Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
-
Декупаж техникасында чыршы уенчыклары ясау буенча Мастер-класс / Мастер-класс по созданию ёлочных игрушек в технике декупажа 08.12.2025

Декада кысаларында, тәҗрибәле педагог һәм үз эшенең остасы Фирүзә Марсель кызы Солтанова җитәкчелегендә декупаж техникасында чыршы уенчыклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс узды.
Мастер-класс төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге күпсанлы катнашучыларны җыйды. Фирүзә Марсель кызы декупаж техникасы турында җентекләп сөйләде, яшь осталарга Яңа ел чыршысы өчен матур һәм оригиналь бизәкләр ясау серләре белән уртаклашты. Ул кисү, ябыштыру һәм бизәүнең төрле техникаларын күрсәтте.
Мастер-класста катнашучылар зур энтузиазм белән эшкә керештеләр. Һәркем үз идеяләрен һәм фантазияләрен материалда тормышка ашырырга тырышты, уникаль чыршы уенчыклары булдырды. Чара дәвамында иҗади атмосфера хөкем сөрде.
В рамках декады инвалидов, состоялся увлекательный мастер-класс по созданию ёлочных игрушек в технике декупаж. Организатором мероприятия выступила опытный педагог и мастер своего дела Фируза Марселовна Султанова.
Мастер-класс собрал множество участников разных возрастов и уровней подготовки. Фируза Марселовна подробно рассказала о технике декупажа, поделилась секретами и хитростями, которые помогут начинающим мастерам создавать красивые и оригинальные украшения для новогодней ёлки. Она продемонстрировала различные техники вырезания, наклеивания и декорирования, а также показала, как можно использовать подручные материалы для придания игрушкам уникальности.
Участники мастер-класса с большим энтузиазмом принялись за работу. Каждый старался воплотить свои идеи и фантазии в материале, создавая уникальные ёлочные игрушки. Атмосфера творчества и вдохновения царила на протяжении всего мероприятия.
-
"Өмет торналары" бәйгесенә йомгак ясалды / Итоги конкурса "Журавли надежды" 05.12.2025

Балалар иҗат үзәгендә быел 21 нче мәртәбә муниципаль «Өмет торналары» конкурсы үткәрелде. Традиция буенча әлеге бәйгедә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша, һәм быел алар аеруча активлык күрсәтте. Жюри игътибарына 70тән артык иҗади эш тәкъдим ителде. 53 катнашучы – әти-әниләр һәм педагоглар ярдәме белән – үзләре эшләгән оригамиларны алып килгән.
Иң актив катнашучыларның берсе Такталачык коррекцион мәктәбе укучылары булды. Балалар иҗат үзәге педагоглары һәр иҗади эшкә шәхси якын килеп бәяли: жюри әгъзалары авторның төп идеясе, тема ачылышы дәрәҗәсе һәм эшкә бирелгән тырышлыкны исәпкә алган.
«Өмет торналары» конкурсы талантлы балаларны барларга ярдәм итә, аларны яңа иҗади үрләр яуларга илһамландыра. Җиңүчеләрне бүген балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова, аның урынбасары Илүзә Муллахмәтова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова тәбрикләде, иң оста оригамичыларга диломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
4 декабря в Актанышском Центре детского творчества в рамках декады инвалидов подвели итоги конкурса поделок оригами "Журавли надежды". По итогам участники получили дипломы и памятные подарки.
-
Хәйрия ярминкәсе / Благотворительная ярмарка 03.12.2025

2 нче декабрь көнне Балалар иҗат үзәгендә хәйрия ярминкәсе үтте. Ярминкәдә барлык хезмәткәрләр дә, балалар да бик теләп катнашты. Аеруча, "Финанс грамоталыгы", техник иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар үз продукцияләрен сатуга куйдылар. Сатып алучылар тарафыннан бик җылы кабул ителделәр. Сатудан кергән акча балаларның үзләренә тапшырыла. Хезмәткәрләр үз әйберләрен сатудан керткән акчаны инвалидлар декадасында оештырылачак чарада кулланачак. Ел саен үткәрелеп килүче "Өмет торналары" бәйгесе быел да Республика күләм бәйге буларак оештырыла. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре әлеге ярминкәдән кергән акчалардан алыначак.
2 декабря в Центре детского творчества прошла благотворительная ярмарка. На ярмарке с удовольствием присутствовали все сотрудники и дети. В частности, свою продукцию на продажу выставили дети, занимающиеся в кружках технического творчества и "Финансовая грамотность". Вырученные от продажи средства передаются самим детям. А сотрудники будут использовать на мероприятии, которое будет организовано в рамках Декады инвалидов. Ежегодный конкурс " Журавли надежды " и в этом году проводится на Республиканском уровне. Памятные призы победителям будут вручены на средства, поступившие от этой ярмарки.









