Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Тимурчылар 30.09.2014

5нче сыйныф укучылары үзләренә беркетелгән Баян Дәүләтов урамында яшәүче өлкән кешеләргә ярдәмгә бардылар. Салиха әбигә, Илгиз абыйга, Халидә апага, Флорида апаларга бакча эшләрендә булыштылар, чүп ташыдылар. Өлкәннәр аларга рәхмәтләр укып, тәмле алмалар белән сыйладылар." Кешегә яхшылык эшләү нык рәхәт икән! - ди, бишенчеләр.
-
Сәламәтлек көне 29.09.2014

28 сентябрьдә район күләмендә үткәрелгән "Сәламәтлек көне"ндә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бик теләп катнаштылар.
-
Кызыклы экскурсия 26.09.2014

Башлангыч сыйныф укучылары Тат.Суксу янгыннан саклану бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар. Анда аларны бүлек җитәкчесе Латыйпов Айзат, ут сүндерүче Шәйхәйдаров Марсель абыйлары каршы алды. Алар укучылар белән кызыклы әңгәмә үткәрделәр, киңәшләр бирделәр. Ә Марсель абыйларының берничә секунд эчендә ут сүндерүче киемен киеп өлгерүе балаларны таң калдырды. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
Сәламәтлек сәгате
13.09.2014
Бүген барлык классларда да сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан сәламәтлек сәгатьләре булып узды. Укучылар презентацияләр, видеороликлар карадылар. Югары классларда "Юк" дип әйтә белик!" - исеме астында әңгәмәләр булып узды. Соңыннан яңа ачылган спорт мәйданчыгында волейбол уены үтте.
-
Зур сөенеч! 12.09.2014

Бүген безнең Татар Суыксуы авылында сөенечле вакыйга - өр-яңа спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы булды. Махсус җиһазландырылган волейбол, баскетбол мәйданчыгы булу безнең мәктәп өчен зур шатлык. Бәйрәмгә Тат. Суксу һәм Мари Суксу урта мәктәбе укучылары, укытучылары, авыл халкы килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе И.Э.Фәттахов безнең шатлыгыбызны уртаклашты, мәктәпкә волейбол, баскетбол туплары бүләк итте. Соңыннан Мари Суксу һәм Тат. Суксу урта мәктәбе командалары арасында волейбол ярышы булды. Җитәкчеләргә зур рәхмәт!
-
Экстримизмга - юк! 03.09.2014

Бүген мәктәп күләмендә "Экстримизмга - юк!" темасы астында класс сәгатьләре булып узды. Укучыларга терроризм турында презентацияләр, видеороликлар күрсәтелде. 2004 елда Беслан мәктәбендә булган фаҗига турында әңгәмәләр уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары белән район участок инспекторлары җитәкчесе урынбасары очрашу үткәрде.
-
Исәнме, Мәктәбем!
01.09.2014
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән - Белем көненнән
Уку елын башларга!
Быелгы уку елын мәктәбебез коллективы өр-яңа матур мәктәптә башлап җибәрә. Белем көне белән тәбрикләргә бик күп кунаклар, әти-әниләр, авылдашлар килгән иде. "Хәерле сәгатьтә!" дип Яңа 2014-15нче уку елын башлап җибәрдек!
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Бүген мәктәбебездә Соңгы кыңгырау бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмгә районнан да бик күп кунаклар, әти-әниләр, мәктәпне алдагы елларда тәмамлап китүче укучыларыбыз килгән иде. 11 сыйныф укучылары бик матур әйрәм оештырдылар. Котлаулар да, изге теләкләр дә бик күп яңгырады.
-
Котлыйбыз! 24.05.2014

Безнең "Светофор" командасы "Хәвефсез тәгәрмәч" республика бәйгесендә район данын яклап кайтты. Чаллы шәһәрендә ел саен уза торган бу бәйгедә безнең укучыларыбыз инде берничә ел рәттән катнашалар. Быелгы ярышның иҗади конкурсында алар призлы урынга лаек булдылар. Алар диплом һәм кыйммәтле бүләккә сертификат белән бүләкләнделәр. Ә район данын яклаган өчен алар велосипед белән бүләкләнделәр. Аларның бу бүләкләре Соңгы кыңгырау бәйрәмендә тапшырылды.
-
Турслет
22.05.2014
Мәктәбебезнең кечкенәләр, зурлар һәм укытучылар командалары турслетта катнашып матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Зурлар командасы район мәктәпләре арсында 3 урынга, укытучылар командасы 2 урынга лаек булдылар.













