МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Масленица 10.03.2017

Бик борынгы заманнардан ук рус халкының иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе булып Масленица исәпләнгән.Һәр ел саен февраль азагында март башында әлеге бәйрәмне билгеләп үтәләр. Бәйрәмдә төр герой - тәбикмәк.Тәгәрәк, кайнар, алтынсу - Кояш символы.Кеше начар һәм күңелсез үткәрсә әлеге бәйрәмне ул ел буе шундый булыр дип исәпләгәннәр. Рус теле тәрбиячесе Маннапова Н.М. әлеге бәйрәмне мәктәпкә хәзерлек группасы балалары белән үткәрде.Рус халык уеннарында, хороводларда башка группа балалары да катнаштылар. Чучело бәйрәмнең уртансында булды. Яз кызы да балаларны шатландырды.
-
8 март бәйрәме 07.03.2017

Уртанчылар группа балалары әниләре һәм апалары белән 8-март бәйрәмен билгеләп үттеләр. Балалар җирдә иң кадерле кеше-әниләрне котлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, уйнадылар.Әниләр үзләре дә уеннарда актив катнаштылар, балаларга әкият тә уйнап күрсәттеләр.Бәйрәм бик җанлы һәм күңелле үтте.
Бәйрәм белән хөрмәтле хатын - кызларыбыз!
-
Эх, бергә уйныйбыз,чана шуып туймыйбыз. 04.03.2017

Чана бәйрәме булып узды. Безнең уртанчылар группасы балалары да бу бәйрәм уңаеннан чанага багышланган шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.Матур кояшлы көннәрнең кадерен белеп рәхәтләнеп таудан чана шудылар, бер - берсен уздырып чадада тартып ярыштылар.Рәхәттә соң чана шуулары!.
Район күләмендә үткәрелгән чана бәйрәмендә безнең коллектив "Иң зур чана " номинациясендә җиңүче булды.Котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 22.02.2017

Кадерле балаларыбыз!
Хөрмәтле әти- әниләребез!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Кече абый солдат булып
Китте быел яз гына.
Мин үзем дә солдат булам,
Үсим әле аз гына.
-
Истәлекле мизгелләр 22.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зурлар группасы әтиләр белән бәйрәм иртәсе үткәрделәр.Иң зур кунак шахмат остасы Галимов Фәһим абый да килгән иде.Ул үзенең шахмат уйнау алымнарын күрсәтте.
-
Әтием ,горурлыгым! 21.02.2017

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары " Әтием, горурлыгым!" дигән баш астында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр.Балалар әтиләргә үзләренең матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Әтиләр белән үткәрелгән уен - ярыш балаларда кыюлык, батыр солдат булу теләге уятты, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләде.
-
"Ел тәрбиячесе-2017" 20.02.2017

Районыбызда "Ел тәрбиячесе-2017" бәйгесенең зона этабы үтте.Район турында призлы урыннарны яулаган тәрбиячеләр белән бергә Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарының көчле тәрбиячеләре көч сынаштылар.Тәрбиячеләр эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.Презентацияләр аша яңа технологияләр белән таныштылар.
-
"ЙОЛДЫЗЛЫК -2017" 16.02.2017

Балалар бакчасына йөрүче балалар арасында "Йолдызлык -2017" бәйгесенең муниципаль этапның финал туры булды. Безнең балалар бакчасы 3 урынга лаек булдыКотлыйбыз!
-
Бармак уеннары
16.02.2017
Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә, белем бирүнең төрле алымнары, чаралары кулланыла.4 енче яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен формасын ала. Шундый формаларның берсе булып бармак уеннары тора.2 енче кечкенәләр төркемендә бармак уеннарына зур игътибар бирелә. Бармак уеннары өчен атрибутлар булдырдык, балалар бик теләп уенда катнашалар. Хәрәкәтләнү активлыгы югары булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, сөйләм сыйфаты, төрлелеге белән аерылып тора.Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә дә, интеллект үсешенә дә уңай йогынты ясый.
-
ЮХИДИнең яшь дуслары 16.02.2017

Балаларда бер - берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, игътибарлы булу тәрбияләү, урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту максатыннан балалар юл йөрү кагыйдәсендә булдылар.












