Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Яшь армияче" конкурсы 26.02.2019 Бүген 9нчы класс егетләре: Галимҗанов Ренат,Ильясов Илфир,Миңнеголов Айдар,Сәетгәрәев Инсаф Ватанны саклаучылар көненә багышланган район хәрби комиссары кубогына "Яшь армияче" конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.Анда чаңгы ярышы, турникта тартылу, АК-74 автоматын сүтеп җыю ярышлары үтте. Җитәкчеләре - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!

-
Җәмгыять белеменнән ОГЭ эшләп карау 25.02.2019 22.02. көнне Бүләк базасында җәмгыять белеменнән ОГЭ эшләп карау үтте. Безнең мәктәп укучылары Әбүдәрова Зилә, Галиева Азалия, Галимҗанов Ренат, Минигулов Айдар бу сынауны уңышлы үттеләр. Төп имтиханда да сынатмассыз дип ышанабыз.

-
"Русский медвеженок" конкурсы 25.02.2019 "Русский медвеженок" конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Теләкәй, Җияш, Шәрип мәктәпләреннән катнашкан барлык укучыларга да сертификатлар кайтты.

-
ВПР графигы 25.02.2019

Укучыларның белемен ачыклау буенча үткәрелгән бөтенрәсәй тикшерү эшләренең(ВПР)графигы билгеле булды.Аның белән танышу өчен адрес:
https://edu.tatar.ru/upload/storage/org93/files/%D0%B2%D0%BF%D1%80.pdf
-
Биология һәм химия укытучыларының район семинары 25.02.2019 Бүген Киров урта мәктәбендә "Остазлык эше" темасы буенча биология һәм химия укытучыларының район семинары булды. Ачык дәрес, эрудит-уен, методик чыгышлар эшлекле үтте. Семинарда безнең мәктәптән химия һәм биология укытучысы Хабиров Газинур катнашты.

-
Туган тел көне 21.02.2019

Бүген дәресләрдән соң татар теле укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы мәктәп күләмендә Туган тел көне үткәрде.
-
Биатлон ярышы 20.02.2019

Бүген район буенча үткән биатлон ярышларында 8нче класс укучысы Ахметов Рушан, 6нчы класс укучысы Ахметов Ильмир 1нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре - ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
Рус теленнән республика олимпиадасы 18.02.2019 15-17нче февраль көннәрне 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә рус теленнән республика олимпиадасыда катнашып уңышлы чыгыш ясады һәм сертификат белән бүләкләнде. Укытучысы - Сабирова Гөлнар Фоат кызы. Молодцы!

-
«Без яшь, без сәләтле» интеллектуаль олимпиадасы 18.02.2019

16нчы февральдә гимназиядә үткән «Без яшь, без сәләтле» интеллектуаль олимпиадасысында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4нче класс укучылары Галиева Аделя Рәсүл кызы һәм Миргалимова Сюмбель Дильшат кызы призер булдылар. Укытучылары - Гәрәева Флүсә Сабит кызы. Молодцы!
-
"Җәлил рухы һәрчак күңелдә" конференциясе 16.02.2019

15нче февраль көнне Татар Ямалы мәктәбендә үткән "Җәлил рухы һәрчак күңелдә" исемендәге районара фәнни-гамәли конференциядә безең мәктәпнең 4нче класс укучысы Ногманова Дилә катнашып 3нче урынга (укытучысы Миңнеголова Светлана Шәехтимер кызы), 3нче класс укучысы Исмагилова Зәринә сертификатка( укытучысы Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы)ия булдылар.Молодцы!










