Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Всероссийский проект «Киноуроки в школах России»/ «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» Бөтенроссия проекты 21.02.2022

Министерство образования и науки РТ совместно с Министерством просвеәения РФ реализует Всероссийский проект «Киноуроки в школах России». В рамках роекта проводится киномарафон для родителей обучающихся образовательных организаций. Задачами киномарафона являются: включение родительской общественности в систему воспитания, привлечения родительского общества к оказанию помощи педагогам в процессе воспитания, синхронизация воспитательного процесса в школе и семье на основе общих задач, решаемых на киноуроках в образовательных организациях и учреждениях культуры. Информация о проекте размещена на сайте «Киноуроки в школах России». Информация о проекте размещена на сайте «Киноуроки в школах России» по ссылке: https://kinouroki.org /
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф минитрлыгы белән берлектә «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» Бөтенроссия проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында белем бирү оешмаларының ата-аналары өчен киномарафон уздырыла. Киномарафонның бурычлары булып ата-аналарны тәрбия системасына тарту. Проект турында мәгълүмат «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” сайтында https://kinouroki.org cылтамасы аша кереп танышып була.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 21.02.2022

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, 5-11 сыйныфлар арасында "Телләр белгән - илләр гизгән" исеме астында чара узды. Әлеге чарада туган тел һәм әдәбияты фәненнән олимпиадада район, республика этабында җиңүче укучыларыбыз хөрмәтләнде; әдәби викторина үтте. "Без Тукай оныклары" һәм "Татар балалары" командалары үзара көч сынашып, аларның белеме тигез дәрәҗәдә дип билгеләнде, нәтиҗәдә ике команда да җиңүче дип табылды. Чара шигырь конкурсы белән дәвам итте. Укучылар төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Погосян Эмильнең үз туган телендә Муса Җәлилнең шигырен әрмәнчә сөйләве тыңлаучылар күңеленә аеруча хуш килде. Халыкара туган тел көненә карата үткәрелгән зур чарада туган телгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, үз телеңдә камил аралашуны үстерү максаты күздә тотылды. Чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне. 21.02.2022

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары чарада катнаштылар.
21 февраля - Международный день родного языка. В связи с этим учащиеся начальных классов провели мероприятие.
-
Шашка-шахмат ярышы 19.02.2022

19нчы февраль көнне Яңа Кормаш авылында әфганчы Илдар Хафизов истәлегенә шашка-шахмат турниры узды. "Әфганчылар көне" уңаеннан үткәрелгән әлеге ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алар арасында шашка буенча уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
1 урын - Шәйхетдинов Сәид
2 урын - Әмиров Самат
Котлыйбыз!
19 февраля в с.Новое-Курмашево прошел турнир по русским шашкам, посвященный памяти воина-интернационалиста Ильдара Хафизова. Учащиеся нашей школы также приняли участие в этом турнире. Среди них занявшие призовые места:
1 место - Шайхутдинов Саид
2 место - Амиров Самат
Поздравляем!
-
Муса Җәлил - патриот шагыйрь 18.02.2022

Бүген - "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" дигән тема астында, 5 һәм 10 сыйныф укучылары белән берлектә класс сәгате уздырылды.
Сегодня состоялся классный час с учащимися 5 и 10 классов под названием" Муса Джалиль - поэт-патриот".
-
Муса Җәлил атналыгы 18.02.2022

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан атналык дәвам итә. Бүген 8А классында Җәлил дәресе үткәрелде.
-
Җәлил атналыгы 17.02.2022

Атналыкны дәвам итеп, 6нчы сыйныф укучылары белән, Муса Җәлилнең тәрҗемәи хәле буенча викторина уздырылды. "Дуслык" һәм "Йолдыз" төркемнәре үзара көч сынаштылар.
Сегодня с учащимися 6-х классов была проведена викторина. Между собой соревновались команды "Дуслык" и "Йолдыз".
-
Фронтовик шагыйрь - Муса Җәлил 17.02.2022

Фронтовик шагыйрь - Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 4 класс укучылары шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.
В честь Дня рождения поэта - фронтовика Мусы Джалиля учащиеся 4 класса познакомились с жизненным путем поэта, прочитали его стихи.
-
Муса Җәлил туган көн 16.02.2022

Мәктәбебезнең 1, 3 сыйныф укучылары Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан уздырылган рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар.
Учащиеся 1 и 3 классов приняли участие в конкурсе рисунков, посвященном Дню рождения Мусы Джалиля.
-
Җәлил атналыгы 16.02.2022

Җәлил атналыгы дәвам итеп, 9нчы сыйныф укучылары белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар тулы һәм дөрес җаваплар бирделәр.
Сегодня с учащимися 9-х классов была проведена беседа о жизни и творчестве поэта-героя Мусы Джалиля. В ходе беседы учащиеся дали полные и правильные ответы.







