Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
“Математик карусель” 20.10.2017

19 нчы октябрь көнне Яңа Әлем мәктәбендә 5-6 нчы сыйныфлар арасында “Математик карусель” булды. Безнең мәктәптән Әхмәтов Ильмир (5 сыйныф), Исмәгыйлова Гүзәл (5 сыйныф), Әхмәтов Раушан (6 сыйныф) катнаштылар һәм III урынны алдылар һәм Грамота белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре – Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы. Афәрин!
-
Ф.Шәемов призына кросс 12.10.2017 11 нче октябрь көнне район күләмендә СССРның җиңел атлетика буенча спорт мастеры Ф.Шәемов призына кросс үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. 6 нчы класстан Ахметов Раушан, Калинина Эльвина, Әхнәфов Әлфис, 8 нче класстан Гәрәева Фирүзәләр яхшы гына чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
Бакчадагы эшләр 08.10.2017 Укучылар бакчадагы көзге эшләрне төгәлләп киләләр. Ашханәдә туклану өчен бәрәңге, кызыл чөгендер, кишерне алып бетереп, базга салып куйдылар. 5 – 9 класс укучылары бик тырышып эшләделәр.

-
Өлкәннәр ункөнлеге 08.10.2017 1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеге бара. Мәктәбебез укучылары үзләренең әби – бабайларын, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучы һәм техник хезмәткәрләрне кунакка чакырып, концерт номерларын күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен, чәчәк букетлары бүләк иттеләр. Соңыннан өлкәннәр ашханәдә тәмле итеп чәй эчеп, бик канәгатьләнеп өйләренә таралдылар.

-
Укытучылар көне 05.10.2017 5 октябрь – күп еллардан бирле Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар үзләренең җыр – шигырьләрен, чәчәк букетларын укытучыларга бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасын педагог – организатор Миргалимова Эльвира Вакифовна үткәрде. Соңыннан мәктәп директоры Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы укучыларга рәхмәтен җиткерде.

-
Укытучылар көне 05.10.2017 Хөрмәтле укытучылар! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйбыз!

-
Гражданнар оборонасының туган көне 04.10.2017 4 октябрь – Гражданнар оборонасының туган көне. Шул уңайдан мәктәптә ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы өйрәнүләр үткәрде. Укучыларга куркыныч туганда ничек хәрәкәт итәргә, үзең белән нәрсәләр алырга, үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлатты.

-
“Татарстан кроссы – 2017” 16.09.2017 16 сентябрь көнне район күләмендә “Татарстан кроссы – 2017” үтте. Мәктәптән 8 укучы көчләрен сынадылар. 3 нче класстан Исмәгыйлов Илмир, 5 нче класстан Ахметов Ильмир, 6 нчы класстан Ахметов Раушан, Калинина Эльвина, 8 нче класстан Сәетгәрәев Инсаф, Гәрәева Фирүзә, 9 нчы класстан Миргалимов Илфат, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 нче класс укучысы Миңнеголов Айгизләр катнашты. Үз яшь аралыгында Ахметов Ильмир 3 нче, Миргалимов Илфат 1 нче урыннарны яуладылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
Татарстан варислар берлегенең туган көне 15.09.2017 15 сентябрь – Татарстан варислар берлегенең туган көне. Шул уңайдан урта звено укучылары 2 нче сыйныф укучыларын үз араларына кабул иттеләр. Һәм варисларның төп кагыйдәләре белән таныштырдылар.

-
“Чәчәк бәйрәме” 15.09.2017 15 сентябрь көнне район күләмендә “Чәчәк бәйрәме” үтте. Безнең мәктәп коллективы нигезләмәгә туры килерлек итеп чәчәкләрдән, орлыклардан стенд ясады. Һәм “Чәчәк алиһәсе” булып, 2 нче класс укучысы Исмәгыйлова Зәринә уңышлы чыгыш ясады.











