучылары “Дуслык” балалар бакчасында кунакта булдылар. Бакчада тәрбияләнүче балалар тарафыннан әзерләнгән “Тукай бәйрәме”н карадылар. Алар Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “”Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштереп укучыларга зур бүләк ясадылар.

-
Китапханәчеләр конкурсы 28.04.2017

Район буенча китапханәчеләр арасында мастер- класс бәйгесе үтте.Барысы 23 китапханәче көч сынашты. Безнең мәктәп китапханәчесе Г.Ф.Сабирова «Новинки литературного мира» номинациясендә җиңүче булды.Молодец!
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 26.04.2017 Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миргалимова Э.В. Такталачык сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп – интернатында семинарда катнашты. 1 группада “Роберт Миңнуллин иҗатында әхлак тәрбиясе” исемле класс сәгате, 9 класста тегү дәресен карады һәм “Тукай моңнары” дип аталган ачык чарада катнашты.

-
Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү 26.04.2017

26 нчы апрель көнне сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы әзерләгән “Язлар алып килә Тукайны” әдәби кичәсендә укучылар актив катнаштылар. Алар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерделәр. Әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Авыл китапханәчесе Әхиярова Фәнҗия башкаруындагы “Тәфтиләү”не яратып тыңладылар.Соңыннан бергәләп "Туган тел" җырын җырладылар
-
Техник иҗат фестивале 25.04.2017 25 апрель көнне балалар иҗат үзәгендә техник иҗат фестивале эшләре белән танышу оештырылды. Мәктәптән технология укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы җитәкчелегендә берничә төрле номинация буенча эш катнашты. “Ракета” ( 8 нче класс коллективы), “Матрешкалар” ( 7 нче класс коллективы), “Корабль” ( 4 нче класс укучысы Ахметов Илмир), “Зарядное устройство” ( Ахметов Раушан ) эшләнмәләре күргәзмәгә катнашты. Һәм жюри членнарында җылы тәэсирләр калдырды. Укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

-
Татар теленнән ЕРТ эшләү 24.04.2017 Бүген Актаныш №2 мәктәбендә 9нчы класс укучылары татар теленнән бердәм республика тесты эшләделәр. Безнең мәктәптән Галиева Зөлфия, Гәрәев Инзил, Калинина Регина, Хуҗин Фарис үз көчләрен сынадылар. Организаторлар булып Гәрәева Флүсә Сабит кызы, Миргалимова Эльвира Вакиф кызы, техник специалист булып Хабиров Газинур Анзяпович барды. Укучыларыбызга уңышлар юлдаш булсын.

-
Мәктәп территориясендә өмә 23.04.2017 22нче апрель көнне “Язгы игелек атнасы” кысаларында мәктәп территориясендә өмә үтте. 5, 7 класс укучылары бик тырышып эшләделәр. Табигатьне саклау – төп бурыч икәнлеген дә аңладылар.

-
22 апрель – Владимир Ильич Ленинның туган көне 22.04.2017

22 апрель – Владимир Ильич Ленинның туган көне буларак билгеләп үтелә һәм бу көнне октябрятлар пионер сафларына кабул ителеп, муеннарына кызыл галстук тагалар иде. 9нчы класс укучысы Галиева Зөлфия, шул чорны искә алып, бүген мәктәпкә кызыл галстук тагып килде.
-
”Тарихи илебез белән танышабыз” 19.04.2017

18нче апрель көнне “Язгы игелек атнасы” кысаларында үткәрелүче”Тарихи илебез белән танышабыз” бүлеге буенча башлангыч класс укучылары белән музейга экскурсия оештырылды. Башлангыч класслар укытучысы Миргалимова Э.В. музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Предметларның кайда һәм кайчан кулланылуы турында сөйләде.
-
Геологиядән конкурс нәтиҗәләре 19.04.2017

Район мәтәптәпләре арасында геологиядән "Фото","Рәсем" конкурслары үтте. Безнең мәктәпнең 9нчы класс укучысы Калинина Регина һәм 7нче класс укучысы Сәетгәрәев Инсаф "Туган як табигате" номинациясендә 2урынны яуладылар.










