Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
19 май - Пионерия туган көн! 19.05.2022

Галстуклы еллар - күңел түрендә...
Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый. Алар 70 ел хәрәкәттә була. Инде пионерия бетерелүгә 30 ел тулса да, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, пионер җырлары һәм речевкалары, барабан һәм быргы тавышлары, өч буынның бердәмлеген күрсәтүче кызыл галстук хәзер дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана.
-
Татарча көрәш. 18.05.2022

Татарча көрәш буенча 18нче май көнне Кәзкәй интернат-мәктәбенең ачык беренчелегендә үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз:
Шәмсиев Ильяс ( 5 нче сыйныф) - 1 урын;
Кашапов Айрат ( 6 нчы сыйныф) - 2 урын;
Нуруллин Риналь ( 7 нче сыйныф) - 2 урын;
Шәйхетдинов Сәид ( 3 нче сыйныф) - 3 урын;
Секунов Эмиль ( 8 нче сыйныф) - 3 нче урын
Хөснетдинов Рөстәм ( 2 нче сыйныф) - махсус приз белән бүләкләнде.
-
Концерт "Венок дружбы" \ "Дуслык такыясы" 18.05.2022

18нче май көнне район мәдәният йортына Түбән Кама шәһәренең "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле концерт белән килде. Әлеге концертны карарга мәктәбебезнең 7, 8А, 8Б, 10 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре барды.
-
Урок Цифры 17.05.2022

17 мая во всех классах нашей школы прошел Урок Цифры по теме «Виртуальная и дополненная реальность».
-
Лучший отряд юных инспекторов движения 11.05.2022

11 мая 2022 года был проведен муниципальный этап республиканского конкурса "Лучший отряд юных инспекторов движения по итогам 2021\2022 учебного года и лучший руководитель". В конкурсе приняли участие 11 отрядов ЮИД. Среди них наш отряд ЮИД МБОУ "Поисевская СОШ" заняла 3 место. Руководитель: Вахитова З.Н. Поздравляем!
-
9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын! 09.05.2022

Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын!
-
"Георгий тасмасы" акциясе 08.05.2022

Тыныч тормыш өчен көрәштә һәлак булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен җиткерү максатыннан Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды.
-
9 Май - Җиңү көне! 08.05.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митингта катнаштык.
Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.
Хәтерләрдә мәңге сакланырлар
Ветераннар узган данлы юллар.Бүгенге көн тыныч булсын өчен,
Кызганмыйча гомерләрен, көчен.
Утка кергән алар, канын биргән,
Азат илдә без яшәсен өчен!
-
Өмә. 07.05.2022

Бүген 5-11 сыйныф укучылары белән мәктәбебез территориясен җыештыру оештырылды.
-
Мәктәпкә экскурсия. 06.05.2022

Бүген, Пучы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мәктәбебездә кунакта булдылар. Балаларны мәктәп директоры Алсу Рәшит кызы мәктәп, спорт залы, музей һәм класс белән таныштырды.







