Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | Tlyakeevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 23 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Чаңгы эстафетасы 04.02.2019 02.02 көнне Әхмәдишин призына үткән чаңгы эстафетасы ярышында 7нче класс укучысы Ахметов Рушан, 6нчы класс укучысы Ахметов Илмир, 9нчы класс укучылары Гәрәева Фирүзә һәм Галиева Алмазияләр 2нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре- Ахметов Рәмзил һәм Гиздатуллин Илсур. Молодцы!

-
Химия-биология укытучылары семинары 26.01.2019

25.01 көнне Байсар мәктәбендә химия-биология укытучыларының район семинары үтте. Анда "Экологик проблемалар" темасы буенча мастер-класс үтте; Аттестация , ОГЭ, ЕГЭ,ВПР, булачак семинарлар буенча сөйләшү булды. Анда безнең мәктәпнең биология-химия укытучысы Хабиров Газинур катнашты.
-
"Ел - сыйныф җитәкчесе" конкурсы 25.01.2019 24 нче гыйнвар көнне Пучы урта мәктәбендә "Ел - сыйныф җитәкчесе" конкурсының муниципаль туры булып узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең 5 нче сыйныф җитәкчесе Саматова Әлфия Гәйсә кызы катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.

-
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел 24.01.2019

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел уңаеннан 24.01 көнне тарих укытучысы Газетдинов Илнар 5-9нчы класс укучыларына презентация белән ачык класс сәгате үткәрде, халкының батырлыгы , сугышның нинди авырлыклар китерүе турында сөйләде.
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе 23.01.2019 23 гыйнвар көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Укучыларны БДИга әзерләүдә практик аспектлар" темасына укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән киңәшмә узды.Анда безнең мәктәптән Хабирова Мәйсәрә Фаис кызы катнашты.

-
Ата-аналар җыелышы 23.01.2019 Бүген 9 һәм 11 сыйныф укучыларының ата-аналары белән 2019 елда БДИ оештыру һәм үткәрү буенча глава катнашында гомумрайон җыелышы узды.

-
"Меткий юнармеец" ярышы 12.01.2019

11.01 көнне кадетлар мәктәбендә пневматик мылтыктан ату буенча егетләр арасында "Меткий юнармеец" ярышы үтте. Анда 9нчы класс егетләре:Сәетгәрәев Инсаф, Миңнегулов Айдар, Галимҗанов Ренат, Ильясов Илфир катнаштылар һәм җиңүче булдылар, күчмә кубок белән бүләкләнделәр. Шәхси беренчелектә Миңнегулов Айдар 2нче урынны яулады. Җитәкчеләре - ОБЖ укытучысы Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!!!
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында ярыш 06.01.2019 5.01 көнне район хезмәткәрләре арасында ярышлар үтте. Чаңгыда узышу - мәҗбүри ярыш төре булды. Анда безнең мәктәптән физкультура укытучысы Гиздатуллин Илсур катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

-
Протопирование буенча мастер-класс 04.01.2019 3,4нче январь көнне 9нчы класс укучылары Сәетгәрәев Инсаф, Миңнегулов Айдар һәм информатика укытучысы Хабиров Газинур "Бүләк" үзәгендә укуларда булып кайттылар.Анда JuniorSkills ның региональ эксперты Саитов Рустам Раилович 3D- модельләштерү ( күрсәтте, 3D-принтер белән эшләү алымнарын, нинди пластик материаллар куллану буенча киңәшләрен бирде.

-
Әкияти ярминкә 31.12.2018 Бәйрәм ярминкәсе быел 30 декабрьдә аеруча да истә калырлык узды.Авыл җирлекләре, мәдәният хезмәткәрләре белән, мәгариф оешмалары, оешма-предприятиеләр үз сәүдә нокталарында әкият геройлары булып киенеп, театраль тамаша, мәзәкләр аша үзләре әзерләгән яңа ел товарларын саттылар.











