МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Кышлаучы кошлар коне» / «День зимующих птиц» 15.01.2025
Ел саен 15 гыйнварда илебездә «Кышлаучы кошлар көне» Бөтенроссия экология бәйрәме билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан Актанышның икенче мәктәбе үзидарә укучылары 3а сыйныфы өчен «Кышлаучы кошлар көне» экологик-танып белү дәресе үткәрделәр. Дәрес барышында балалар безнең якның кышлаучы кошлары турындагы белемнәрен ныгыттылар һәм тулыландырдылар. Кошлар белән бәйле шигырьләр һәм билгеләр тыңладылар. Табышмаклар чиштеләр һәм "кош" рәсемнәрен карадылар, кышкы вакытта кошларга ярдәм кирәклеге һәм кошларны тукландыру кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Ежегодно 15 января в нашей стране отмечается Всероссийский экологический праздник «День зимующих птиц». В связи с этой датой учащиеся самоуправления АСОШ №2 для 3а класса провели эколого-познавательный урок «День зимующих птиц». В ходе урока дети закрепили и пополнили свои знания о зимующих птицах нашей местности. Слушали стихи и приметы, связанные с птицами. Отгадывали загадки и рассматривали «птичьи» картинки, рассказывали о необходимости помощи человека птицам в зимнее время и о правилах подкормки птиц.
-
Математика фәненнән "Олимпка юл" республика олимпиадасы 15.01.2025

"Олимпка юл" республика олимпиадасында математика фәненнән Гуманитар гимназия-интернатның 7 класс укучысы Галиев Самир, 10 класс укучылары Хаҗиев Румил, Шәймарданов Әмирхан, Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Харисова Айгөл призер булдылар! Укытучылары: Фәрдиева Регина Равил кызы, Ахметова Рҗүдә Данил кызы. Укучыларны, укытучыларны, мәктәп коллективларын, Гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын, 1нче мәктәп директоры Альберт Мирхәт улын котлыйбыз!
-
Дөнья сәнгать мәдәнияте фәненнән бөтенроссия олимпиадасы 15.01.2025

Дөнья сәнгать мәдәнияте фәненнән бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында Гуманитар гимназия-интернатның 11 класс укучысы Фәрдиева Илина җиңүче булды! Укытучысы: Абдуллина Миләүшә Мәгсүм кызы. Илинаны, Миләүшә Мәгсүм кызын, мәктәп коллективын, Гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.
-
Инглиз теле фәненнән "Путь к Олимпу" республика олимпиадасы 13.01.2025

Инглиз теле фәненнән "Путь к Олимпу" республика олимпиадасында Гуманитар гимназия-интернатның 9 класс укучысы Харисова Гүзәл, 10 класс укучысы Шакирова Лиана, Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучысы Каюмов Булат, 9 класс укучысы Миргалимов Ленар, 11 класс укучысы Имамов Хәйдәр, Актаныш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучысы Ганиева Камилә, 11 класс укучысы Мулланурова Линара призер булдылар! Укытучылары: Закирова А.И., Фахразиева И.Х., Ганиева Ф.Ф., Аглямова Р.М., Миршарипова Т.К. Укучыларны, аларны эзерләгән укытучыларны, мәктәп коллективларын, Гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын, 1нче мәктәп директоры Альберт Мирхәт улын, 2нче мәктәп директоры Илназ Илшат улын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Студентлар белән очрашу / Встреча со студентами 13.01.2025

Теләкәй мәктәбен тәмамлап киткән укучылар туган мәктәпләрен онытмыйлар. Кышкы каникул ялларында алар кунакка килделәр. Яраткан укытучылары, укучылар белән очраштылар. Үзләренең фикерләре, уңышлары, киңәшләре белән уртаклаштылар.
Выпускники Тлякеевской школы не забывают родную школу. Во время зимних каникул они пришли в гости. Встречались с любимыми учителями, учениками. Делились своими мыслями, успехами, советами.
-
Кыш бабай призына көрәш ярышы/ Соревнования по борьбе “Көрәш” на приз Деда Мороза 10.01.2025

Елдагыча Актанышта яшь көрәшчеләр арасында Кыш бабай призына көрәш ярышлары булып узды. Киеренке көрәштә Богады мәктәбе егетләре Борханов Саша, Борханов Леша, Арсланов Рүзәл үз авырлык категорияләрендә 3 урынга, Илнар Сафиуллин 1 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз. Тренерлары Илфир Анваров. Бәйгенең иң яхшы көрәшчеләре Кыш бабай алып килгән бүләккә ия булдылар.
Ежегодно в Актаныше проходят соревнования по борьбе “Көрәш” среди юных борцов на приз Деда Мороза. В упорной борьбе ребята Бугадинской школы: Борханов Саша, Борханов Леша, Арсланов Рузал в своей весовой категории заняли 3 место, Илнар Сафиуллин – 1 ое место. Поздравляем! Тренер-Ильфир Анваров. Лучшие борцы турнира получили приз Деда Мороза.
-
Телефоны горячей линии для несовершеннолетних, подвергающихся травле (буллингу) в образовательных организациях 31.12.2024

Телефоны горячей линии для несовершеннолетних, подвергающихся травле (буллингу) в образовательных организациях:
отдел дополнительного образования детей МОиН РТ 8(843) 294-95-69;
приемная Уполномоченного по правам ребенка в РТ 8(843)236-61-64.
-
"Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!" / «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» 27.12.2024

2024 елның 27 декабрендә Актаныш муниципаль районында "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!" 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен акция булып үтте, анда 75 кеше катнашты. Әлеге акциянең максаты 9 һәм 11 сыйныф укучыларын БДИ һәм БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә бурычларны хәл итүдә үз көчләрен сынап карау, «Математика»предметы буенча контроль-үлчәү материалларының демонстрацион версиясен чишү барышында педагоглар белән бергә алынган нәтиҗәләрне анализлау иде. Акциянең үзенчәлеге: тренировка имтиханын үткәргәндә акцияне оештыручылар сыйфатында 8 һәм 10 сыйныф укучылары аудиториядә оештыручы ярдәмчеләре, аудиториядән тыш оештыручы, җәмәгать күзәтүчесе роленә җәлеп ителде.
27 декабря 2024 года в Актанышском муниципальном районе прошла региональная акция «Всё решают только знания: разберем со специалистом!» для выпускников 9 и 11 классов, в которой приняли участие 75 человек. Цель данной акции была не только познакомить выпускников 9 и 11 классов с основными особенностями проведения государственной итоговой аттестации в форме ОГЭ и ЕГЭ, но и попробовать свои силы в решении задач, проанализировать вместе с педагогами полученные результаты в ходе решения демонстрационной версии контрольно-измерительных материалов по предмету «Математика». Особенность Акции: в качестве организаторов Акции при проведении тренировочного экзамена были привлечены учащиеся 8 и 10 классов на роли помощников организатора в аудитории, организатора вне аудитории, общественного наблюдателя.
#образованиетатарстан #ГИА2025 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2025 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
-
“Мин авылны сайлыйм” XIV Республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләр бәйгесе 25.12.2024

Дәүләт автоном белем бирү учреждениесе мәгариф һәм фән министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” оештырган 1-9 нчы класс укучыларының “Мин авылны сайлыйм” XIV Республика фәнни-эзләнү, проект һәм иҗади эшләр бәйгесендә Чалманарат төп белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы – Ильгинә Ренат кызы Гыйльманова - “Мин авылымны ясыйм” секцияседә 3 нче урын алды һәм Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчесе - Розалия Сәгыйь кызы Әмирова.
В XIV Республиканском конкурсе научно-исследовательских, проектных и творческих работ учащихся 1-9 классов “Я выбираю село” , организованном ГАОУ “Республиканский олимпиадный центр” МоиНРТ ученица 7 класса МБОУ “Чалманаратская ООШ” Гильманова Ильгина Ренатовна награждена Дипломом за 3 место в секции “Я рисую мое село!” Поздравляем! Желаем дальнейших успехов. (Руководитель Амирова Розалия Сагировна)
-
Кышкы спорт сезонын ачу / Открытие зимнего спортивного сезона 25.12.2024

Теләкәй мәктәбе укучылары укуда да, сәнгатьтә дә, спорта сынатмыйлар. Район күләмендә узган кышкы спорт сезонын ачу ярышында шәхси беренчелектә 8 нче сыйныф укучысы Миргалимова Зәлия 2 нче урынны, 7 нче сыйныф укучысы Әхнәфов Әнис 2 нче урынны яулады. Сәетгәрәева Гөлзирә, Гәрәев Рәзил уңышлы чыгыш ясадылар. Команда 1 нче урында. Афәрин, укучылар! Киләчәктә дә уңышлар! Укытучылары: Гиздатуллин Илсур Мансур улы.
Учащиеся Тлякеевской школы не подводят ни в учебе, ни в искусстве, ни в спорте. На районном соревновании по открытию зимнего спортивного сезона в личном первенстве ученица 8 класса Миргалимова Залия заняла 2 место, ученик 7 класса Ахнафов Анис занял 2 место. Успешно выступили Саетгараева Гульзира, Гараев Разиль. Команда заняла 1-е место. Молодцы, ребята! Удачи и впредь! Учитель: Гиздатуллин Ильсур Мансурович.











