Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Ислам бизәкләре". 04.05.2022

Бүген, Яр Чаллы шәһәрендә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан "Ислам бизәкләре" дип исемләнгән бәйге узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 8А сыйныфында укучы Гыйбадуллин Йосыф та катнашты. Ул, уңышлы чыгыш ясап, укучылар арасында 2нче урынны яулады, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. Җитәкчесе: Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы.
Гөлшат Әхмәтшәех кызы әлеге бәйгенең зурлар категориясендә катнашып 3нче урынны яулады, истәлекле бүләккә ия булды.
Җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Моңлы саз чыңнары". 04.05.2022

Арчада халкыбызның сөекле улы, Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Шигърият бәйрәме булып узды. Әлеге чара кысаларында «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары Арча районы хакимияте ярдәме белән «Моңлы саз чыңнары» һәм «Тукай әкиятләре дөньясында» дигән балалар, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында конкурс үткәрде. «Моңлы саз чыңнары» бәйгесенең «Дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары» номинациясендә катнашып, Пучы мәктәбе тарих укытучысы Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы «Без белгән һәм белмәгән Тукай» язмасы өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Гөлшат Әхмәтшәех кызын чын күңелдән котлыйбыз!
-
"Карга боткасы". 01.05.2022

Татар халкының милли йолаларының берсе булган, балалар өчен истә кала торган, күңелле "Карга боткасы" да килеп җитте. Милли йолаларны саклап, мәктәбебезнең 4нче сыйныф укучылары да бәйрәмгә өлкәннәребез биргән күчтәнәчләрен күңелле итеп җыеп, аларга шигырьләрен сөйләп, рәхмәтләрен әйтеп кайттылар.
-
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме! 01.05.2022

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме.Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Мәктәпкә матур истәлек. 30.04.2022

Тиздән соңгы кыңгырау яңгырар. Мәктәп белән саубуллашыр чак җиткәне сизелмәгән дә. Хыялларны ак җилкән итеп күңел еракка талпынса да, еллар узу белән белем алган йортың, укытучыларың, классташларың сагындыра башлый. Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары үзләреннән соң мәктәпкә матур истәлек калдырырга булганнар.
«Без мәктәп бакчасына алмагачлар утырттык. Алар үсеп китәрләр дип ышанабыз. Биредән узган саен мәктәп елларын, бәхетле мизгелләрне искә төшереп торырлар», - ди алар. -
"Читаем Тукая" 29.04.2022

Ученица 1 класса Минегалиева Ильзида награждается дипломом I степени II Республиканского конкурса детского творчества "Читаем Тукая" в номинации "Художественное слово" среди участников от 7 до 13 лет. Руководитель: Кашапова Гулия Галимулловна.
-
Межрегиональный онлайн-фестиваль "Әллүки" 28.04.2022

Ученица 1 класса Минегалиева Ильзида награждается дипломом участника межрегионального онлайн-фестиваля "Әллүки", посвященного 136-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 28.04.2022

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә Актаныш районының иң яхшы дип табылган Пучы мәктәбе ЮИД отряды да катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Региональная олимпиада по математике 27.04.2022

27 апреля учащиеся 8А класса (Закирова Эльза) и 7 класса ( Закирова Эльвина, Харитонова Алина, Гимранова Лайсан) приняли участие в Региональной олимпиаде по математике среди учащихся Республики Татарстан. Организаторами мероприятия являются Камский математический центр НГПУ совместно со «Школково». Олимпиада продолжалась 90 минут. Все участники получили сертификат об участии.
-
Защита проектов 27.04.2022

Сегодня в нашей школе прошла защита индивидуальных проектов учащимися 9 и 10 классов. В течение учебного года учащиеся вместе со своими научными руководителями занимались исследованиями, проводили опыты, разбирали социально-значимые вопросы. Защита сопровождалась презентациями и демонстрацией собственных работ учащихся по выбранной теме.







