МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кыш бабай, кыш бабай... 28.12.2016

Зурлар группасында Яңа ел бәйрәме рус телендә узды. Балалар гына түгел Кыш бабай да үзенең кунаклары да , ата-аналар да рус телендә генә аралаштылар.Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Кыш бабай бүген бездә кунакта 27.12.2016

Балаларның зарыгып - зарыгып көткән яңа ел бәйрәмнәре дә башланды.Кыш бабай бүген безгә үзе генә килмәгән,дусларын да иярткән.Балалар аларны үз иттеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Кыш бабай балаларга үзләре белән алып килгән күчтәнәчләрне дә таратты.Балалар бик шат булдылар.
-
Кар сыннары ясадык 22.12.2016

Яңа елны каршы алу уңаеннан һәр оешма үз биләмәсен берсеннән - берсе матур итеп кар сыннары белән бизәделәр. Әлбәттә, безнең коллектив та бу эштән читтә калмады.Әкият дөньясы һәммәбезне үзенә чакырып тора.
-
Күңелле күңел ачу 22.12.2016

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары тәрбияче апалары Валиуллова Ирина Ирековна җитәкчелегендә әти -әниләргә "Әкияттә кунакта" - дигән күңел ачу күрсәттеләр.Әлеге әкиятне әзерләүдә ата-аналарның да ярдәме күп булды, зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Ачык чара 16.12.2016

Уртанчылар группасында тәрбияче Солтанова Әлфия Нурым кызы ата- аналарга һәм тәрбиячеләргә ачык шөгылҗ күрсәтте. Балалар карның үзлекләре белән таныштылар һәм Кар бабайлар ясап чыршыбызны бизәделәр.
-
Бездә район методик берләшмәсе 15.12.2016

"Социаль - коммуникатив үсеш аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә заманча якын килү"- дигән темада тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсе булды. Һәр группада ачык чаралар һәм мәктәпкә хәзерлек группасы балалары күңел ачу күрсәттеләр.
-
Әниләр көне 25.11.2016

Бу якты дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүләргә биләүче, еласак җыр көйләп юатучы, иркәләп уйнатучы, яшәргә көч- дәрт бирүче, кайгы - шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез бәйрәмен билгеләп үттек. Балалар чыгышлары, әниләребезнең ярышлары күңелләребезгә шатлык тараты.
-
Әниемә бүләгем 24.11.2016

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары кадерле әниләребезне котлап үз куллары белән бүләкләр дә әзерләделәр.Бәйрәм белән, әнием, тәрбияче апам Ирина Илдусовна, Ирина Ирековна, Фәнүзә Мөбәрәкзяновна!!!
-
Безнең эшебез 18.11.2016

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары әниләр бәйрәменә әзерлекләрен башлап җибәрделәр. Тәрбиячеләре Минимухаметова Ирина Ильдусовна балаларны яңа техника "Кусудано" белән таныштырды.Кәгазьне бөкләү алымнарын ныгытып үз куллары белән чәчәкләр ясадылар. Тәрбияче балаларда әниләргә карата мәхәббәт, ихтирам хисе тәрбияләде.
-
База площадкасы эшчәнлеге 17.11.2016

База площадкасына караган балалар бакчасы тәрбиячеләре семинар - практикумга җыелдылар. Рәсем ясау методикасы,тәрбияченең үрнәк эшләре белән таныштылар. 2 кечкенәләр группасында һәм зурлар группасында ата-аналар белән бергә үткәрелгзн рәсем белем бирү эшчәнлекләрен карадылар.












