Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Өлкәннәр канәгать калды 24.03.2018

21 март көнне Актаныш Балалар иҗат үзәгенең Пучы авылында "Тылсымлы куллар" берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар педагоглары Фазуллина Гөлшат Хавил кызы белэн Пучы авылында урнашкан Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүче әби-бабайлар өчен мастер-класс үткәрделэр.Өлкәннәр өчен балалар белән очрашу,аралашу күңелле вакыйга булыды.Балаларга рәхмәт әйтеп, кабат килүләрен көтеп калдылар өлкәннәр.
-
"Без бергә" фестиваленең район этабы 22.03.2018

22 март көнне Актаныш Балалар иҗат үзәгендә "Без бергә"дип аталган балалар сәнгате Республика халык иҗаты фестиваленең район этабы үтте.Фестиваль эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрне үз эченә алды:
"Россия сувенерлары" -декоратив гамәли эшләнмәләр күргәзмәсе;
"Туган як киңлекләре" - фотобәйге;
"Сәнгатьле сөйләм" бәйгесе;
"Гаилә һөнәрчелеге"бәйгесе.
Бәйге-фестиваль Нигезләмәсе буенча һәр төр буенча нәтиҗәләр чыгарылды.Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.Катнашучылар барысы да сертификатка ия булдылар.5 апрель көнне Мөслимдә район этабы җиңүчеләре зона фестиваль-бәйгесендә көч сынашачаклар.Барыгызга да уңышлар телибез!
-
Яшь иҗатчылар 22.03.2018

Рәсем түгәрәгенә йөрүчеләр арасында 3-4 яшьлек балалар аеруча зур кызыксыну белән шөгыльләнәләр.Чөнки әти-әниләр белән бергәләп шөгыльдә утыру аеруча күңелле.Педагог Акмалова Рәзифә апалары сабыр гына итеп төсләр дөньясы белән таныштыра.Пумала матур итеп сүрәтләрне бизәгәч,әкияти кошлар,җәнлекләр,геройлар барлыкка килә.Иң мөһиме-үз кулларың белән эшләгән эш нәтиҗәсе!Ачык шөгыльгә килгән әти-әниләр дәресләрдән бик канәгать булуларын белдерделәр.
-
"Уйный-уйный өйрәнәбез" түгәрәге эшчәнлеге белән танышу 20.03.2018

20 март көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылган "Уйный-уйный өйрәнәбез"түгәрәгендә әти-әниләр өчен ачык дәрес үтте.6-7 яшьлек балалар белән мәктәп алды әзерле ничек оештырылуы белән таныштылар.Һәрбер ата-ана баласының эшчәнлеген зур кызыксыну белән күзәтте.Педагог Найлә Хасанова ата-аналарның сорауларына җаваплар бирде, киңәшләрен җиткерде.Балалар эшлекле уеннар белән беррәттән,хәрәкәтле һәм сүзле уеннар уйнадылар,биремнәр үтәделәр.Гаилә белән бердәм һәм системалы эш оештырганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.
-
Приглашаем на вебинар!
19.03.2018
Творческое Объединение "Салют Талантов
Проводит бесплатный и очень полезный вебинар для родителей на тему «Как воспитывать творческого ребёнка»!
На вебинаре подробно расскажем, как найти подход к творческому ребенку, как правильно выстроить с ним коммуникацию и как способствовать раскрытию его творческого потенциала!
Ссылка на регистрацию - http://simpoll.ru/run/survey/240e17ce
20 марта (среда)2018 г.
Начало в 19.00 по московскому времени
-
Яңа җиңү белән! 19.03.2018

Татарча көрәш буенча 16-18 нче март көннәрендә Казан шәһәрендә Россия беренчелеге үтте. Ярышта Актаныш Балалар иҗат үзәгенең Пучы авылы түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар Рузибоев Дамир һәм Шәмсиев Илназ катнаштылар. Нәтиҗәдә Шәмсиев Илназ 1 урынны яулады.
Сезгә киләчәктә яңа җиңүләр, укуда һәм спортта уңышлар, яхшы кәеф телибез !
Безнең укучы - Россия чемпионы !
Педагоглары- Әнис Садри.
-
Открытый урок по английскому языку 19.03.2018

19 марта педагог дополнительного образования по английскому языку И.М.Муллахметова провела открытое занятие для родителей.Тема "У нас в гостях английские буквы".Дети выучили 7 английских букв.Читают слова с этими буквами.К каждой букве разучивали стихи.Спели песню на английском языке.Активно участвовали в беседе на тему "За чашкой чая".Дети были активны на уроке.Родители остались очень довольны.
-
Иң шәп педагоглар! 19.03.2018

Актаныш Балалар иҗат үзәгендә иң актив педагоглар бүләкләнде.8 март- халыкара хатын-кызлар көненә карата үткәрелгән күргәзмә-бәйгегә нәтиҗәләр игълан ителде.Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнде: балалар һәм педагоглар арасында.Күргәзмз-бәйгегә катнашкан һәр эш җентекләп өйрәнелде.Һәркем тиешле бүләген дә алды.Катнашучылар бу бәйгегә иҗади якын килгәннәр.
Ә икенче бәйге-методик тематикада багышланган иде.Педагоглар бәйрәм иртәләре сценарийлары,төрле дәрес эшкәртмәләре белән катнаштылар бу бәйгегә.Һәр номинация буенча урыннар чыгарылды,җиңүчеләр билгеләнде.Бәйгеләрдә актив катнашкан педагогларыбызга иҗади уңышлар телибез!
-
Ил тарихында без дә эзле! 18.03.2018

18 нче март көнне барлык кешеләр дә гражданлык бурычларын үтәргә- сайлау участокларына үз тавышларын бирергә бардылар.Без барыбыз да киләчәк тормышыбызның тотрыклы, имин,максатчан һәм тыныч булуын телибез.Балалар иҗат үзәге эәче-хезмәткәрләре бу көнне үз сайлау участокларында бердәм тавыш бирделәр.Безнең Балалалар иҗат үзәгендә Актанышбаш авыл советына караган авылларында яшәүчеләрнең сайлау участогы урнашкан иде.Коллектив белән берлектә иҗади эшләребездән күргәзмә оештырдык.Түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балаларыбыз өлкәннәр белән бер рәттән бәйрәм концертында катнаштылар.
-
Әфәрин,булдырдыгыз! 12.03.2018

10-11 нче март көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 18 нче ачык республикакүләм эстрада сәнгате “Йолдызлык-2018 “яшьләр фестиваленең зона бәйгесе уздырылды. Анда барысы дүрт районнан: Минзәлә, Әгерҗе, Мөслим, Актаныштан конкурсантлар катнашты. Безнең районнан барлыгы 212 бала бию, конферанс, җыр сәнгатендә үзләренең көчләрен сынадылар. 2 көн дәвамында барган ярышларда безнең Актаныш балалары сынатмадылар, призлы урыннар яуладылар. Бию сәнгате буенча балалар иҗат үзәгенең “Образ” бию төркеменең 1нче группасы- икенче урынга; 2 нче группасы-өченче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре- Миндияров Роман Василий улы һәм Романова Ниссо Саид кызы.Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә узачак ярышларда зуррак җиңүләр теләп калабыз.









