Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Кыш бабай призына чаңгы ярышлары 30.12.2018

29.12 көнне Актаныш чаңгы базасында Кыш бабай призына чаңгы ярышлары үтте. Анда безнең мәктәпнең 7нче класс укучысы Ахметов Раушан Рәмзил улы җиңүче булды. Җитәкчесе - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
Педагогик киңәшмә 29.12.2018 Мәктәптә чираттагы педагогик киңәшмә үтте. Көн тәртибе:1)Методик чыгыш: Сабирова Г.Ф."ФГОС буенча дәрес структурасы"; 2)Хабирова М.Ф. "2нче чирек йомгаклары"; 3)Төрлесеннән. Киңәшмә эшлекле үтте.

-
Ата-аналар җыелышы 29.12.2018 28.12.көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте.Анда 2нче чирек йомгаклары буенча директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы чыгыш ясады. Кышкы каникул чорында булачак чаралар, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре аңлатылды.

-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме 28.12.2018

Район башлыгының Чыршы бәйрәме 2018 елның 27 декабрендә «Буләк» базасында узды. Бу чара ел саен укучыларны укыту, спорт, фәнни, иҗади, интеллектуаль һәм башка эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләү максатыннан үткәрелә. Бәйрәмгә район мәктәпләреннән 150гә якын укучы һәм укытучы килде. Анда безнең мәктәптән 7нче класс укучысы Ахметов Раушан һәм 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы катнашты. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фаттахов балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады! Яңа елда уңышлар, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар, сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет теләде.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2018

Мәктәптә педагог - организатор Хабирова Сирина Рәдис кызы сценариесе буенча чыршы бәйрәме үтте. Чарада 1-9 класс укучылары катнашты. Бәйрәмгә детсад балалары, әти-әниләр, мәктәпне тәмамлаган укучылар кунак булып килделәр. Мәктәп директоры Газизов Гадел Фирдәвис улы һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы бәйрәм белән котладылар һәм алдынгы укучыларны бүләкләделәр. Бәйрәмдә балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр,үзләре оештырган уеннарда катнаштылар, әкият геройлары булып, чыгыш ясадылар. Кыш бабай белән Кар кызы аларга күчтәнәчләрен өләште. Соңыннан лоторея уеннары уйнатылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Район фән олимпиадалары тәмам 24.12.2018 Район фән олимпиадалары тәмам булды. Безнең мәктәп укучылары 8 призлы урыннарны яуладылар. Әбүдәрова Зилә 2 фәннән җиңүче,2 фәннән призер, Ахметов Раушан 2 фәннән призер, Миргалимов Рифат, Калинина Эльвина -1әр фәннән призер. Укытучылары: Ахметов Рәмзил, Хабирова Мәйсәрә, Сабирова Гөлнар, Хабиров Газинур, Газетдинов Илнар. Молодцы!!!

-
"Знатоки природы" конкурсы 21.12.2018 21нче декабь көнне Актаныш №1 мәктәбендә үткән регионара "Знатоки природы" конкурсында 7нче класс укучылары Ахметов Рушан, Калинина Эльвина, 8нче класс укучысы Миргалимов Рифат командасы уңышлы чыгыш ясадылар һәм сертификатка лаек булдылар. Укытучылары - Хабиров Г.А. Молодцы!

-
Татар әдәбиятыннан олимпиада 20.12.2018

Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы - призер, 8нче класс укучысы Миргалимов Рифат Ришат улы - призер булдылар. Укытучылары - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Молодцы!!!
-
Рус теленнән район олимпиадасы 15.12.2018

Рус теленнән район олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды. 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә Рөстәм кызы җиңүче булды. Укытучысы - Сабирова Гөлнар Фоат кызы. Молодцы!!!
-
12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне 14.12.2018

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. Безнең мәктәбебездә дә бу көнне “Мин Россия гражданины“ темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Тарих, җәмгыять белеме
укытучысы Газетдинов Илнар Флүр улы дәресләрендә укучыларның белемнәре ныгытты.










