Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Яңа спорт мәйданчыгы ачылды 03.09.2015

30 нчы август- Республика көнендә Такталачык авыл җирлегендә тантаналы төстә яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шамсунова Ландыш Җәүдәт кызы, администрация башлыгы урынбасары Бариев Илфак Шамил улы , авыл халкы, укучылар , СМИ вәкилләре, "Молодая гвардия" яшьләре , Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары катнашты.
-
Беренче сентябрь 03.09.2015

Беренче сентябрь иртәсендә кыңгырауның көмеш чыңы балаларны кабат мәктәпкә җыйды. Шул уңайдан мәктәптә Белем бәйрәме уздырылды. Быел 8 бала беренче класска укырга керде. Гомуми укучылар саны- 75 . Тантанада мәктәп коллективы, ата- аналар, мәгариф ветераннары, җирле үзидарә башлыгы Шайхразыев К.М., коррекцион мәктәп директоры Хаҗиев А. С.,район "Теплосервис" оешмасы җитәкчесе Нәгыймов Д.М. катнашты
-
Мәктәп яны лагеры 01.06.2015

1 июнь - Балаларны яклау көнендә, 20 балага исәпләнгән мәктәп яны лагеры үз ишекләрен ачты. Башлангыч сыйныф укучылары 1 июньнән 20 июньгә кадәр әлеге лагерьда ял итәчәк.
-
Уку елы йомгакланды 30.05.2015 2014-2015 уку елы тәмамланды. Укучылардан җәйге чорга инструктаж алынып, мәктәп яны тәҗрибә участогында практика узу графигы белән таныштырылды. Җәйге каникуллар имин үтсен.

-
Алтын каләм 28.05.2015

Балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелүче "Алтын каләм-2015" республика фестиваленең район этабында мәктәбебезнең 10 класс укучысы Яппарова Алисә 3 урынга лаек булды.
-
"Жизнь без наркотиков" 25.05.2015

"Жизнь без наркотиков" акциясе кысаларында,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 25 май көнне 1-11 класс укучылары, класс җитәкчеләре белән берлектә, табигатькә экскурсиягә чыктылар.
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2015

Бүген, 22 май көнне, мәктәбебездә соңгы кыңгырау бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә кунак булып район вәкиле Амирзянов Дилшат Гайнетҗан улы, авыл башлыгы Шайхыразиев Камил Мәхмүт улы, Такталачык табиблык амбулаториясе җитәкчесе Минхузин Ленар Сәүбан улы, лаеклы ялдагы укытучылар килде.
-
“Геология и мы” конкурсы 21.05.2015 Район күләмендә үткәрелгән “Геология и мы” конкурсында 8 класс укучылары укытучылары Н. Х. Хаҗиева җитәкчелегендә актив катнаштылар. “Поделки из камня” конкурсының “Что в образе тебе в моем?” номинациясендә Габдуллина Энҗе эше – II урын, “Поделочные и облицовочные камни нашего района “ номинациясендә Ханова Алиянең эше I урын алды. “Рисунки” конкурсының “Минерологический агрегат (индивид)” номинациясендә Габдуллина Энҗе эше – I урын, “Палеонтологический объект” номинациясендә Харисова Сөмбелнең эше II урынга лаек булды.

-
Гамил Афзал исемендәге район иҗат фестивале 21.05.2015

Гамил Афзал исемендәге район иҗат фестивале кысаларында узган нәсер язу бәйгесендә 4 нче класс укучысы А. Хаҗиева 3 нче урынга (җитәкчесе - Н. Х. Хаҗиева), 8 класс укучысы Э. Габдуллина 2 нче урынга (җитәкчесе - А. М. Шәемова), 10 нчы класстан А. Яппарова1 нче урынга, Г. Хөрмәтуллина кызыксындыру бүләгенә (җитәкчеләре - Ә. Г. Нуриева) лаек булдылар.
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале 16.05.2015

15 нче майда Такталачык урта мәктәбендә Гамил Афзал исемендәге район иҗат фестивале үтте. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Әлмәттән язучы Сиринә Якупова, якташларыбыз Әлфия Ситдыйкова, Фәйрүзә Мөслимова, Данил Салихов, "Көмеш кыңгырау" газетасы баш мөхәррире Факил Сафин фестивальнең хөрмәтле кунаклары булдылар. Укучыларның иҗат күргәзмәсе белән танышканнан соң, язучылар мәктәпнең Туган як музеен карап, анда "Хөрмәтле кунаклар китабы"нда үз фикерләрен калдырдылыр. Актлар залында Татарстанның халык шагыйре, авылдашыбыз Гамил Афзалга багышланган видеосюжет караганнан соң, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган нәсер иҗат итү бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү район мәдәният хезмәткәрләре һәм Такталачык урта мәктәбе коллективының чыгышлары белән үрелеп барды. Кунакларны район башлыгы урынбасары Бариев Илфак Шамил улы озатып йөрде.










