Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Ел укытучысы-2019 конкурсы 12.12.2018 10.12. көнне "Ел укытучысы - 2019" укытучыларның бөтенрәсәй профессиональ конкурсының муниципаль этабы башланып китте. Бүген бу бәйгедә безнең мәктәпнең тарих укытучысы Газетдинов Илнар Флүр улы катнаша. Аңа уңышлар телибез.

-
Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионаты 10.12.2018

Биектауда Билбау көрәше буенча Дөнья чемпионатының финал ярышлары узды. Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенен тәмамлаган һәм хәзер технологик техникумда белем алучы Хуҗин Фарис Фәрит улы 95 кг авырлыкта чечен, үзбәк һәм казах көрәшчеләре белән бил алышып Дөнья Чемпионы исемен яулады! Молодец!!! Без синең белән горурланабыз!!!
-
Рус теленнән ОГЭга әзерлек буенча әңгәмә 07.12.2018 Бүген 9нчы класс укучылары Иске Кормаш мәктәбендә рус теленнән ОГЭда сөйләм теленә әзерлек буенча район мәгариф бүлеге методистлары белән әңгәмә үтәләр. Сезгә уңышлар телибез.

-
Цифра дәресе 06.12.2018 Бүген мәктәп күләмендә "Цифра дәресе" акциясе кысаларында ачык дәрес үтте. Аны информатика укытучысы Г.А.Хабиров оештырды. Укучылар видеоролик буенча проектның юл картасы белән таныштылар, программалаштыру серләре белән таныштылар, бергәләп, бирем буеча программа төзеп, берничә баскыч үттеләр.Аларга өйдә калган баскычларны үтеп бетерегә тәкъдим ителде һәм сертификатларга ия булачаклары турында аңлатылды.

-
"Туган телем - шагыйрьләр теле" конференциясе 05.12.2018 05.12 көнне "Туган телем - шагыйрьләр теле" VIнчы фәнни эзләнүле республика конференциясендә 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы "Фарсил Зыятдинов хезмәтләрендә экология-биология юнәлеше" номинациясендә бик яхшы чыгыш ясады һәм сертификатка ия булды. Җитәкчеләре - Хабирова Майсара Фаис кызы, Хабиров Газинур Анзяпович. Молодцы!

-
Технологиядән олимпиада нәтиҗәләре 04.12.2018

Технологиядән район олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды.7нче класс укучысы Ахметов Раушан Рәмзил улы - призер. Җитәкчесе - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада нәтиҗәләре 04.12.2018

Җәмгыять белеменнән олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә - призер. Җитәкчесе - Газетдинов Илнар Флүр улы. Молодцы!
-
Кышкы каникуллар 03.12.2018 Быел мәктәп укучыларының кышкы каникулы 2018 елның 26 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.Шулай ук беренче сыйныфта укучылар өчен, ТРның Мәгариф министры күрсәтмәсе нигезендә, өстәмә атналык каникул каралган, ул 11 февральдән 17сенә кадәр аралыкка билгеләнгән.

-
Чаңгы сезонын ачу ярышлары 02.12.2018

01.12 көнне Актанышның "Бүләк" чаңгы трассасында чаңгы сезонын ачу ярышлары булды.Катнашучылар:Ахметов Раушан, Ахметов Ильмир, Гәрәева Фирүзә, Галиева Азалия.Шәхси беренчелектә Ахметов Раушан 1нче урынны, Ахметов Ильмир 3нче урынны алды. Мәктәп командасы 1нче урында.Җитәкчесе- Гыйздәтуллин И.М. Молодцы!!!
- «Ныклы гаилә» проекты 01.12.2018 30.11.18 көнне 1-4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары «Ныклы гаилә» проекты кысаларында әниләр көненә багышланган "Иң якты кояшым син ,әнием!" кичәсе үткәрделәр. Кичәдә укучыларның әниләре катнашты. Кичәне оештыручы сыйныф җитәкчеләре: Э.В.Миргалимова, С.Ш.Минигулова, Р.Х.Әхмәтов.










