Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
"Самый-самый" 11.04.2015

10 нчы апрель көнне химия фәненә кагылышлы "Самый-самый" дигән викторина булып узды. Викторинада 8-9 нчы класс укучылары көч сынашты. Командалар кызыклы сорауларга, җавап бирделәр, химик реакцияләрендә катнаштылар, анаграммалар чиштеләр һәм башка кызыклы уеннарда катнаштылар. Бу бәйгедә укучыларның химик элементларның һәм матдәләрнең төзелеше һәм химиянең кеше тормышында әһәмияте турындагы белемнәре сыналды. Викторинаның нәтиҗәсендә 8 класс командасы югары балл җыеп җиңү яулады.
-
Ата-аналар җыелышы 11.04.2015

10 апрель көнне мәктәпнең актлар залында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта районның психологик үзәге вәкилләре белән очрашу оештырылып, ата-аналар,укытучылар өчен тренинглар уздырылды,әлеге үзәкнең эшчәнлек юнәлеше белән таныштырылды. Очрашудан тыш, уку елы дәвамында актив булган укучылар дирекциянең махсус бүләкләре белән бүләкләнделәр. Җыелыш укучылар һәм укытучылар ярдәмендә оештырылган концерт белән тәмамланды. Ата-аналар өчен,шулай ук, укучыларның кул эшләре күргәзмәсе эшләде.
-
ОРКСЭ 10.04.2015

17 апрель көнне 3 нче классларда ОРКСЭ фәнен укыту турында ата-аналар җыелышы үткәрү күздә тотыла. Анда ата-аналар 6 модуль арасыннан берсен сайлап алырга, гариза язарга, анкета тутырырга тиеш булалар.
-
Балалар техник иҗаты 10.04.2015

Бүген, мәгәриф идәрәсе планы нигезендә, балаларның техник иҗатын үстерү буенча республика күләм фестиваленең район этабы узды. Технология укытучысы Нуриев Ф.Ш. укучылар белән ракета, корабль модельларын ясап уңышлы чыгыш ясады. Фестивальдә шулай ук укучыларның башка төрле эшләредә урын алды.
-
Кошлар көне 10.04.2015

- Башлангыч классларда дәрестән тыш эшчәндек түгәрәкләре гөрләп тора. Төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрелә, кул эшләренә өйрәнәләр. 8 нче апрель көнне 3 нче классларда кошлар көне үткәрелде. "Сандугач" һәм "Аккош" командалары көч сынаштылар. Бераз гына өстенлек белән "Сандугач" командасы җиңде.
-
Химия-биология атналыгы
09.04.2015
Химия-биология атаналыгы кысаларында 7 апрель көнне "Кызыклы биология" кичәсе булып узды. Бәйгедә 7-8 класс укучылары көч сынашты. Укучылар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына, кеше организмына кагылышлы белемнәрен күрсәттеләр. Бәйге кызыклы сораулар, табышмаклар һәм уеннар формасында алып барылды. Нәтиҗәдә бер очкага өстенлек б.н 8 класс командасы җиңү яулады. (Җитәкчеләре Исламова З.)
-
Зарница 2015 09.04.2015

8 апрель көнне кадет мәктәбе базасында хәрби уеннар үтте. 6 төр буенча үткән ярышларда безнең мәктәптән 10 егет һәм 4 кыз катнашты. Гомуми нәтиҗәдә мәктәп командасы 6 урында, шул ук вакытта яхшы күрсәткечләр: ату 1 урын, тест 1 урын, строй белән йөрү 5 урын.
-
4 класс укытучыларының киңәшмәсе 09.04.2015

8 апрель көнне Актанышның 2 санлы мәктәбендә 4 класс укытучыларының киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә ММҮ методисты Имамразыва Г.Д. укытучыларны 4 класста үтәсе республика күләм мониторингы белән таныштырды. Бенең мәктәтән Шамсиева М.Р. катнашты.
-
Ачык дәрес 09.04.2015

Бүген химия һәм биология атналыгы кысаларында Исламова З.А. “Мутация” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес барышында төрле кызыклы фактлар ачылды, шуның белән укучыларны казыксындыра алды.
-
Татар кызы - 2015 08.04.2015

7 апрель көнне район күләм "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финал өлеше узды. Бәйгенең финал өлешенә 8 кыз үткән иде. Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Габдуллина Энҗе уңышлы чыгыш ясап 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!










