Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Район семинары 27.10.2014

Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм класс җитәкчеләре семинары булып узды. Анда безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәйрушина Гөлназ Гыйльмегаян кызы һәм 8 класс җитәкчесе Камалетдинова Фирая Марс кызы катнашты.
-
Конкурс чтецов 17.10.2014

Был проведен районный конкурс чтецов посвященный 200 летию М.Ю.Лермонтова. Ученица 8 класса Мадъярова Чулпан заняла призовое 4 место. Поздравляем!
-
Котлыйбыз!!! 16.10.2014

15 октябрь көнне район күләмендә "Вперёд, юнармейцы!" конкурсы булды. Безнең 10 укучыдан торган егетләр-кызлар командасы 3 урынны яулады. Алар: Гыйльманов, Басыйров, Хуҗин, Камалетдинов, Ганиев, Ахметов, Бикмөхәммәтова, Мәхмүтҗанова, Сәләхетдинова, Шәрәфетдиновалар. Без укучыларыбызны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә алдынгы урыннарны яуларга язсын!
-
Көзге кросс
16.10.2014
Бүген район күләмендә көзге кросс булып үтте. Безнең мәктәптән кросска катнашкан укучылар: Шайхразиева С., Шәесламов Ф., Әхмәтов Ш., Бикмөхәммәтова Н., Яңгырлы, салкын көндә мәктәп даны өчен тырышып йөргән укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез.
-
Бадминтон
13.10.2014
11 октябрь көнне район күләмендә бадминтон ярышы булып узды. Безнең укучыларыбыз да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Шәхси беренчелектә 6 сыйныф укучысы Гыйльманова Рәмзилә 2 урынны яулады. Әфәрин, Рәмзилә! Котлыйбыз!
-
Өлкәннәрне хөрмәтләү
10.10.2014
Мәктәп коллективында эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларыбызны, техник хезмәткәрләребезне кунакка чакырып хөрмәтләдек. Алар капиталь ремонттан соң өр-яңа мәктәпкә әверелгән бинабызны карап йөрделәр, безнең шатлыгыбызны уртаклаштылар. Үз чиратыбызда без дә аларны бәйрәм белән тәбрикләп матур теләкләребезне җиткердек, табын артында күңелле әңгәмә кордык. Өлкәннәребезгә чын күңелдән бәхетле картлык телибез!
-
Преобразование обучения для XXI века 10.10.2014

-
Тантаналы линейка
07.10.2014
Бүген укучылар коллективы яраткан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. Тантаналы линейкада укытучыларга багышланган матур җырлар, шигырь юллары яңгырады.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез
Без калабыз шушы теләктә!
-
Һөнәри бәйрәм 03.10.2014

Бүген укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре район күләмендә зурлап билгеләп үтелде. Мәктәбебез укытучылары тантаналы бәйрәм чарасында катнашып рухи азык алып кайттылар. Шундый матур, эчтәлекле бәйрәм кичәсе оештырган өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт! Бәйрәмегез белән, кадерле укытучылар!
-
Ярминкә 01.10.2014

Өлкәннәр ункөнлеге башлану уңаеннан Татар Суксу авыл җирлегендә ярминкә булды. Мәктәп коллективы ярминкәгә мәктәп бакчасыннан җыелган уңыш һәм укытучылар сатуга тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы продукциясе белән катнашты. Өлкәннәребез түбән бәягә генә тәкъдим ителгән кәбестә, суган, сарымсак, балны бик теләп алдылар.













