Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Район семинары 19.11.2014

Бүген безнең мәктәптә "Белем бирү белән идарә итүдә шәхси үсеш нәтиҗәләрен тәэмин итүче класстан тыш эшчәнлек моделе" дигән тема астында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды. 1-4 сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек шөгыльләре күрсәтелде. Семинар темасы буенча мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галиева Диләрә Гаптелсөббух кызы чыгыш ясады һәм эшлекле уен оештырды. Соңыннан шушы темага чыгышлар тыңланды. Семинар эшлекле һәм җанлы үтте.
-
Олимпиада 18.11.2014

Инглиз теленнән олимпиада
-
Батырлык почмагы 18.11.2014

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Батырлык почмагы" булдырылды.
-
Мини футбол
17.11.2014
15 нче ноябрь көнне мини-футбол ярышында безнең мәктәптән Газетдинова А, Гәрәева А., Гыймазова Ә., Мәхмүтҗанова Г., Әхмәдуллина Г., Шәрәфетдинова Э. катнашты. Кызларыбыз командасы 5 урынны яулады. Киләчәктә беренче икенче урыннар яулауларын теләп калабыз!
-
Рус теленнән сынап карау имтиханы 13.11.2014

Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән сынап карау имтиханы тапшыра. Аларга уңышлар телибез!
-
Математикадан сынап карау имтиханнары 12.11.2014

Бүген 9 сыйныф укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханы тапшырдылар.
-
Татарстан - минем республикам! 10.11.2014

Бүген 6 класста “Татарстан – минем Республикам” исеме астында класс сәгате узды. Ул Татарстан республикасы турындагы видеоязма белән башланып китте.Татарстан республикасының кайчан төзелүе, беренче президентыбызның кем булуы, Декларациянең, Конституция – төп законның, Дәүләт флагы, гербы, гимнының кайчан кабул ителүе турында укучылар бик күп мәгълүмат тупладылар. Класс сәгате “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамланды.
-
Яңа көч белән.
10.11.2014
Бүген яңа көч, яңа дәрт белән икенче чирекне башлап җибәрдек! Барлык укучылар да исән-имин мәктәпкә килделәр. Алда безне зур эшләр - олимпиадалар, төрле конкурслар көтә. Димәк, укырга да укырга! Барыгызга да уңышлар!
-
Профсоюз җыелышы 07.11.2014

<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 16px;="" line-height:="" 18.399999618530273px;="" background-color:="" rgb(246,="" 246,="" 246);"="">5 нче ноябрь көнне мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе Хуҗина Илсөяр Дилфас кызы 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында узган отчет-сайлау конференциясендә катнашты.
-
Шахмат ярышы
01.11.2014
Бүген район күләмендә үткәрелгән шахмат ярышында 9 сыйныф укучысы Газетдинова Айгөл 3 урын яулады. Айгөлне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!













