Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Башлангыч мәктәп методик берләшмә җитәкчеләренең киңәшмәсе 19.04.2022

Заман мәгариф системасы балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Шул исәптән, 19 апрель көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның барлык башлангыч мәктәп методик берләшмә җитәкчеләрең чираттагы кинәшмәсе булып узды. Киңәшмәнең төп темасы: "Укучыларның рухи-әхлакый үсешендә ОРКСЭ фәненең роле: проблемалар, эзләнүләр һәм перспективалар. Цифрлаштыру". Әлеге киңәшмәдә Пучы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Дәүләтова Зөлфия Фоатовна да катнашты.
-
Класс сәгате. 19.04.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап 4 сыйныфта класс сәгате үтте. Класс сәгате герой пионерларга багышланды.
-
Көрәш ярышы \ Соревнования по борьбе "Көрәш" 16.04.2022

Татарча көрәш буенча 16нчы апрельдә Актанышта район башлыгы бүләкләре өчен уздырылган ярышта Пучы мәктәбе командасы 2нче урын яулады! Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәйхетдинов Сәид ( 3 сыйныф) - 1 урын
Шәмсиев Ильяс ( 5 сыйныф) - 1 урын
Гыйлемов Салават ( 11 сыйныф) - 1 урын
Хөснетдинов Рөстәм ( 2 сыйныф) - 2 урын
Кашапов Айрат ( 6 сыйныф) - 2 урын
Салихов Рамазан ( 2 сыйныф) - 3 урын
Гарфиев Данил ( 2 сыйныф) - 3 урын
Ахметов Илназ ( 8 сыйныф) - 3 урын
-
"Ажаган-2022" \ "Зарница-2022 15.04.2022

"Аҗаган-2022" хәрби- спорт уенының муниципаль этабында II урын алган мәктәп командасын котлыйбыз!
Поздравляем команду школы занявшую II место на муниципальном этапе военно-спортивной игры "Зарница-2022"!
-
12 апрель - Космонавтика көне. 12.04.2022

Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә дөньяны шау иткән, СССРныӊ беренче икәнен космоста да раслаган вакыйга булып узды. СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп узды.Еллар узу белән бу бәйрәмне шау-гөр килеп билгеләп үтүләр кимесә дә, аныӊ әһәмияте барыбер югалмады. Йолдызларга юл башын ярган беренче космонавт Юрий Гагаринны да, бу көнне дә без онытмыйбыз. Бу безнеӊ тарих, бу безнеӊ хәтер…
-
"Көмеш кыңгырау" газетасы белән даими хезмәттәшлек 06.04.2022

Кызыклы иҗаты hәм "Көмеш кыңгырау" газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен Яр Чаллы шәhәрендә узган чарада 9 нчы класс укучысы Ибатуллина Әдилә Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Династии России 01.04.2022

4нче сыйныф укучылары Давлетов Ильмир, Шагалиева Зәлия, Нургалиева Язилә "Династии России" региональ иҗади проектлар бәйгесендә катнашып сертификат алдылар. Җитәкчеләре: Акмалова Айзирә Хәбип кызы. Котлыйбыз!
-
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне! 08.03.2022

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.
Бәйрәм жиле кага тәрәзәгә,
Яшьлек кайта, җаннар нурлана.
Умырзая шыта бу мизгелдә,
Кар астында чишмә уяна.
Ак бәхетләр теләп, кызыл талда
Елкылдыйлар көмеш бөреләр.
Котлы булсын матур язгы бәйрәм
Шатлык белән тулсын күңелләр! -
Акция «Цифровая этика детства» /«Балачакның цифрлы этикасы» акциясе 05.03.2022

2022 ел Цифрлаштыру елы итеп игълан ителү уңаеннан, балаларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм цифрлы белемлелек дәрәҗәсен үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан килгән хат нигезендә балаларны цифрлы тирәлектә саклау буенча «Балачакның цифрлы этикасы» акциясенә кушылып, белем бирү оешмаларында #МояХартия
акциясе буенча чаралар уздырыла.
В соответствии с письмом Аппарата Президента и Министерства образования Республики Татарстан о проведении акции по зашите детей в цифровой среде и поддержке хартии "Цифровая этика детства", учитывая, что 2022 год объявлен Годом цифровизации, в целях привлечения внимания к вопросам безопасности детей в сети Интернет и повышения уровня их цифровой грамотности в образовательных
организациях проводятся мероприятия в рамках акции #МояХартия. -
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2022

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Хөрмәтле ир-атларыбыз, сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар коне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!
*********************
На листе календаря
23 Февраля,
А значит, много есть причин
Поздравить дорогих мужчин.
Они сильны, они храбры,
Они — защитники страны!
Мы им желаем силы духа,
В работе — ни пера, ни пуха.
По жизни только позитива,
А главное — добра и мира!







