МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Хокук фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабы
11.02.2025
Хокук фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында гуманитар гимназия-интернатның 9 класс укучысы Ямалов Азамат призер булды! Укытучысы: Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы. Азаматны, Миләүшә Мәгъсүм кызын, гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз!
-
«Куңелле стартлар» / «Веселые старты» 07.02.2025
Спорт -сәламәтлек, хәрби - патриотик айлык кысаларында тәрбиячеләр җитәкчелегендә укучылар белән саф һавада " Куңелле стартлар" дип исемләнгән җитезлеккә, кыюлыкка,көчләрен сынауга куңел ачу уеннары оештырылды.В Такталачукской школе-интернате в рамках спортивно- оздоровительного, военно- патриотического месячника под руководством воспитателей с учащимися были организованы развлекательные игры на свежем воздухе под названием " Веселые старты" на ловкость, смелость и испытание сил. -
Әлифба белән саубуллашу бәйрәме 07.02.2025

Беренче сыйныф, беренче дәреслек!
Дөнья да иң матур ил
Ул минем туган илем!
Дөньяда иң матур тел
Ул минем туган телем!Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә зур тантана – 1нче сыйныф укучыларының иң яраткан китабы – Әлифба белән саубуллашу бәйрәме узды. Әлифба – ул белем юлына алып керә торган беренче сукмак, ул тел ачкычы, гыйлем дигән тауның беренче баскычы. Әлифба өйрәнүне уңышлы тәмамлап, 1нче сыйныф укучылары беренче җиңүләрен билгеләп үттеләр. Әлифба аларны 39 хәреф белән таныштырды. Безнең 1б сыйныф укучылары барысы да укырга, язарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга, санарга өйрәнделәр. Бәйрәмебезгә төп кунак булып “Әлифба” килде. Ул балаларны укырга, язарга өйрәнүләре белән котлады, белемнәрен тикшерде, бик кызыклы сорауларга җавап алды, хәрефләрдән сүзләр төзетте. Укучылар Әлифбага рәхмәтләрен әйтеп, җыр белән озатып калдылар. Кунакка әкият герое - Белмәмеш тә килгән иде. Ул балаларга, әти-әниләргә алфавитның һәр хәрефенә башланган табышмаклар әйтте. Укучылар, мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны, күңелле күренешләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр, әлифбалы бию биеделәр. Әлифбага алмашка, Туган тел китабы килә. Ул укучыларга күп хикәя, шигырь, табышмаклар һәм әкиятләр өйрәтер, акыллы, гыйлемле булып үсәргә өндәр. Укучылар, Әлифбаны өйрәнүдә ярдәм иткән әти-әниләренә рәхмәт әйтеп, үз куллары белән ясаган котлаунамә бүләк иттеләр. Матур бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр, укырга чакырыр, җаваплы булырга өйрәтер. Ышанам: балалар укуның төп эш, авыр хезмәт икәненә төшенерләр. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә аларга өлкән кешеләрнең ярдәм күрсәтүен теләп калам. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче әти-әниләрегезгә, дәү әти-әниләрегезгә зур рәхмәтемне әйтәм. Киләчәктә бергә-бергә, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә укучылар да тырыш, акыллы, тәртипле булырлар.
-
Тату сыйныф серләре/ Секреты дружного класса 06.02.2025

Ата–аналар комитетларының “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабына әзерлек башланды. Әлеге бәйгенең максаты: балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү. Узган елда Богады мәктәбенең ата-аналар комитетлары, укучылар һәм педагоглар жюрины үзләренең матур программалары белән сөендергәннәр иде. Бу уку елында да сынатмаслар, аларга уңышлар телибез.
Началась подготовка к муниципальному этапу республиканского конкурса родительских комитетов “Секреты дружного класса”. Цель конкурса: выявление и популяризация лучших практик взаимодействия образовательных организаций и родительских комитетов в воспитании обучающихся. В прошлом году родительские комитеты Бугадинской школы, ученики и педагоги порадовали жюри своей яркой программой. Желаем им успехов и в этом учебном году.
-
Утырыш / Заседание 03.02.2025

“Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы каршында оешкан ата – аналар советының еллык эшчәнлегенә анализ һәм өстенлекле юнәлешләрен билгеләү” темасы буенча Казан шәһәрендә уздырылган утырышта ата – аналар комитеты җитәкчесе Миргалимова Эльвира Вакыйф кызы катнашты. Балаларның юлда куркынычсыз хәрәкәте, хокук бозуларны кисәтүдә ата – аналарның роле кебек темаларга чыгышлар тыңланды.
На совещании на тему «Анализ годовой деятельности и определение приоритетных направлений родительского совета, организованного при Министерстве образования Республики Татарстан» приняла участие представитель родительского комитета Миргалимова Эльвира Вакифовна. Были заслушаны выступления на такие темы, как безопасное движение детей на дороге, роль родителей в предупреждении правонарушений.
-
"Батырлык дәресе" / "Урок мужества" 03.02.2025

Бүген Актаныш 1 нче санлы урта мәктәбендә мөһим чара узды. 2022 елны махсус хәрби операциягә алынып, 2024 елның гыйнварендә яраланып Актанышыбызга кайткан Шайхелмәрдәнов Әлфис Әзгам улы белән "Батырлык дәресе" кысаларында очрашу булды. Әлфис Әзгам улы үзенең алдынгы чиктә булган вакытларын, яу кырында күргән вакыйгаларын сөйләп узды. "Ватанны саклаучылар" фонды филиалының социаль координаторы Бариева Ландыш Фирдәвис кызы да районыбызда якыннары махсус хәрби операциядә булганнарга карата нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде. Очрашу бик тирәнтен мәгънәле һәм дулкынландыргыч узды.
Сегодня в нашей школе прошло важное мероприятие. В рамках "Урока мужества" состоялась встреча с Шайхельмардановым Альфисом Азгамовичем, призванным в 2022 году на спецоперацию и вернувшимся в Актаныш после ранения в январе 2024 года. Альфис азгамович рассказал о своем пребывании на передовом рубеже, о событиях, которые он видел на поле боя. О том, какую помощь оказывают близким участникам специальной военной операции в нашем районе, рассказала и социальный координатор филиала Фонда "защитники Отечества" Бариева Ландыш Фирдависовна. Встреча прошла с глубоким смыслом и волнением.
-
Физика фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында 31.01.2025

Физика фәненнән Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында катнашып гуманитар гимназия-интернатның 10 класс укучысы Шәймарданов Әмирхан призер булды! Укытучысы: Маликова Резеда Тимергази кызы. Әмирханны, Резеда Тимергази кызын, мәктәп коллективын, гимназия директоры Венера Хаматнасыйх кызын котлыйбыз!
-
"Тере классика" конкурсының мәктәп этабы/ Школьный этап конкурса "Живая классика" 30.01.2025

30 гыйнварь көнне, Богады авыл китапханәсендә укучыларның «Тере классика» Бөтенроссия конкурсының мәктәп этабы булып узды. «Тере классика» — Россиядә балалар арасында укуны популярлаштыру буенча иң масштаблы проект, аның төп бурычы — яшүсмерләрдә матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү. Биредә 11-17 яшьлек балалар рус һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләү буенча ярышалар, - диде рус теле һәм әдәбияты укытучысы, әлеге чараны оештыручы Айгөл Сөләйманова. Укучылар рус авторлары әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп, әсәрләрнең эчтәлеген генә түгел, ә үз геройларының хисләрен, кичерешләрен дә җиткерергә тырыштылар. 5 нче сыйныф укучылары үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Алар башкаруында рус классик әдәбияты әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Е.Понамаренконың, Әскәрова Азалия башкаруындагы «Леночка» хикәясе, Л. Андреевның «Кусака» хикәясе Сафина Зәлия башкаруында аеруча күңелне тетрәндерделәр.
30 января в сельской библиотеке д.Бугады, прошёл школьный этап Всероссийского конкурса юных чтецов прозы «Живая классика». «Живая классика» — самый масштабный в России проект по популяризации чтения среди детей, его главная задача — воспитать в подростках любовь к художественной литературе. Здесь соревнуются ребята от 11 до 17 лет по чтению вслух отрывков из прозаических произведений русских и зарубежных писателей – сказала учительница русского языка и литературы, организатор данного мероприятия Айгуль Сулайманова. Наши ребята проникновенно прочитали отрывки из произведений русских авторов, стараясь передать не только содержание рассказов, но и эмоции, переживания своих героев. Порадовали своими выступлениями ученики 5-х классов. В их исполнении прозвучали отрывки из произведений русской классической литературы. Тронул до глубины души рассказ Е. Понамаренко «Леночка» в исполнении обучающейся Аскаровой Азалии, рассказ Л. Андреева «Кусака» в исполнении Сафиной Залии.
-
Такталачык мәктәп-интернатында зур әзерлек белән "Йолдызлык- 2025" конкурсының мәктәп этабы үтте 30.01.2025

Бүген, ягъни 30нчы январь көнне Такталачык мәктәп-интернатында зур әзерлек белән "Йолдызлык- 2025" конкурсының мәктәп этабы үтте. Мәктәп директоры Н.Х Хазиева укучыларның чыгышын югары бәяләп, катнашкан укучыларга һәм чыгышларны әзерләүче укытучы- тәрбиячеләргә зур рәхмәт белдерде, сәхнә киемнәрен әзерләүдә зур көч куюны да ассызыклады. Педагоглар тарафыннар әзерләнгән 28 концерт номерының бик күбесен зона этабына сайлап алып, ззерлекне дәвам итәргә кушылды.
Сегодня, 30 января, в нашей школе прошел школьный этап конкурса "Созвездие - 2025". Директор школы Н.Хазиева высоко оценила выступление учащихся, выразила огромную благодарность ученикам, учителям и воспитателям, которые готовили выступления, подчеркнула и трудоемкость в подготовке сценических костюмов. Из 28 концертных номеров, подготовленных педагогами, большинство было отобрано в зональный этап для дальнейшего развития выступлений. -
Ленинград блокадасы турындагы истәлекләр /Памяти о блокаде Ленинграда 29.01.2025

29 гыйнвар көнне 4 нче балалар бакчасында Ленинград блокадасы истәлегенә багышланган әңгәмә узды! Безнең яшь тикшеренүчеләр ул авыр еллар тарихына зур кызыксыну белән чумдылар. Батыр ленинградлылар ничек чыдап торулары, блокаданың ничек төшерелүе, аларга нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килүе турында фикер алыштылар. Балалар күңелне нечкәртә торган һәм әһәмиятле сораулар бирделәр, шул чорның фотосурәтләрен һәм документларын кызыксынып өйрәнделәр. Бу чын батырлык дәресе булды! Әйдәгез онытмыйк! Әйдәгез горурланыйк! Әйдәгез, искә алыйк!
25 января в детском саду №4 прошла беседа, посвященная памяти о блокаде Ленинграда! Наши юные исследователи с большим интересом погрузились в историю тех тяжёлых лет. Обсуждали, как мужественные ленинградцы выстояли, как снималась блокада, какие трудности им пришлось преодолеть. Ребята задавали очень трогательные и важные вопросы, с любопытством изучали фотографии и документы того времени. Это стало настоящим уроком мужества и стойкости духа! Давайте помнить! Давайте гордиться! Давайте чтить память!











