МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с. Актаныш, ул. Индустриальная, д. 43а |
| Телефон: | +7(85552)-3-12-23 |
| E-Mail: | Sd5.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" |
| Руководитель: | Закирзянова Ландыш Радисовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 5 |
МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 села Актаныш" Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Чиста куллар 15.11.2016

2 кечкенәләр группасында тәрбияче Әминова Нәзилә "Чиста куллар" көне уздырды. Балаларга кунакка өлкән шәфкать туташы Ләйсән Закирзянова чакырылды.Ул балаларга кулларның һәрвакыт чиста булуы-сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлатты.Балалар бу көнне үзләренең кулларын гына түгел, курчакларның кулларын да кабат - кабат сабынлап юдылар."Йомшак су, йөгерек су" җырын бик теләп җырладылар. өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.
-
Табигать могҗизасы 11.11.2016

Табигатьнең могҗизасы
Таң калдыра һәркемне
Оста куллар әйләндерә
Ап-ак яуган карларны.
-
Табигать сөючеләр 08.11.2016

Табигатьне яратучы балалар әти-әниләре белән бергә җимлекләрне көздән үк ясап куйганнар.Кыш көне прогулка вакытларында кошларга җим сибәләр, ә үзләре читтән генә аларны күзәтәләр.Нинди кызык һәм рәхәт бит җимлеккә килгән кошларны күзәтүе.! Сез дә онытмагыз, кошларга җим сибәргә!
-
Кышны каршылап 03.11.2016

Әкрен генә кыш килә.Бер көн иртән уянып китәсең дә , тәрәзәгә карап , хәйран каласың. Бөтен тирә-як ап-ак.Ул аклыктан ниндидер яктылык бөркелгән кебек. Бер караганда, кышкы төсләр бик гади кебек: кар - ак, күк-зәңгәр, агачлар - кара.Ә болытлар түбәннән агылалар да, агылалар.Күк йөзе тонык.Әле генә без күптән көткән кар явып үтә.Безнең алда күпме күзәтүләр үткәрәсе, уеннар уйныйсы, ярышларда катнашасы... бар.
-
"Шома бас" конкурсы 01.11.2016

Район мәдәният йортында татар халык биюләре һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективларның III Республика "Шома бас" конкурсының сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясадылар".
-
СанПиН укулары 29.10.2016

Яшьлек кинотеатрда мөдирләр һәм тәрбиячеләр өчен "Балалар бакчасында СанПиН таләпләре " буенча укулар үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы 28.10.2016

"Балалар бакчасында туклануны оештыру" темасы астында ата-аналар җыелышы уздырылды. Бер көнлек меню уртанчылар группасы балаларының аш пешерү бүлмәсенә экскурсия видеосы тәкъдим ителде.
-
Аш пешерү бүлмәсенә экскурсиядә 27.10.2016

Тәрбияче Әлфия апалары белән уртанчылар группасы балалары аш пешерү бүлмәсенә экскурсиягә керделәр.Пешекче апалар, аларның һөнәрләре белән якыннан таныштылар. Үзләре дә пешекчеләр булып булочкалар пешереп карадылар.
-
"Шома бас" халык биюләре 27.10.2016

Хореография һәм фольклор коллективларның татар халык биюләре һәм этнографик танцы "Шома бас" III Республика смотр - конкурсының 1 этабы балалар бакчаларында узды.
-
Көз бәйрәме 26.10.2016

2 кечкенәләр группасында "Уңыш җыелды" -көз бәйрәме үткәрелде.
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап - сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Сары яфраклар белән
Безнең бакча тулган.
Кояш та елмаймый,
Белмим нәрсә булган.












