МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Профсоюз җыелышы 25.10.2016

Профсоюз членнарының җыелышы булып узды.Профсоз председателе узган уку елына отчет ясады.
-
Семинар - практикумда 20.10.2016

База площадкасы буларак чираттагы җыелыш Аккүз балалар бакчасында " Балаларны Татарстан Республикасы ике дәүләт телләренә өйрәтү" темасы астында узды. Тәрбияче Ания Магданова мәктәпкә әзерлек группасы балалары белән сөйләм теле, грамотага өйрәтү һәм катнаш группа белән "Осенняя сказка"-күңел ачу күрсәттеләр.Тәрбиячеләр балалар белән эшчәнлектә куллану, индивидуаль эш өчен лэпбуклар эшләп эшләп үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Көз бәйрәме 14.10.2016

Зурлар группасында "Уңыш җыелды" дигән көз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә ата-аналар да чакырылды. Балалар көз турында үзләренең белемнәрен ныгыттылар,матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Әлбәттә, уеннарда үзләренең кыюлыкларын, җитезлекләрен дә сынадылар.Бәйрәмгә Көз кызының килүе балаларны бик куандырды.
Көз, көз, әйт әле
Кәрҗинеңдә ниләр бар?
Кәрҗинемдә сары, кызыл
Алтын сары төсләр бар.
-
Өлкәннәр көне белән! 03.10.2016

Кадерлеләрдән-кадерлерәк,сөйкемлеләрдән- сөйкемлерәк, шәфкатьле,миһербанлы, олы җанлы өлкәннәребез! Сау - сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәгез!
Көзләр җитте диеп моңаймагыз,
Мәңге горур булып калыгыз.
Кояш кебек янып яшәдегез,
Йолдыз кебек балкып яныгыз.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2016

Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә,
Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.
-
Безнең яраткан эшебез 28.09.2016

Уртанчылар группасында балаларны төрле яктан үстерү өчен барлык шартлар тудырылган.Балаларның иң яраткан эше рәсем, әвәләү, ябыштыру тора.Алар тәрбиячесе Солтанова Ә.Н. өйрәткәнчә геометрик фигуралардан чәчәкләр кисеп ябыштырдылар.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2016

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез.Эшегездә иҗади илһам, балаларның тирән ихтирамы, хезмәттәшләрегезнең һәм ата- аналарның ышанычы һәм хөрмәте Сезгә һәрвакыт юлдаш булсын!
Сезгә исәнлек - саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!
-
"Кросс нации-2016" 26.09.2016

25 .09.2016 спорт төре "Кросс нации -2016" үтте. Сәламәтлек чарасы буларак балалар да, эшче-хезмәткәрләр дә актив катнаштылар.
-
Семинар - практикумда... 22.09.2016

Балалар бакчасы база площадкасы буларак үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде.Әлеге балалар бакчасына караган тәрбиячеләр Чуракай балалар бакчасына семинар -практикумга җыелдылар. Үз тәҗрибәләре белән уртаклашып эшчәнлекләрне оештыру буенча киңәштеләр."Көз килде кунакка"- дигән күңел ачу карадылар.
-
Ата -аналар җыелышы 21.09.2016

Ата -аналар җыелышы булып узды. Җыелышка район балалар педиаторы Латыйпов И.Ф.катнашып, әти-әниләрне гриппка каршы көрәш чаралары белән таныштырды. Алда торган бурычлар турында фикер алышынды.












