МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Шәҗәрәләр - нәсел агачы" X төбәкара фәнни - гамәли конференция/ X Межрегиональная научно- практическая конференция "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" 15.11.2024

15 нче ноябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" X төбәкара фәнни - гамәли конференциядә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Гайсина Чулпан призёр булды. Укучыны һәм укытучысы Гайсина Лилия Фәнил кызын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
15 ноября в Казани на X Межрегиональной научно- практической конференции "Шәҗәрәләр - нәсел агачы", организованной Министерством образования и науки Республики Татарстан, ученица 7 класса Такталачукской ООШ Гайсина Чулпан стала призером. Поздравляем ученицу и учителя Гайсину Лилию Фанилевну с победой и желаем дальнейших творческих успехов!
-
Инновацион эшчәнлеккә яңа идеяләр/Новые идеи в инновационную деятельность 14.11.2024

14 нче ноябрь көнне Казан педагогик көллиятендә "Федераль белем бирү программасын тормышка ашыру: балалар тәрбияләү мәсьәләләрендә балалар бакчасының һәм гаиләнең социаль партнерлыгы" темасы астында "М-парк" ның инновацион мәйданчыгында катнашучылар өчен фәнни-гамәли конференция узды. Чарада бакчабыз педагоглары да катнашып, тәҗрибә туплап кайттылар. Мәскәүдән килгән фәнни җитәкчеләрнең чыгышларын тыңлап, безнең педагоглар киләчәк инновацион эшчәнлеккә яңа идеяләр алып кайттылар.
14 ноября в Казанском педагогическом колледже состоялась научно-практическая конференция для участников инновационной площадки "М-парк" на тему:" Реализация ФОП ДО: Социальное партнерство детского сада и семьи в вопросах воспитания детей". В мероприятии приняли участие и педагоги нашего сада. Слушая выступления гостей из Москвы, наши педагоги привнесли новые идеи в дальнейшую инновационную деятельность. -
Солдатка хат / Письмо солдату 13.11.2024

В детском саду «Умырзая» прошла акция «Письмо солдату», в которой воспитанники старшей и подготовительной группы вместе с воспитателями писали письма и рисовали рисунки для солдат -участников СВО - защитников нашей Родины. Провели беседу с детьми о том, как нужна поддержка для человека, находившегося вдали от дома. Поэтому письма с рисунками и тёплыми словами станут для солдат доброй весточкой и благодарностью за мирное небо над головой! Мы очень благодарны нашим защитникам защитникам, восхищаемся их мужеством и ждём возвращения домой!!!
«Умырзая» балалар бакчасында «Солдатка хат» акциясе узды, анда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән бергә Ватаныбызны саклаучы солдатларга хатлар яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Балалар белән өйдән еракта булган кешегә ярдәм кирәклеге турында әңгәмә уздырдык. Шуңа күрә рәсемле һәм җылы сүзле хатлар солдатлар өчен яхшы хәбәр һәм баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен бездән рәхмәт булачак! Без сакчыларыбызга бик рәхмәтле, аларның батырлыгына сокланабыз һәм өйгә кайтуларын көтәбез!!!
-
"Идел буе халыкларының уеннар ярминкәсе"/ "Ярмарка подвижных игр народов Поволжья" 13.11.2024

13 ноябрь көнне безнең балалар бакчасында тәрбияче Мансурова Э.Р. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Идел буе халыклары уеннары" дигән кызыклы чара үткәрде. Әлеге чара барышында Эльвира Ринатовна мәктәпкәчә яшьтәге балаларга туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләргә сакчыл караш сакларга кирәклеге турында сөйләде. Идел буенда төрле милләт кешеләре яши һәм һәр халыкның үз уеннары, бәйрәмнәре, җырлары, әкиятләре бар. Матур татар, рус һәм удмурт костюмнары кигән, мәктәпкәчә яшьтәге, балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, милләтләрен күрсәттеләр, уеннар уйнадылар: рус халык уены "Казлар - аккошлар", татар халык уены "Түбәтәй", "Йөзек салыш" , чуаш халык уены " Елга" һәм "Самавыр өчен күркә җый ", мордва халык уеннарын. Балалар, тәрбиячеләр белән берлектә "Дуслык" биюен биеделәр, шулай ук әйлән-бәйлән уйнадылар. Чарада әниләр дә зур теләк белән катнашты.
13 ноября в нашем детском саду прошла «Ярмарка подвижных игр народов Поволжья». Воспитатель Мансурова Э.Р. рассказала детям о необходимости сохранения и бережного отношения к родному языку, к народному творчеству, традициям и обычаям. В Поволжье живут люди разных национальностей. У каждого народа есть свои игры, праздники, песни, сказки. Дошкольники в красивых нарядных татарских, русских и удмуртских костюмах проявили свои творческие способности, представили свои национальности, с большим задором продемонстрировали подвижные игры: татарские - “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, русские – “Гуси-лебеди”, чувашские и мордовские игры, и вместе с воспитателями исполнили хороводные танцы, показали танцевальный флешмоб “Дружба”. И мамы с удовольствием принимали участие в этом мероприятии.
-
Китап укучы гаилә – китап укучы ил/ Читающая семья – читающая страна 11.11.2024

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Аскарова Азалия, «Китап укучы гаилә – китап укучы ил» исемле республика конкурсының, муниципаль этабында катнашып, «Әнинең (әтинең) үз баласы өчен язылган иң яхшы әсәре” номинациясендә II урынга ия булды, Диплом белән бүләкләнде. Конкурсның максаты - гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларны китап укуга җәлеп итү һәм аларның иҗади сәләтен үстерү. Җитәкчесе: Вазетдинова Тәнзилә Мирфайдовна Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
Ученица 6 класса Бугадинской ООШ Аскарова Азалия приняла участие в муниципальном этапе республиканского конкурса «Читающая семья – читающая страна». Награждена Дипломом за II место в номинации ”Лучшее произведение, написанное мамой (папой) для своего ребенка". Цель конкурса – привлечение учащихся общеобразовательных организаций к чтению и развитие их творческих способностей. Руководитель: Вазетдинова Танзиля Мирфайдовна. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
«Россия бөркетләре» / "Орлята России" 11.11.2024

Гимназиядә I сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Алга таба беренчеләр «бөркет»ләр турындагы риваять, аларның кануннары белән таныштылар, «Россия бөркетләре гимны»н башкардылар һәм Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр. “Россия бөркетләре”н гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова тәбрик итте. Һәр сыйныф, класс җитәкчеләре белән, гимназиябезнең актлар залы сәхнәсенә күтәрелде. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы сыйныф җитәкчеләре Айгөл Данис кызына, Әлфирә Индус кызына “Россия бөркетләре”нең галстукларын бәйләде. “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары 1 сыйныф укучыларына «Россия бөркетләре» значокларын түшләренә кадады. “Россия бөркетләре” сафына кабул итү бөркетчеләрнең «Россия бөркетләре» гимнын җырлавы белән тәмамланды.
Сегодня в гимназии прошло торжественное посвящение обучающихся I классов во Всероссийскую общественную организацию «Орлята России». «Орлята России» являются первой ступенью Российского движения детей и молодежи «Движение первых». Началась церемония посвящения детей с исполнения гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан. Ребята познакомились с законами «орлят», получили наказы от старших товарищей и дали клятву, в которой обещали любить Родину, прилежно учиться, творить добрые дела и ценить дружбу. Настала торжественная минута в жизни ребят – вручение атрибутики – нагрудных значков. По традиции каждый класс построился в орлятский круг, и старшие прикрепили значки каждому ученику. Теперь ребята – орлята, готовы со своим классом и наставниками быть активными, смелыми и первыми. Программа развития социальной активности обучающихся начальных классов реализуется в рамках федерального проекта «Патриотическое воспитание граждан Российской Федерации» национального проекта «Образование» при поддержке Министерства просвещения, Всероссийского детского центра «Орлёнок» и Российского движения школьников.
-
«Престиж» Халыкара иҗат конкурсында катнашу/ Об участии в Международном творческом конкурсе «Престиж» 11.11.2024

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Гыйздәтуллина Таңсылу 12-13 яшьлекләр арасында «Престиж» Халыкара иҗат конкурсында катнашты. «Мин - Рәссам» номинациясендә җиңеп, I дәрәҗә Лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Конкурсның максаты: танып-белү мәнфәгатьләрен стимуллаштыру, үсеп килүче буында иҗатка, традицияләргә, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү, иҗади активлыкны үстерү. Конкурс эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: − эш эчтәлегенең конкурс темасына туры килүе, башкару мөстәкыйльлеге дәрәҗәсе. Укытучысы: Төхбәтуллина Айгөл Халафовна. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
Ученица 8 класса Бугадинской ООШ Гиздатуллина Тансылу, приняла участие в Международном творческом конкурсе «Престиж» в возрастной категории 12-13 лет. Победив в номинации «Я - художник», награждена Дипломом Лауреат I степени. Цель конкурса: стимулирование познавательных интересов, воспитание в подрастающем поколении любви к творчеству, традициям, красоте, развитие творческой активности. Конкурсные работы оценивались по следующим критериям: − соответствие содержания работы теме Конкурса, степень самостоятельности выполнения. Учитель: Тухбатуллина Айгуль Халафовна. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
"Татарча диктант-2024" 09.11.2024

Гимназия укытучылары һәм укучылары «Татарча диктант – 2024» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән. Диктант өчен язучы Ш.Камалның «Матур туганда» повестеннән өзек сайланды. Диктантның текстын ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Нур Хөсәенов, гимназиябезнең татар теле укытучылары Чулпан Шәрипова, Айгөл Әхмәтгалиева укыды.
9 ноября учителя и ученики гуманитарной гимназии-интернат приняли участие во всемирной акции "Татарча диктант -2024". Основная цель акции направлена на привлечение внимания и объединению любителей татарского языка и культуры. Для диктанта был выбран отрывок из повести писателя Ш.Камала "Матур туганда". Текст читали заслуженный работник культуры РТ Нур Хусаинов, учителя татарского языка гимназии Чулпан Шарипова и Айгуль Ахмадгалиева.
-
“Татарча диктант” акциясе / Акция “Диктант по – татарски” 09.11.2024

Теләкәй мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Татарча диктант” акциясенә бик теләп кушылдылар. Шәриф Камал әсәреннән өзек яздылар. Табигать күренешләре бик матур сүрәтләнгән әсәр барыбызга да ошады. “Татарча диктант” туган телгә мәхәббәт тәрбияләүнең бер ысулы.
Учащиеся и учителя Тлякеевской школы с удовольствием присоединились к акции “ Диктант по - татарски”. Написали отрывок из произведения Шарифа Камала. Нам всем понравилось произведение, в котором очень красиво изображены природные явления. Диктант - один из способов воспитать любовь к родному языку.
-
УКЫТУЧЫЛАР ҺӘМ УКУЧЫЛАР «ТАТАРЧА ДИКТАНТ – 2024» БӨТЕНДӨНЬЯ АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШТЫЛАР 09.11.2024
9 ноябрь көнне Актаныш икенче санлы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары «Татарча диктант – 2024» Бөтендөнья акциясендә катнаштылар. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, татар телен яратучыларны берләштерүгә юнәлтелгән. Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм hәм язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язуны булдыру, татар теле белгечләрен һәм укытучыларын тагын да популярлаштыру максатындагы акция 2016 елдан бирле уткәрелә. Аны "Бөтендөнья татар конгрессы" Халыкара берлеге башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.9 ноября учителя и учащиеся Актанышской средней школы № 2 приняли участие во всемирной акции «Татарский диктант – 2024». Основная цель акции — привлечение внимания к татарскому языку и культуре, объединение любителей татарского языка. Акция проводится с 2016 года с целью повышения интереса к татарскому языку, развития навыков правильной речи и письма на литературном языке, создания письменности без орфографических и грамматических ошибок, популяризации татарских языковедов и учителей. Организаторами выступают исполнительный комитет Международного союза "Всемирный конгресс татар", Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, Казанский (Приволжский) федеральный университет, Институт филологии и международных связей.











