Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
“Матрешкалар” мастер – классы 07.05.2017

Техник иҗат юнәлеше буенча “Матрешкалар” мастер – классы күрсәтеп, технология укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы 1 нче урынны алды. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
“Россия сувенирлары” номинациясе 07.05.2017

“Россия сувенирлары” номинациясендә 1 нче класс укучысы Кручинин Ринас 1 нче урында.
-
“Автомоделирование” конкурсы 07.05.2017

“Автомоделирование” конкурсында 5 нче класс укучысы Ахметов Раушан 1 нче урынны яулады. Раушанга киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчесе: Ахметов Р.Х.
-
“Балачак буяулары” дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы 05.05.2017 Республикакүләм үткәрелүче“Балачак буяулары” дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсында катнашу максатыннан, укучылар мәктәп алдында рәсем ясадылар. Рәсемнәр фотога төшерелде һәм Хайдарова Илвинаның, Исмагилов Исламның рәсемнәре муниципаль этапка җибәрелде.

-
Эстафета ярышы 04.05.2017

Район күләмендә җиңел атлетика буенча РСФСРның атказанган тренеры Цыганов Г.В. истәлегенә йөгерү – эстафета ярышы булды. Безнең мәктәптән бу ярышта 10 укучы катнашты. Алар: Гәрәев Инзил, Галиева Зөлфия, Калинина Регина, Миргалимов Илфат, Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия, Сәетгәрәев Инсаф, Идрисов Нәфис, Ахметов Раушан һәм Калинина Эльвиналар. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар, җитезлек телибез.
-
Авыл фельдшеры белән очрашу 04.05.2017

Авыл фельдшеры Галимҗанова Ләйлә башлангыч класс укучылары белән очрашып, аларга прививкаларның файдасы: организм өчен төрле авыруларга каршы көрәшү, иммунитетны ныгыту өчен кирәклеге, алардан баш тартмау кирәклеген аңлатты.
-
Мәктәп бакчасында эш 04.05.2017

5 – 8 класс укучылары һәм укытучылар мәктәп бакчасында күп эшләр башкардылар. Кура җиләген күчереп утырттылар, кишер, кызыл чөгендер орлыкларын чәчтеләр.
-
"Без бергә" иҗат фестивале нәтиҗәләре
04.05.2017
25нче апрельдә Актаныш балалар иҗат үзәгендә үткән "Без бергә" исемендәге балалар иҗат фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды. “Выставка-презентация по НТТ”номинациясендә стенд ракета моделләре буенча Теләкәй мәктәбе оллективы 1нче урынны,“Выставка сувенирных изделий декоративно-прикладного искусства “Сувениры России” номинацииясендә Кручинин Ринас 2нче урынны, “Мастер-классы по направлению технического творчества, декоративно-прикладного искусства” номинациясендә Ахметов Рамзиль Хузагалиевич (”Матрешки”)1нче урынны яуладылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр. Молодцы!
-
Республика интелектуаль олимпиадасы нәтиҗәләре 02.05.2017 7нче апрель көнне республика буенча сәләтле балаларны ачыклау максатыннан үткәрелгән иде. Анда Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4нче класс укучысы Гарифуллина Руфинә Рузил кызы призер булды һәм диплом белән бүләкләнде. Призер укучыны әзерләгән өчен укытучысы Гәрәева Флүсә Сабит кызы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгының почет грамотасы белән бүләкләнде.

-
Экология буенча проект эшләрен яклау конкурсы 01.05.2017

28нче апрель көнне Уразай мәктәбендә экология буенча проект эшләрен яклау конкурсы үтте. Безнең мәктәпнең 7нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә "Теләкәй мәктәбендә экологик тәрбия һәм эш" исемендәге проект эше белән катнашты һәм экологик тәрбия номинациясе буенча җиңүче булды(җитәкчесе биология укытучысы г.А.Хабиров).Молодцы!










