Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Безнең уен 26.04.2014

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышлап, мәктәбебездә бик күңелле кичә узды. Кичәдә 5-11 сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. ГабдуллаТукайның иҗаты, тормышы турында тирән эчтәлекле чыгышлар, шигырьләр сөйләнде, Тукай шигырьләренә язылган җырлар җырланды. Соңыннан бөек шагыйребезгә багышланган "Безнең уен" интеллектуаль бәйге үткәрелде. Бәйгедә 7 сыйныф укучылары җиңеп чыкты. Без бөек Тукаебыз иҗатын яратабыз, укыйбыз, өйрәнәбез!
-
Шигырь бәйрәмен каршылап 25.04.2014

Бүген, башлангыч сыйныфлар арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан викторина булды. Аны авыл җирлеге китапханәчесе Рәшидә апа үткәрде. Балалар Тукай бабаебыз хакында тагын да күбрәк мәгълүмат алдылар. Ә җиңүчеләр - 3 сыйныф укучылары. Галиева Зәринә, Мокыймова Алинә, Фәйрушин Рәсүл. Котлыйбыз!
-
Сынап карау имтиханнары 24.04.2014

-
Ачык ишекләр көне
23.04.2014
Актаныш янгыннан саклану оешмасының Тат. Суксу бүлекчәсендә ачык ишекләр көне булды. Безнең укучылар янгын сүндерүче абыйлар янында кунакта булдылар. Аларны укытучы Гәрәев Наил Назыйф улы алып барды. Укучылар биредә үзләрен чын янгын сүндерүчеләр итеп хис иттеләр. Мондагы хезмәткәрләр аларга үзләренең тынгысыз хезмәтләре турында сөйләделәр. Укучыларга бу экскурсия кызыклы да, файдалы да булды.
-
ДЙА 22.04.2014

Бүген 9 сыйныф укучыларының математикадан сынап карау имтиханнары. Барлык укучыларга да уңышлар теләп калабыз.
-
Матур башлангыч 21.04.2014

Бүген безнең мәктәптә 5 мәктәп катнашында бик матур чара булып узды. Мари Суксу, Тат.Ямалы, Яңа Кормаш, Иске Кормаш мәктәпләреннән командалар эстафетада катнаштылар. Бу чара әле беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, бик оешкан төстә, күтәренке рухта узды. Катнашучылар мондый матур башлангычның традициягә әйләнүен теләделәр. Мәктәпләр арасында дустанә аралашу ягыннан да, сәламәтлекне кайгырту ягыннан да, гомумән, бик әһәмиятле чара булуын барлык катнашучылар да бик яхшы аңлады. Нәтиҗәләргә килгәндә, 1 урын - Тат.Суксу, 2урын - Яңа Кормаш, 3 урын - Иске Кормаш мәктәпләре булды. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм күчмә кубоклар тапшырылды. Оештыручы Нияз Галивка, физкультура укытучыларына бик зур рәхмәт! Мондый чаралар бик кирәк!
-
"Бәхетле очрак" 21.04.2014

Апрель - Тукай ае. Мәктәбебездә бөек шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтү чаралары башланып китте. Бүген 9 һәм 10 сыйныфлар арасында Г.Тукайның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган "Бәхетле очрак" уены булды. Укучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен тагын бер кат барладылар. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Тирә-ягыбыз балкып торсын! 19.04.2014

Бүген безнең мәктәп коллективы тирә-юньне чистарту, җыештыру максатыннан өмәгә чыкты. Мәктәбебездә ремонт эшләре кайный. Әле мондый өмәләр алга таба да бик күп булыр!
-
Казанда "Йолдызлык" та
17.04.2014
Бу атнада Казан шәһәрендә "Йолдызлык-2014" бәйгесенең йомгаклау турлары. Зона этабында йомгаклау турына махсус чакыру алган Рәмзилә белән Зәетебез 15 апрельдә беренче турда катнашып, дипломант булып кайттылар. Без аларның башкалабыз сәхнәсендә чыгыш ясаулары белән чын күңелдән горурланабыз. Әфәрин!
-
Зарница 17.04.2014

Кичә кадет-интернат базасында "Зарница" бәйгесе булып узды. 8 егет һәм 3 кыкздан торган безнең мәктәп командасы 4 урынга лаек булды. Алга таба егет-кызларыбызга тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!













