МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Ак калфак"ка ак юллар... 11.02.2016

10 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә "Ак калфак" хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе үтте.Монда иҗтимагый оешма әгъзалары - балалар бакчалары мөдирләре дә катнаштылар. "Милли киемле курчаклар" күргәзмәсе оештырылды.Әлеге күргәзмәгә тәрбиячеләр: Аминова Н.Ә.,Солтанова Ә.Н.,Маннапова Н.М.,Гибадуллина Л.Х.,Хуҗина Р.Г. бик теләп катнаштылар.Күргәзмә күз явын алырлык итеп оештырылган иде.
-
"Йолдызлык-2016" конкурсы 02.02.2016

"Йолдызлык -2016" конкурсының 1 туры балалар бакчасында үтте. Балалар әлеге конкурска бик теләп әзерләнделәр һәм үзләренең көчләрен сынап карадылар. Бик күп номерларыбыз 2 турга да үттеләр.Булдырдыгыз, балалар!
-
"Иң яхшы шигырь укучы" бәйгесе 20.01.2016

"Иң яхшы шигырь укучылар " бәйгесе үткәрелде.Әлеге бәйге уртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек группасы балалары арасында үткәрелде.Балалар татар, рус, инглиз телләрендә үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.Җиңүче балаларның видеороликлары конкурсның 2 турына җибәрелделәр. Балаларга уңышлар телибез!.
-
Юбилеең белән, хезмәттәшебез! 12.01.2016

Хөрмәтле хезмәттәшебез Аминова Назилә Әсгать кызы!
Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз! Яшәешнең иң кыйммәтле җәүһәрләренә тиң булырлык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы,бзхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрчак нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
Халык өчен хезмәт куйган чакта
Сабырлыкны юлдаш иткәнсез.
Мөгәллимә дәрәҗәсен яулап алган
Иң нәфис зат-ул Сез икәнсез.
Җиргә килгәч, бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Илле бишне йөзгә җиткергәндә,
Сизелмәсен еллар узганы.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.
-
Яңа ел тамашасы 30.12.2015

Районыбызның Үзәк чыршы янындагы мәйданында район оешма-предприятиеләренең :
"Калдырыйк ,әйдә, мөгезләрне
Үткән болгавыр елда.
Маймылланып яшик әле
Киләсе Яңа елда" ,-дигән баш астында Яңа ел сценарийлары буенча чыгышлар булды. Һәр оешманың да сәхнәләштерелгән тамашалары эчтәлекле, кызыклы булды.Чыгышлар тәмамлангач,Башкарма комитет җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Җ.Шамсунова нәтиҗәләрне игълан итте.Ул сөценарийлар буенча сәхнәләштерелгән тамашаларның барысы да эчтәлекле булуын ассызыклап үтте, барлык көчләрен куеп эшләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм Яңа ел бүләкләрен тапшырды.
-
Чыршы, чыршы без сине,сагынып көттек ел буе 29.12.2015

Бүген уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек группаларында чыршы бәйрәмнәре үтте.
-
Чыршыкай-сылукай! 28.12.2015

Бүген бакчабызда нәниләрнең катнаш төркемендә һәм 2 кечкенәләр төркемендә "Чыршыкай-сылукай!"-дигән чыршы бәйрәме гөрләп үтте.Яңа ел тамашасы төрле уеннар, җырлар, биюләр һәм әкият маҗаралары белән үрелеп барды.
Яңа 2016 нчы ел да бакчабызгы күңелле яңалыклар, яхшы хәбәрләр алып килсен иде. Барыгыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!
-
Конкурс нәтиҗәсе 25.12.2015

Республика күләмендә үткән "ЭКОЛИДЕР" конкурсында катнашып безнең коллектив РӘХМӘТ ХАТЫНА лаек булды.Коллективка эшләрендә тагын да уңышлыкларга ирешүләрен телибез.
-
Чит телгә өйрәнәбез 23.12.2015

Балалар чит телгә бик теләп өйрәнәләр."Юный чтец" конкурсында катнашырга әзерләнәләр
-
Безнең күргәзмә 23.12.2015

Тәрбияче Нуретдинова Алмазия Абулфатиховна җитәкчелегендә зурлар группасы балалары ата- аналары белән берлектә "Кышкы мизгелләр" дигән күргәзмә оештырдылар. Катнашкан балаларга һәм ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез.












