МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Без коррупциягә каршы/ Мы против коррупции 17.12.2024

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче класс укучысы Арсланова Жасмин “Без коррупциягә каршы” рәсем конкурсында 1 урын алды. Укытучысы: Галләмова Г.М.
Ученица 4 класса МБОУ “Бугадинской ООШ” Арсланова Жасмин заняла 1 место в конкурсе рисунков “Мы против коррупции”. Учитель: Галлямова Г. М.
-
«Коррупциягә «Юк!» дибез» / «Скажем коррупции «Нет!» 16.12.2024

Республикакүләм үткәрелүче «Коррупциягә «Юк!» дибез» конкурсының муниципаль этабында катнашып, сочинение номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Әюпова Мәликә 2 нче урын яулады. Аңа киләчәктә дә уңышлар! Җитәкчесе: Сабирова Гөлнар Фоат кызы.
Ученица 5 класса Аюпова Малика участвуя в муниципальном этапе республиканского конкурса «Скажем коррупции «Нет!» в номинации сочинение заняла 2 место. Удачи ей и в дальнейшем! Руководитель: Сабирова Гульнар Фоатовна.
-
Экологик акция 13.12.2024

«Тылсым» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары "Кыш көне кошларны ашатыгыз" экологик акциясендә катнаштык. Максат: экологик тәрбиягә максатчан йогынты ясау юлы белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи - әхлакый сыйфатларын үстерү.
Сегодня воспитанники средней группы детского сада «Тылсым» приняли участи в акции "Накормите птиц зимой". Цель: развитие духовно- нравственных качеств дошкольников путём целенаправленного воздействия экологического воспитания. Воспитатель: Габдрашитова Д.Р.
-
Ачык шөгыль “Без пассажирлар” 13.12.2024

Бүген, “Тылсым” балалар бакчасында, икенче кечкенәләр төркеме балалары белән "Без -пассажирлар" темасына ачык шөгыль күрсәтелде. Максатыбыз: җәмәгать транспортында пассажирларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыту. Безнең шөгылебезне карарга Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесының Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова да килде. Шөгылебезне югары бәяләп, рәхмәтләрен җиткерде. Тәрбияче: Харисова Лилия Маратовна.
-
Гаиләм – җылы учагым / Мой семейный теплый очаг 13.12.2024

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылган “Гаиләм – җылы учагым” кичәсе “Гаилә гимны” җыры белән башланды. Гаиләләр үзләренең гаилә тарихлары, исемнәренең мәгънәләре, яраткан милли ризыкларының рецеплары белән таныштырдылар. Бәйрәм концерт номерлары һәм гаиләгә багышланган сорауларга җавап бирү белән аралашып барды. “Гаилә учагы” җырын башкару белән кичә тәмамланды. Гаиләләребезгә һәм уздырган Ә.Р.Исрафиловага зур рәхмәт!
Семейный праздник организованный в МБОУ “Чалманаратская ООШ” начался с исполнения семейного гимна. Семьи - участники мероприятия, познакомили всех зрителей с историей создания семьи, традиционными кулинарными рецептами. В течение всего праздника звучали песни и проводился блиц-опрос. Мероприятие прошло оживленно и, действительно , по семейному тепло. Все еще раз убедились в крепкой силе семейных уз. Праздник завершился песней "Семейный очаг". Искреннюю благодарность объявляем семьям-участникам праздника и учителю А.Р.Исрафилову.
-
Татар теле олимпиадасы/ Олимпиада по татарскому языку 12.12.2024

12 декабрь көнне районда татар теле олимпиадасының муниципаль этабы узды. 4нче класс укучысы Шәйхеразиева Зилия әлеге олимпиадада катнашып призер булды. Зилияне җиңүе белән котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез.Укытучысы Галләмова Г.М.
12 декабря в районе прошел муниципальный этап олимпиады по татарскому языку. Ученица 4 класса ШайхеразиеваЗилиястала призером. Поздравляем Зилию с победой. Желаем ему дальнейших успехов. Учитель Галлямова Г. М.
-
“Иҗат һәркайсыбызда” / "Творчество в каждом из нас" 12.12.2024

Һәр елны Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге өстәмә белем бирү педагоглары арасында тәҗрибә уртаклашу, аларның иҗади активлыкларын үстерү, инновацион, фәнни-техник эшчәнлекләрен яктырту, бәя бирү максатлары белән иң яхшы техник иҗат эшләнмәләренә “Иҗат һәркайсыбызда” дип исемләнгән республика бәйгесе уздыра. Биредә укыту процессын кызыклы, үзләштерү өчен уңайлы итүче күрсәтмә материаллар, макетлар, хәрәкәтләнүче модельләр, техник җайланмалар, тренажерлар тәкъдим ителә. Быелгы бәйгедә Балалар иҗат үзәге педагогы Солтанова Фирүзә Марсель кызы өстәмә белем бирү дәресләрендә иҗади проектлар башкарырга ярдәм итүче җайланма – мультстанок белән мактаулы III урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Ежегодно Республиканский центр внешкольной работы проводит республиканский конкурс на лучшие технические творческие разработки "Творчество в каждом из нас" среди педагогов дополнительного образования с целью обмена опытом, развития их творческой активности, освещения и оценки их инновационной, научно-технической деятельности. Здесь представляются наглядные материалы, макеты, движущиеся модели, технические устройства, тренажеры, делающие учебный процесс интересным и удобным для освоения. В этом году педагог Центра детского творчества Султанова Фируза Марселовна заняла почетное III место с устройством – мультстанок, позволяющим выполнять творческие проекты на занятиях дополнительного образования. Поздравляем!
-
Математика укытучыларының район семинары 11.12.2024

Бүген, 11 нче декабрь көнне, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучыларының район семинары булып узды. Сөйләшү «Математика дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә функциональ грамоталылык формалаштыру практикасы» дигән темада алып барылды. Кунаклар балалар бакчасында «Математика иленә сәяхәт» дигән шөгыль, башлангыч һәм югары сыйныфларда ачык дәрес карадылар. «Математика - ул тормыш” дигән мастер-класста укытучылар үзләре бик теләп катнаштылар. Аны математика укытучысы Флүдә Мирзовна үткәрде. Укытучылар шулай ук үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бүгенге киңәшмә бик эшлекле һәм файдалы үтте.
Сегодня, 11 декабря, в МБОУ «Татарско-Ямалинская ООШ» прошел районный семинар учителей математики. Обсуждение велось на тему «Практика формирования различных видов функциональной грамотности на уроках и во внеурочной деятельности по математике». Гости посетили занятие «Путешествие в математическую страну» в детском саду, открытый урок в начальных и старших классах. В мастер – классе «Математика-это жизнь» приняли участие сами учителя. Его провела учитель математики Флюда Мирзовна. Учителя также поделились своим опытом работы. Сегодняшнее совещание было очень деловым и полезным.
-
Экзаменга әзерлек / Подготовка к экзаменам 10.12.2024

Казан милли тикшеренү технология университетының югары математика кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фахраддин улы Ахвердиев математикадан бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча гимназиябез һәм район укучыларына юнәлешле дәрес үткәрә. Имтиханда очрый торган мәсьәләләр буенча анализ ясап, укучыларга мөстәкыйль шөгыльләнү өчен үзенең киңәшләрен, күрсәтмәләрен дә бирде ул.
Доцент кафедры высшей математики Казанского исследовательского технологического университета, кандидат технических наук Рустам Фахраддинович Ахвердиев провел урок для учащихся нашей гимназии и Актанышского района по подготовке к ЕГЭ по математике. В ходе урока по возникающим вопросам давал ученикам советы и рекомендации для самостоятельных занятий.
-
Инвалидлар декадасы 10.12.2024

1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы уза. Шушы ункөнлек кысаларында икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә төрле чаралар үтә: мәрхәмәтлелек, ярдәм итү, игътибарлылык турында әңгәмәләр, класс сәгатьләре һ.б. Китапханәче Хамидуллина Г.Р. "Яшәү - үзе батырлык" темасы астында 7 б сыйныф укучыларына Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча китапханә дәресе уздырды. Дәреснең максаты: укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тарбияләү. Шулай ук Ф.Яруллинга багышланган видеоъязма каралды.
С 1 по 10 декабря проходит Декада инвалидов. В рамках декады в Актанышской средней школе №2 проходят различные мероприятия: беседы о доброте, поддержке, внимании, классные часы и т.д. Библиотекарь Хамидуллина Г. Р. провела для учащихся 7 б класса библиографический урок по жизни и творчеству народного поэта Татарстана, лауреата Государственных премий им.Г. Тукая и М. Джалиля Фаниса Яруллина. Цель урока: воспитание у учащихся человечности, сострадания, отзывчивости, доброты. Также была просмотрена видеозапись, посвященная Ф. Яруллину.











