Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
“Үткән гомерем бер мизгел” 09.10.2018 5 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан “Үткән гомерем бер мизгел” исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә төрле елларда хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган өлкәннәребез чакырылды. Кичә барышында өлкәннәр үзләренең яшьлек хәтирәләрен яңарттылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

-
Укытучылар көненә багышланган фотоконкурс 09.10.2018 Мәгарифне үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертеп, халык хәтерендә сакланучы шәхесләребезгә багышлап эшләнгән баннерыбыз 3 урынга лаек булды.

-
“Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!” 05.10.2018 Бүген мәктәбебез укучылары, укытучылар көненә багышланган “Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!” исемле бик матур кичә уткәрделәр. Бәйрәм барышында төрле концерт номерлары, һәр укытучыга багышлап котлау сүзләре яңгырады. Бәйрәмгә лаеклы ялдагы укытучыларыбыз да чакырылды. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.

-
Шәфкатьлелек бизи кешене 04.10.2018

Бүген классларда “Шәфкатьлелек бизи кешене”, “Олыласан олыны,олыларлар үзеңне” темаларына багышланган тәрбия сәгатьләре үтте. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең әби-бабаларына багышлап котлау открыткалары да ясадылар.
-
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. 03.10.2018 1 нче октябрь – Өлкәннәр көне. Хөрмәтле Өлкәннәребез,әтиләр,әниләр!!! Сезне барчагызныда бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз!!!. Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.

-
Хезмәт ветераны белән очрашу 03.10.2018 Бүген 9 нчы класс укучылары Сиринә Рәдис кызы җитәкчелегендә өлкән буын Нәҗибә апа янына очрашуга барып, аны бәйрәм белән котлап кайттылар.

-
Көзге район ярминкәсе 30.09.2018 Көзге уңышлар җыеп алынгач, бүген район үзәгендә зур ярминкә оештырылды. Теләкәй мәктәбе дә үзенең продуктлары белән катнашты. Укытучыларыбызга (Газизов Г.Ф., Газетдинов Г.Ф.,Гыйздәтуллин И.М., Хәбирова М.Ф., Хәбирова С.Р.)ярминкәдә катнашулары өчен зур рәхмәт!

-
Мәктәп олимпиадалары 25.09.2018 Бүген график буенча мәктәп олимпиадалары башланып китте. Беренчесе тарихтан. Катнашучыларга уңышлар телибез.

- “Көзге кросс” ярышлары 23.09.2018 22 нчесентябрьдә район буенча Фирдәвес Шаемов призына “Көзге кросс” ярышлары үтте. 7 сыйныф укучысы Әхмәтов Раушан 800 м дистанциядә 2 урынны яулады. Киләчәктә дә уңышлар телибез. Укытучысы Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
- Департамент тикшерүе 13.09.2018 Кичә безнең мәктәптә обрнадзор департаменты тикшерүе булып үтте. Мәктәп эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде.










