МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Авторские чудеса» берләшмәсендә мастер-класс / Мастер-класс в объединении «Авторские чудеса» 28.01.2025

28 нче гыйнвар көнне «Авторские чудеса» берләшмәсе җитәкчесе Хәбибулина Рифа Рифхат кызы балаларга бисердән күбәләк ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Педагог бисер белән ничек дөрес эшләргә кирәклегенең һәр адымын аңлатты. Балалар игътибар белән тыңладылар һәм бөтен нечкәлекләрне истә калдырырга тырыштылар. Эш барышында балалар игътибарлы һәм сабыр булырга өйрәнделәр, чөнки бисердән күбәләк ясау - вакыт һәм төгәллек таләп итә торган тырыш хезмәт. Һәрбер күбәләк уникаль һәм матур килеп чыкты. Мондый искиткеч эшләнмәләр ясый алуларына балалар бик шатландылар.
28 января, руководитель объединения «Авторские чудеса», Хабибулина Рифа Рифхатовна, продемонстрировала детям мастер-класс по созданию бабочки. Она подробно объяснила каждый шаг и показала, как правильно работать с бисером. Дети внимательно слушали и старались запомнить все тонкости. В процессе работы дети учились быть внимательными и терпеливыми, ведь создание бабочки из бисера — это кропотливый труд, требующий времени и аккуратности. Каждая бабочка получилась уникальной и красивой. Дети были рады, что смогли создать такие чудесные поделки. Это занятие не только принесло детям радость от творчества, но и позволило им научиться новому виду рукоделия. Теперь они смогут создавать красивые украшения и подарки своими руками.
-
Рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы 28.01.2025

Рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында гуманитар гимназия-интернатның 9 класс укучылары Авзалова Амелия, Харисова Гүзәл, 10 класс укучысы Шакирова Лиана призер булдылар! Укытучылары: Рафикова Резеда Шамил кызы, Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы. Призерларны, аларны эзерләгән укытучыларны, гуманитар гимназия директоры Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Башлангыч сыйныф укытучылырының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре белән практик юнәлешле киңәшмәсе 28.01.2025

28 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында “Кече яшьтәге мәктәп укучыларын район, бөтенрәсәй, халыкара әһәмиятенә ия булган фән олимпиадаларына, иҗади конкурсларга әзерләүдә сәләтле балалар белән системалы эш оештыруның әһәмияте» дигән темада башлангыч сыйныф укытучылырының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре белән практик юнәлешле киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә мәгариф идарәсенең өлкән методисты Алинә Марат кызы башлангыч сыйныф укучыларының олимпиадаларга катнашуын анализлады, тәҗрибәле укытучылар Муллаярова С.Т., Мухтарова А.А., Набиева З.Р., Хакимова З.З. укучыларны олимпиадаларга, конкурсларга әзерләүнең алымнары, системасы белән таныштырдылар.Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы Гыйлмуллина Ч.З., башлангыч сыйныф укучылары Валиева Л.Г, Хасанова А.З. нейрочелтәрләр, ясалма интеллект, Gamma һәм башка цифрлы ресурслар белән ничек эшләү алымнарын өйрәттеләр. Мәгариф идарәсе методисты Имамова Роза Асгатовна киңәшмәне оештырып, укучыларның сәләтен үстерүдә укытучыларның һөнәри осталыгын, компетентлыгын камилләштерүгә басым ясады. Киңәшмә эчтәлекле, файдалы һәм эшлекле булды.
-
Баш иябез сезнең алда/ Кланяемся перед вами 27.01.2025

2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Богады мәктәбе коллективы, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Баш иябез сезнең алда!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Аны махсус хәрби операциядәге авылдашларыбызга багышладык. Алар-махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айназ Арсланов, Фәндил Камалов, Илфак Габидуллин, хәзерге көндә яу кырында булган Рөстәм Хисамов, Илнар Нәбиуллин, Илгиз Шәйхразыев, Илшат Рәхимов, Илбар Хәйретдинов, Данис Солтанов, Фирдинанд Гыйлаҗетдинов, Илнар Хөснетдинов, Алмаз Янгиров, Илгизәр Мөхәммәтов. Чара барышында Украинадан чираттагы ялына кайткан Рөстәм Хисамов, яраланып кайткан Илбар Хәертдиновларның истәлекләрен тыңладык. Узебез дә, илебезне саклаучы батырларга багышланган шигырьләребезне, җырларыбызны, биюләребезне бүләк иттек. Әлеге чара илебезнең иминлеген саклаган һәм яклауны дәвам иткән кешеләргә тирән рәхмәтебезне белдерү. Ватанны саклаучылар елы безгә тарихи хәтернең мөһимлеген һәм дөньяның мәңгелек кыйммәтен искә төшерә, аны Ватанны саклаучылар үзләренең батырлыклары һәм фидакарьлекләре белән саклыйлар.
2025 год объявлен в России Годом защитника Отечества. В связи с этим наш коллектив Бугадинской школы совместно с работниками культуры принял участие в акции “Кланяемся перед вами!"мы провели литературно-музыкальный вечер. Мы посвятили его нашим односельчанам, участвовавшим в специальной военной операции. Это Айназ Арсланов, Фандил Камалов, Ильфак Габидуллин, героически погибшие в ходе спецоперации, Рустем Хисамов, Ильнар Набиуллин, Ильгиз Шайхразиев, Ильшат Рахимов, Ильбар Хайретдинов, Данис Султанов, Фирдинанд Гилязетдинов, Ильнар Хуснутдинов, Алмаз Янгиров, Ильгизар Мухаметов. В ходе мероприятия мы услышали воспоминания Рустама Хисамова, вернувшегося из Украины в очередной отпуск, Ильбара Хаертдинова, вернувшегося после ранения. Мы и сами подарили стихи, песни, танцы, посвященные героям-защитникам Отечества. Мероприятие призвано выразить глубокую признательность людям, которые защищали и продолжают защищать безопасность нашей страны. Год защитника Отечества напоминает нам о важности исторической памяти и вечной ценности мира, которую защитники Отечества защищают своими подвигами и самоотверженностью.
-
Үсеш ноктасы / Точка роста 27.01.2025

Теләкәй мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында Татар Суксу мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Химия дәресендә катнашып, күп яңалыклар белделәр. Сыйныф җитәкчесе: Закирҗанова Сирина Рәдис кызы, химимя – биология укытучысы Хәбиров Газинур Әнҗәп улы.
В рамках проекта “Точка роста” учащиеся 8 класса МБОУ "Тлякеевская СОШ" совершили экскурсию в Татарско-Суксинскую школу. Участвуя на уроке химии, узнали много нового. Классный руководитель: Закирянова Сирина Радисовна, учитель химии и биологии Хабиров Газинур Анзяпович.
-
Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли/ Книги рассказывают об ужасах войны 27.01.2025

Чал тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкән барлык кешеләрнең хәрби батырлыгына, шулай ук хәзерге геройларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән,2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, авыл мәктәбебезнең 2-3 сыйныф укучылары китапханәдә, "Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли"дип исемләнгән кычкырып укуда катнаштылар. Чара барышында укылган китаплар, кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманга каршы аяусыз көрәшкән, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган батырлар турында сөйлиләр.
В знак уважения к воинскому подвигу всех людей, сражавшихся за Родину в разные периоды истории, а также к современным героям – участникам специальной военной операции, 2025 год объявлен Годом защитника Отечества. В связи с этим учащиеся 2-3 классов нашей школы приняли участие в библиотеке, в громком чтении “ Книги рассказывают об ужасах войны”. Книги, прочитанные в ходе мероприятия, раскрывают события сурового военного времени, рассказывают о героях, которые, не жалея своих сил и жизней, безжалостно сражались с врагом в ожесточенных боях, отстояли свободу и независимость Родины.
-
«СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2025» 27.01.2025
Быел XXV республика эстрада сәнгатенең телевизион яшьләр фестивале "СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2025" Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. 30 гыйнвар көнне Такталачык мәктәп-интернатында бәйгенең мәктәп этабы узачак. Педагоглар укучыларның чыгышларын өч номинациядә әзерлиләр:1. "Вокал-соло «һәм» Вокаль ансамбльләр";2. "Хореография";3. "Конферанс".Яшь конкурсантларыбызга иҗади уңышлар телик!В этом году XXV республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2025» посвящается 80-летию Победы в Великой Отечественной войне и Году защитника Отечества. 30 января в Такталачукской школе-интернате пройдет школьный этап фестиваля.Педагоги готовят выступления учащихся в трёх номинациях:1. «Вокал-соло» и «Вокальные ансамбли»;2. «Хореография»;3. «Конферанс».Пожелаем творческих успехов нашим юным конкурсантам! -
КОТЛЫЙБЫЗ!/ ПОЗДРАВЛЯЕМ 27.01.2025

Физкультура фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, гимназиябезнең 7 сыйныф укучылары Исламова Камилә, Шәрипов Раяз, Ахметов Рияз, Сәрваров Фаяз призер булдылар! Укытучылары Харрасова Алсу Рәскат кызы, Исламов Илмир Рузил улы.
Учащиеся 7 класса гимназии-интернат Исламова Камила, Шарипов Раяз, Ахметов Рияз и Сарваров Фаяз стали призерами заключительного этапа республиканской олимпиады по физической культуре. Учителя Харрасова Алсу Раскатовна и Исламов Ильмир Рузилевич.
-
Химия фәненнән "Олимпка юл" республика олимпиадасы 22.01.2025

Химия фәненнән "Олимпка юл" республика олимпиадасында Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Гайсин Инсаф, Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Гарифянов Ислам, 9 класс укучысы Миргалимов Ленар, гуманитар гимназия-интернатның 10 класс укучысы Маликова Азалия призер булдылар! Укытучылары: Исламова Миләүшә Дәниф кызы, Валиева Эльвира Фәнис кызы, Гарипова Рузилә Илдар кызы. Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, гуманитар гимназия- интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын, 1нче мәктәп директоры Альберт Мирхәт улын, 2нче мәктәп директоры Илназ Илшат улын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез сезгә????
-
Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында сораштыру / Опрос о качестве оказания услуг в сфере образования 20.01.2025

Актаныш муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» ата-аналарның мәктәпкә һәм уку процессына мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан, ата-аналар җәмәгатьчелегенә https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm җирле үзидар органнарының рәсми сайтында мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфаты турында фикер белдерү мөмкинлеге булуы турында хәбәр итә.
С целью выявления отношения родителей к школе и процессу обучения МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района информирует родительскую общественность о том, что на официальном сайте органов местного самоуправления https://aktanysh.tatarstan.ru/opros-mneniya-roditeley-o-kachestve-okazaniya-uslu.htm предоставлена возможность пройти опрос о качестве оказания услуг в сфере образования.











