МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Мастер-класс бәйгесе / Конкурс мастер-классов 29.11.2024

28-29 нчы ноябрь көннәрендә Актаныш беренче санлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары арасында “Башлангыч мәктәптә функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнары” дигән темага мастер-класс бәйгесе узды. Богады мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ахмадуллина М.М., Галләмова Г.М. әлеге бәйгедә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар . Ахмадуллина М.М. “Иң һөнәри мастер-класс”, Галләмова Г.М. “Иң танып белүчән мастер-класс “ номинацияләрендә җиңү яуладылар. Аларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.
28-29 ноября в МБОУ “Актанышская СОШ № 1” прошел конкурс мастер-классов среди учителей начальных классов на тему "Приемы формирования функциональной грамотности в начальной школе". Учителя начальных классов МБОУ “БугадинскойООШ” Ахмадуллина М. М., Галлямова Г. М. успешно выступили в этом конкурсе. Ахмадуллина М. М. победила в номинации” Самый профессиональный мастер-класс“, Галлямова Г. М.- “ Самый познавательный мастер-класс". Поздравляем их с успешным выступлением.
-
Әниләр көне/День матери 27.11.2024

Әниләр көне - искиткеч күңелгә үтеп керә торган бәйрәм, ул безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен ассызыклый. Әниләребезгә «рәхмәт» әйтергә, аларга ихлас җылы сүзләр бүләк итәргә, аларны никадәр нык яратуыбызны кабат-кабат кабатларга менә дигән сәбәп бу. 27 ноябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Рәхмәт сиңа,әнием!» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм программасы ачык төсләр, кызыклы номерлар һәм төрлелек белән тулы иде. Котлауларны укучылар, укытучылар, әниләр, әтиләр музыкаль бүләк формасында җиткерде.Чара дәвамында әниләребезгә рәхмәт , хөрмәт һәм мәхәббәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм концерты гаҗәеп җылы мохиттә үтте, барысына да бик күп күңелле тәэсирләр бүләк итте.Тамашачылар балаларның чыгышларын сокланып карап тордылар һәм чын күңелдән аларга көчле алкышлар яудырдылар.
-
"Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа" / "Я желаю тебе солнечную жизнь, Мама" 25.11.2024
Такталачык мәктәп-интернаты тәрбиячесе Кулиева Л.Ф. әниләргә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан "Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгатендә, башка вакыттан аермалы буларак, кечкенә генә мастер-класс оештырылды. Бу, үз чиратында, тәрбия сәгатен тагы да ныграк җанландырып җибәрде.С целью воспитания любви и уважения к матерям, воспитатель Такталачукской школы-интерната Кулиева Л. Ф. провела открытый воспитательный час "Я желаю тебе солнечную жизнь, Мама". В отличии от других воспитательных уроков, был организован небольшой мастер-класс. Это, в свою очередь, еще больше оживило сегодняшний воспитательный час -
"Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасы 25.11.2024

Актаныш кадет интернат-мәктәбе кадетлары рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча узган "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасында катнашып җиңүче һәм призёрлар булдылар. 22-28 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус теле, җәмгыять белеме, математика һәм физика буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында республика олимпиадасы узды. Олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Минзәлә, Саба, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш, Бөгелмә, Спас, Тәтеш, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чирмешән муниципаль районнарыннан 15 кадет мәктәпләреннән һәм мәктәп-интернатларыннан кадетлар катнашты.
Кадеты Актанышской кадетской школы-интерната приняли участие и стали победителями и призёрами в республиканской олимпиаде по русскому языку, обществознанию, математике и физике «Служу Отчизне! Служу народу!» С 22 по 28 ноября Республиканским олимпиадным центром Министерства образования и науки РТ на базе оздоровительно-образовательного комплекса «Дуслык» проведена республиканская олимпиада школьников по русскому языку, обществознанию, математике и физике «Служу Отчизне! Служу народу!» среди обучающихся 7-11 классов кадетских школ и кадетских школ-интернатов. В олимпиаде приняли участие учащихся-кадеты из 15 кадетских школ и школ-интернатов Казани, Набережных Челнов, Мензелинского, Сабинского, Зеленодольского, Чистопольского, Актанышского, Бугульминского, Спасского, Тетюшского, Камско-Устьинского, Нижнекамского, Черемшанского муниципальных районов Татарстана.
-
Л.Т.Толстой ис. конференция / Конференция им. Л. Т. Толстого 25.11.2024

Теләкәй мәктәбе укучылары төрле конкурс һәм конференцияләрдә еш катнашалар, уңышларга да ирешәләр. Казан шәһәрендә республикакүләм үткәрелгән Л.Т.Толстой ис. конференциядә 7 нче сыйныф укучысы Гайнетдинова Ләйлә уңышлы чыгыш ясады. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез.
Учащиеся Тлякеевской школы часто участвуют в различных конкурсах и конференциях, добиваются успехов. В республиканской конференции им.Л. Т. Толстого в г. Казани успешно выступила ученица 7 класса Гайнетдинова Лейля. Желаем ей дальнейших успехов.
-
Актанышта – Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш бәйгесе.../ В Актаныше – соревнования по борьбе памяти Ильфата Анварова... 23.11.2024

Илфат Әнвәров истәлегенә оештырылып килүче көрәш бәйгесе ел саен аның туган көне якынлашканда яңа батырларны барлый. Бу инде унынчы ел дәвам иткән истәлек, бу – улларының әтиләренә булган хөрмәте дә. 23 ноябрь көнне Актанышта, күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе легендар Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үзды. Мәктәбебез укучылары үз авырлыкларында Илназ Аюпов 2 урынны, Рүзәл Арсланов 3 урынны, Искәндәр Нурлыев 3 урынны яуладылар. Мәктәбебез 1 урында! Тренерлары: Илфир Анваров. Котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Ежегодно, в преддверии дня рождения Илфата Анварова, организуемый турнир по национальной борьбе собирает новых борцов. Это память, которая длится уже десятый год, и это дань уважения сыновей к отцу. 23 ноября в Актаныше состоялся турнир по национальной борьбе среди юношей, памяти легендарного Ильфата Анварова-многократного батыра Сабантуя, мастера спорта РСФСР, чемпиона ТАССР, победителя турнира им. М. Джалиля. В своих весовых категориях Ильназ Аюпов занял 2 место, Рузал Арсланов, Искандер Нурлыев – 3 место. Наша школа на 1 месте! Тренер: Илфир Анваров. Поздравляем их, желаем дальнейших успехов!
-
Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты атналыгы 23.11.2024

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең эш планы нигезендә 2024 елның 18 ноябреннән 23 ноябренә кадәр рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде. Барлык чаралар да атна планы нигезендә уздырылды. Билгеләнгән чараларда методик берләшмәнең барлык укытучылары катнашты. Педагоглар үз укучылары белән кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар (укучылар конкурсы, дәрес – ярышлар, рәсемнәр һәм стена газеталары күргәзмәсе һ.б.) әзерләп үткәрделәр. Атна барышында укытучылар яхшы оештыру сәләтен күрсәттеләр. Эшнең төрле формалары укучыларда зур кызыксыну уятты. Барлык сыйныфлар коллектив һәм индивидуаль конкурсларда актив катнаштылар. Предмет атнасы бурычларына туры китереп, дәресләр һәм чараларга үзара йөрү оештырылды. Мәктәп китапханәсендә А.С. Пушкин иҗатына багышланган «Рус поэзиясе кояшы» күргәзмәсе оештырылды. Барлык чаралар да төгәл планлаштырылган һәм шактый югары методик дәрәҗәдә уздырылды.
В соответствии с планом работы МБОУ "Актанышская СОШ №2" в период с 18 ноября по 23 ноября 2024 года в школе была проведена предметная неделя русского языка и литературы, татарского языка и литературы. Все мероприятия проводились в соответствии с планом проведения недели. В намеченных мероприятиях приняли участие все учителя методического объединения. Педагоги вместе со своими учащимися подготовили и провели интересные и познавательные мероприятия (конкурс чтецов, урок – соревнование, выставка рисунков и стенгазет и т.д). В ходе проведения недели учителя проявили хорошие организаторские способности. Разнообразные формы работы вызвали повышенный интерес у учащихся. Все классы принимали активное участие в коллективных и индивидуальных конкурсах. В соответствии с задачами предметной недели было организовано взаимопосещение уроков и мероприятий. В школьной библиотеке была организована выставка «Солнце русской поэзии», посвященная творчеству А.С.Пушкина. Все мероприятия были четко спланированы и проведены на достаточно высоком методическом уровне.
-
Л. Н. Толстой исемендәге XXII нче Республика фәнни-гамәли конференциясе/ XXII республиканская научно-практическая конференция школьников имени Л.Н.Толстого 23.11.2024

2024 елның 23 ноябрендә Казанның «Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче Гимназия» се базасында Л. Н. Толстой исемендәге XXII Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Төрле юнәлешләр буенча 10 секция эшләде. Секцияләр эшендә республикабыз мәктәпләреннән 130 укучы катнашты. Балалар шигърияттә, балалар әдәбияты буенча тикшеренүләрдә, прозаиклар һәм драматурглар иҗатында белемнәрен, үз иҗатларын күрсәттеләр. Безнең Богады мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Ралина Галиева “Л. Н. Толстойның укытучылык хезмәте турында”гы эзләнү эше белән катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Укытучысы Сөләйманова Айгөл Наиловна. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез. Ралина Л. Н. Толстойның Ясная Полянада, гади халык балалары өчен, ачкан мәктәбе хакында сөйләде. Л. Н. Толстой балаларны бик яраткан, аларны “бәләкәй кешеләр” дип атаган. Аннан соң кунаклар гимназия музейларында, Толстой галереясендә, А. С. Пушкинның музеенда булдылар. Җырлар, сәхнәләштерелгән күренешләр шул чор мохитына алып керде.
23 ноября 2024 года на базе МБОУ «Гимназия №7 имени Героя России А.В.Козина» прошла ежегодная XXII республиканская научно-практическая конференция школьников имени Л.Н.Толстого. Работало 10 секций по разным направлениям. В работе секций приняли участие 130 учащихся из школ нашей республики. Ребята демонстрировали свои знания в поэзии, в исследованиях по детской литературе, в творчестве прозаиков и драматургов, свое собственное творчество. Ученица 7 класса нашей, Бугадинской школы Ралина Галиева успешно выступила с исследовательской работой “Об учительском труде Л. Н. Толстого”. Руководитель: Сулейманова Айгуль Наиловна. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов. Ралина рассказала о школе, которую Л. Н.Толстой открыл в Ясной Поляне для детей простого народа. Л. Н.Толстой очень любил детей, называл их “маленькими людьми”. Затем гости посетили музеи гимназии, Толстовскую галерию, школьный музей А. С. Пушкина.
.
-
Балалар бакчасында Әниләр көне / День матери в детском саду 22.11.2024

22 нче ноябрь көнне Чалманарат авылының “Ак каен” балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Балалар җырлар, шигырьләр, биюләр әзерләделәр. Әниләр балалары белән “Тозлы камыр серләре” дигән мастер класста катнаштылар һәм милли ризыгыбыз өчпочмакны ясадылар.
22 ноября в детском саду “Ак каен” с. Чалманарат состоялся праздник “День мам”. Дети поздравили мам танцами, песнями, стихами. Все мамы приняли участие с детьми в мастер-классе “Секреты солёного теста”. Из солёного теста сделали один из татарских народных блюд - треугольник.
-
Актанышның беренче мәктәбе вәкилләренең Казан каласында проект яклауы / Защита проекта представителями Актанышской школы N1 в городе Казани 21.11.2024

Казан каласында туган телне саклауга багышланган грант конкурсында мәктәбебезнең данын яклап, Актанышның беренче мәктәбе директоры Мансуров Альберт Мирхәт улы һәм Хөҗҗәтов Ильназ Наил улы чыгыш ясады. Афәрин!
Отстаивая честь АСОШ №1на грантовом конкурсе, посвященном сохранению родного языка в г. Казани, выступили директор школы Мансуров Альберт мирхатович и Хуззятов Ильназ Наилевич. Молодцы!











