Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Котлыйбыз!
12.03.2018
Өстәмә белем бирү педагогы Миләүшә Зөфәр кызы балалар бакчаларында яшь үзенчәлеген исәпкә алып бию серләренә төшендерә.Төрле фестиваль-бәйгеләрдә ул куйган биюләр мәртәбәле урыннар алалар.Актаныш Балалар иҗат үзәгендә оештырылган күптөрле чараларда да актив катнаша Миләүшә Зөфәр кызы.Үз белемен күтәрү өстендә эшләгән педагогыбыз “Ата-аналар һәм педагогларның узара хезмәттәшлеге” Рәсәйкүләм бәйгесендә 2 урын яулады.Бу җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Балалар театр коллективлары бәйгесе
12.03.2018
"ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ" балалар театр коллективларының район бәйгесе барлык театр сөючеләрне бәйгегә чакыра. Бәйгенең төп максаты булып үсеп килүче буынны театр сәнгатенә тарту; талантлы балаларны һәм коллективларны ачыклау;- белем бирү оешмаларының үзара мәдәни аралашуына булышлык итү тора.Бәйге ике этаптан тора. Беренчесе- әзерлек этабы - урыннарда оештырыла.Икенче этапта:
-балалар бакчалары театр коллективлары чыгышларын карау - 2-5 апрель, 2018 ел
- гомуми белем бирү, өстәмә белем бирү учреждениеләре – 9-13 апрель, 2018 ел.
Барыгызны да бәйгедә катнашырга чакырып калабыз.
-
"Иң кадерле кешемә" җиңүчеләрне билгеләде 09.03.2018

Актаныш авылы Балалар иҗат үзәгендә “Иң кадерле кешемә”- декоратив гамәли сәнгать әсәрләренә иҗади бәйге-күргәзмә үткәрелде.Нигезләмә буенча бәйгедә барлык педагоглар,әти-әниләр, 4 яшь төркемендәге: 4-6 яшьлек ; 7-10 яшьлек; 11-14 яшьлек; 15-18 яшьлек балалар катнаша ала иде.Бәйгедә катнашучылар арасында педагоглар,балалар бик актив булдылар.Төрле алымнар белән эшләнгән уенчыклар, бизәнү әйберләре, интерьерны бизәү өчен төрле предметлар аеруча игътибарга лаек иде.Мәртәбәле жюри эшләнмәләрнең гадәти булмаган алымнар белән эшләнүенә, милли традицияләрне саклаудагы дәвамчанлыкка,бизәлешнең сәнгатьлегенә игътибар итте.
Бәйгедә җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
-
Бәйгедәдә дуслык җиңде 07.03.2018

Актаныш Балалар иҗат үзәгенең Пучы авылы түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар язның тәүге бәйрәмен кызыклы һәм истә калырлык итеп каршыладылар.”Ягез әле, кызлар” бәйге-тамашасы күңелле уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Бәйгедә “дуслык” җиңде.Барлык нәни кызларыбыз тәбрикләүләр кабул иттеләр.
-
Күңелле уен-бәйге
07.03.2018
«Без - иң -иңнәре» уен-бәйгесенә Балалар иҗат үзәгенә йөрүче кызлар да, малайлар да катнашты. “Ракета” командасы иң җитез,кыю,булдыклы малайларны берләштерсә, “Дуслык” командасы кызлары аеруча уңганнар иде.Катнашучылар өчен әзер әйберләрдән заман кызына һәм егетенә аксессуарлар сайлау, “Ягымлы сүзләр”, “Әнием киңәшләре” бәйгеләре аеруча кызыклы булды. Ярышларда берәүнең дә сынатасы килмәде.Чөнки, җиңүчеләрне тәмле бүләкләр көтә иде. Катнашучыларыбыз Җиңүче сертификатына да ия булдылар.
-
Яз бәйрәме белән! 07.03.2018

Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!8 март-Халыкара хатын-кызлар көне.Язның беренче иң матур бәйрәмендә барлык әниләрне,әбиләрне, дәү әниләрне,кызларыбызны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Барыгызга да саулык,сәламәтлек, аяз күк йөзе,җан тынычлыгы,язгы кояш кебек бәйрәм кәефе телибез!
-
Фестиваль "Без бергә"
06.03.2018
Фестиваль проводится с целью выявления, развития и поддержки детской одаренности в области народного творчества, воспитания и развития личной успешности детей, приобщения их к ценностям этнокультурного наследия.
К участию в Фестивале приглашаются обучающиеся общеобразовательных организаций, воспитанники образовательных организаций дополнительного образованиядетей системы образования Республики Татарстан, обучающиеся специальных общеобразовательных школ, дети с ограниченными возможностями здоровья, социальные учреждения, родители обучающихся общеобразовательных организаций и образовательных организации дополнительного образования
-
Бәйрәм белән! 23.02.2018

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу көчле рухлылык, чын батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар да якыннарын бу бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик иттеләр.Чөнки түгәрәкләрдә барган бәйрәм алды әзерлеге классларда да гына түгел,залларда да сизелеп торды.Күп төрле материаллардан күңел җылысын кушып эшләнгән бүләкләр бер-берсен кабатламый иде.Рәсемнәрдә аеруча малайларыбызның фикер-кичерешләре чагыла иде.
Балалар иҗат үзәге коллективы барлык ир-егетләрне, әти-бабайларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәбез.Тыныч күк йөзе,саулык-сәламәтлек телибез!
-
Иң мөһиме-хәрәкәт!
23.02.2018
Бүген Актанышта оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында кышкы спартакиада үтте. Коллективлар берничә спорт төре буенча көч сынаштылар. Безнең балалар иҗ ат үзәге коллектиаы да ярыштан читтә калмады.Иң мөһиме- без хәрәкәттә, без бердәм.
-
Егетләр көч сынашты 22.02.2018

22 февраль көнне Пучы авылы Балалар иҗат үзәгендә “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан “Ягез әле, егетләр” уен-бәйгесе оештырылды. Егетләребез ике командага бүленеп узара көч сынаштылар, уйнадылар, ярыштылар.









