Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2022

15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 7 класста дәрес һәм чара узды. Укучылар Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча бик күп мәгълүмат алдылар, актив катнаштылар.
-
Студентлар очрашуы./ Встреча студентов 29.01.2022

Профориентация юнәлеше кысаларында мәктәбебездә студентлар очрашуы үтте. 9 -11нче сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап тапты. Чакыруны кабул итеп килгән студент егет һәм кызларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!
В рамках профориентационного направления в нашей школе прошла встреча студентов. Учащиеся 9-11 классов нашли ответы на многие интересующие их вопросы. От всей души благодарим студентов, которые приняли приглашение!
-
Сәламәтлек көне./ День здоровья. 29.01.2022

29нчы гыйнвар - Сәламәтлек көне дип игълан ителде. Шул уңайдан саф һавада оештырылган күңелле кышкы уеннар укучыларыбыз күңелендә озак сакланыр. Сәламәт булыйк!
29 января было объявлено Днем здоровья. В связи с этим веселые зимние игры, организованные на свежем воздухе, надолго сохранятся в сердцах учащихся.
-
Район башлыгы белән очрашу 29.01.2022

Һәрвакыт алдынгы карашлы, яңа идеяләр белән эшләүче, эзләнүчән, үзен үстерү өстендә даими шөгельләнүче, мәктәп данын еракларга таратуда янып-көеп йөрүче башлангыч сыйныф укытучыбыз Айзирә Хәбип кызы Акмалова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ангелина Вячеслав кызы Шәрифуллина "Ел укытучысы - 2022" бәйгесенең муниципаль этабында уңышлы катнашып, иң яхшы укытучылар исемлегенә керделәр. Район башлыгы белән очрашуда үзләренең төпле фикерләрен җиткерделәр, мөгәллимлек осталыкларын күрсәттеләр. Айзирә Хәбип кызы белән Ангелина Вячеслав кызын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба яулыйсы үрләре, ирешәсе уңышлары күп булсын дигән теләктә калабыз!
-
Классный час 27.01.2022

В рамках Всероссийской акции "Блокадный хлеб" учащиеся 8А класса посмотрели фильм В.Потапова "Крик тишины". После классный руководитель Г.А.Зарипова на классном часе рассказала как выглядел блокадный хлеб, какие нормы были у ленинградцев. Дальше она остановилась на том, как прокладывали дорогу жизни по льдам Ладожского озера, рассказала, как по ней в осаждённый Ленинград доставляли пшеницу для хлеба и как бойцы Красной Армии и воздушного и морского флота защищали эти 30 километров. Классный час закончился минутой молчания.
-
Көрәш ярышы 22.01.2022

22нче гыйнвар көнне Минзәлә шәһәрендә районара көрәш ярышы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алара арасында уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз:
Кашапов Айрат ( 6нчы сыйныф) - 2нче урын
Секунов Эмиль ( 8нче сыйныф) - 2 нче урын
Котлыйбыз!
22 января в г.Мензелинск прошли межрайонные соревнования по борьбе көрәш. В этом соревновании приняли участие и учащиеся нашей школы. Среди них получили призовые места:
Кашапов Айрат ( 6 класс) - 2 место
Секунов Эмиль ( 8 класс) - 2-е место
Поздравляем!
-
Бөтенроссия көрәш ярышы 22.01.2022

Бүген Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышы уза. Бу ярышта безнең мәктәптән 5нче сыйныф укучысы Шәмсиев Ильяс та катнаша, аңа уңышлар телибез!
Сегодня в Заинске проходит Всероссийское соревнование по борьбе памяти Рината Фардиева. В этом соревновании участвует ученик 5 класса нашей школы - Шамсиев Ильяс, желаем ему успехов!
-
Бәйрәм чарасы // Праздничное мероприятие 21.01.2022

Бүген мәктәбебездә 3-6 сыйныф укучылары өчен "Гасырларга берәү генә туа" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Данлыклы авылдашыбыз Минтимер Шәрип улының 85 яшьлек юбилеена багышланган тәрбияви чара концерт номерлары һәм булачак Президентның бала вакытын тасвирлаучы театраль күренешләр белән үрелеп барды. Бәйрәмебез кунагы - "Шәрип Шәймиев музей-йорты" җитәкчесе - Гыйбадуллина Гөлназ Фаил кызы , укучыларыбызны олуг шәхесебез һәм аның тормышыннан кызыклы хәлләр белән таныштырды.
Сегодня в нашей школе прошло праздничное мероприятие для учащихся 3-6 классов под названием "Гасырларга берәү генә туа". Мероприятие, посвященное 85-летнему юбилею нашего односельчанина Минтимера Шариповича, сопровождалось концертными номерами и театральными представлениями о детстве будущего президента.
-
Гасырларга берәү генә туа! 20.01.2022

Бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Росиия Федерациясенең Хезмәт Герое, "Ватан алдындагы казанышлары өчен" Орденының тулы кавалеры Миңтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Миңтимер Шәрипович! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык, һәр эшегездә уңышлар телибез!
20 января отмечает 85-летие первый президент Татарстана, госсоветник республики Минтимер Шарипович Шаймиев.
-
Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 85 яшь! 20.01.2022

Бүген Татарстанның Беренче Президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тула. Минтимер Шәрип улының юбилее уңаеннан туган авылы Әнәктә, җәмәгать үзәгендә тантаналы бәйрәм узды. Әлеге чарада укучыларыбыз бик теләп чыгыш ясадылар. Аларның нәфис сүз, җыр-бию, гармунда уйнау осталыгы тамашачыларны таң калдырды. Бәйрәмне алып баручылар да - Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.
Сегодня исполняется 85 лет первому Президенту Татарстана, нашему земляку Минтимеру Шаймиеву. В связи с юбилеем Минтимера Шариповича в его родном селе Аняково состоялось торжественное мероприятие. На этом мероприятии с удовольствием выступили наши ученики. Их мастерство художественного слова, пения, танца, игры на гармошке поразило зрителей. Ведущие праздника - учащиеся Поисевской средней общеобразовательной школы.







