Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Мәдәният йортын ачу 08.12.2017 Бүген Теләкәй авылында мәдәният йортын реконструкциядән соң ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Камаев Ф.М., Татарстанның авыл хуҗалыгы министры катнашты.

-
Яшь гражданнар форумы
08.12.2017
7 декабрь көнне Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә Яшь гражданнар форумы булды. Анда безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә һәм Әбүдәрова Зиләләр катнашты. Алар башта төркемнәргә бүленеп төрле юнәлешләрдә эшләделәр. Соңыннан һәр төркем үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.
- Яшь гражданнар форумы 08.12.2017 7 декабрь көнне Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә Яшь гражданнар форумы булды. Анда безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Гәрәева Фирүзә һәм Әбүдәрова Зиләләр катнашты. Алар башта төркемнәргә бүленеп төрле юнәлешләрдә эшләделәр. Соңыннан һәр төркем үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.
-
Час кода 07.12.2017 7нче декабрь көнне информатика укытучысы Хабиров Газинур "Час кода" исемендә класстан тыш чара үткәрде. Ул укучыларга презентация ярдәмендә робототехника, ясалма интеллект, программалау нигезләре турында аңлатты. Соңыннан укучылар белән он-лайн программалау эшләп карадылар.Чара укучыларга ошады.Өйдә программалауның югарырак дәрәҗәдәгеләрен эшләргә тәкъдим ителде.

-
"Туган телем - шагыйрьләр теле" 5нче Республика фәнни - эзләнү конференциясе 06.12.2017 5нче декабрь көнне Данил Салихов иҗатына багышланган "Туган телем - шагыйрьләр теле" 5нче Республика фәнни - эзләнү конференциясе үтте. Безнең мәктәптән 8нче класс укучылары- Гәрәева Фирүзә Рәмис кызы, Әбхдәрова Зилә Рөстәм кызы "Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да..." исемедәге чыгыш белән катнаштылар һәм Дипломга ия булдылар. Укытучысы - Хабирова М.Ф.

-
Җәмгыять белеменнән беренче урын 05.12.2017 Фәннәр буенча район олимпиадалары дәвам итә. Җәмгыять белеме фәне буенча безнең мәктәпнең 8нче класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы җиңүче булды. Укытучысы - Газетдинов Илнар Флүр улы. Молодцы!

-
“Дус класс серләре" конкурсы 02.12.2017

30 ноябрь көнне ата – аналар комитетларының “Дус класс серләре” дип аталган республика конкурсының район этабы үтте. Алдан портфолио, фотоальбом, стенгазета, видеоролик әзерләнде. Һәм команданың чыгышы уңай яктан бәяләнеп, «Оригинальлек» номинациясендә җиңүче дип табылды, 1000 сумлык сертификатка ия булды. Чыгышны әзерләүдә катнашкан укытучыларга, ата – аналарга бик зур рәхмәт.
-
ОБЖ олимпиадасы нәтиҗәләре 30.11.2017 Район ОБЖ олимпиадасында 6нчы класс укучысы Ахметов Раушан һәм 8нче класс укучысы Абударова Зилә җиңүчеләр булдылар. Укытучылары - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы.Молодцы!

-
Химия-биология укытучыларының төбәкара конференциясе 29.11.2017 28нче ноябрь көнне Кәзкәй кадет мәктәбендә химия-биология укытучыларының "Современные образовательные технологии как средство реализации ФГОС" темасы астында фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда безнең мәктәптән химия-биология укытучысы Хабиров Газинур чыгыш ясады һәм сертификат белән бүләкләнде. Конференциягә чыгарылган китапта Хабиров Газинурның дәрес эшкәртмәсе урын алган иде.

-
Җир йөзенең бар матурлыгы – синең өчен 28.11.2017 Район күләмендә башлангыч сыйныфлар өчен “Җир йөзенең бар матурлыгы – синең өчен” Әниләр көненә багышланган рәсем, инша, эшләнмәләр конкурсы булды. 4 нче класс укучысы Хәйдәрова Илвина, 3 нче класс укучысы Мирхәйдарова Айсылу, Иске Җияш башлангыч мәктәбеннән 1 нче класс укучылары Гәрәев Рәзил, Миргалимова Зәлияләр катнашты. Эшләре уңай яктан бәяләнде.











