Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Кошлар көне 13.04.2018

Балалар иҗат үзәгендә кошлар көне үтте.Түгәрәкләргә йөрүче балалар кошлар турында белемнәрен арттырдылар. Төрле биремнәр үтәделәр,кошларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.Күмәк уеннар вакытында да кошлар турында белемнәр бик кирәк булып чыкты.Кошлар- безнең дусларыбыз.Аларны сакларга да,якларга да кирәклеген бүгенге тамашада катнашкан балалар кабат искә төшерделәр.
-
12 апрель-космонавтика көне 12.04.2018
12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Барлык кешелек гаҗәпкә кала. Гап-гади эш көнендә радиостанцияләр хәбәр итә: «Галәмдә – кеше!» Бу кеше - Юрий Алексеевич Гагарин. Аның очышы бары 108 минут дәвам итә. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул кешенең галәмдә эшли алуын исбатлап өлгерә.Балалар иҗат үзәгендә космонавтика көненә багышланган тематик занятиелар үтә. Балаларны эшләреннән күргәзмә оештырылды. -
"Йолдызлык -2018" яңалыклары 12.04.2018

"Созвездие-Йолдызлык 2018"фестиваль - бәйгесенең республика туры дәвам итә.Районнан бәйгегә киткән коллективлар арасында "Образ" бию төркеме дә өч биючеләр группасы белән чыгыш ясый.Сайлап алу турыннан кечкенәләр группасы Диплом белән бүләкләнеп кайттылар.Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! Җитәкчеләре- Миндияров Р.В. һәм Романова Н.С.
-
Ачык дәресләр дәвам итә. 11.04.2018

Кече яшьтәге балалар белән әвәләү,төрле материаллар белән предметлар ясау,аларны бизәү,эшнең серләренә төшендерү- Гөлнара Фигатъ кызының төп максаты. Эшчәнлекнең барышы, балаларның нинди күнекмәләр үзләштерүе турында әти-әниләр ачык дәресләрдә катнашып таныштылар.Космонавтика көненә багышланган ачык дәрес бик кызыклы үтте.Әти-әниләр үзләре дә канәгать калдылар.Кече яшьтән алган белем,күнекмәләр мәктәптә белем алуга ныклы нигез булып тора.
-
Зона ярышында Мөслимдә 06.04.2018

Актаныш Балалар иҗат үзәге район укучылары, педагоглары белән берлектә Мөслимдә узган “Без бергә” фестиваль-бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар.Инструменталь һәм халык ансамбльләре, ялгыз һәм күмәк бию, җыр,нәфис сүз номинацияләрендә осталыкларын сынадылар.Бәйгедә Сарман,Азнакай, Мөслим,Минзәлә районнарыннан да иң-иңнәр көч сынашырга җыйналганнар иде.Халык иҗатына багышланган күргәзмәдә фестиваль-бәйгенең район этабында җиңү яулаган укучыларыбызның,педагогларыбызның, иҗади гаиләләребезнең эшләре урын алды.Зона этабында җиңү яулаган эшләребез,чыгышларыбыз бәйгенең республика этабында катнашачак.Барыгызга да җиңүләр юлдаш булсын!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 03.04.2018

3 апрель көнне “Ел укытучысы - 2018”, “Ел тәрбиячесе - 2018”, “Ел сыйныф җитәкчесе - 2018” “Ел педагог-оештыручысы - 2018”, “Ел өстәмә белем бирү педагогы - 2018” ,“Ел педагог-психологы - 2018” Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләрен, лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.Киләсе уку елында район этабында җиңү яулап, “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе” исеменә лаек булучыларга 50шәр,үз юнәлешләре буенча җиңү яулаган педагогларга 25әр мең сум күләмендә акчалата бүләкләр дә вәгъдә итеп, Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Нәвап улы укытучыларны сөендерде.Бу мәртәбәле танатанада Актаныш балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагоглары -бәйгенең район этабы җиңүчеләре- Муратова Миләүшә,Акмалова Разифә бүләкләнделәр.
-
Кече яшьтәге балалар белән күңелле дәрес 03.04.2018

Хабибулина Рифа Рифхат кызы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән “Җиләкле алан” темасына әти-әниләр өчен ачык шөгыль үткәрде.Кече яшьтәге балаларга тозлы камырдан зурлыкларын саклап, төрле предметлар ясау күнекмәләре бирү белән беррәттән, эшне пөхтә һәм эзлекле итеп башкарырга да өйрәтә ул.Төсле буяулар белән бизәп эшне тәмамлап куярга да онытмый балалар.Кече яшьтән бирелгән күнекмәләр мәктәпкә әзерлекле килергә зур этәргеч булып тора. Әти-әниләр балаларның түгәрәктәге шөгыльлләренә теләп катнаштылар.
-
Уңышлар телибез! 29.03.2018

Бүгенге турнир ачылышына рәсми старт бирелгәнче, Энгель Нәвап улы көрәш буенча Татарстан, Россия күләмендә батыр калган егетләрне, призлы урын яулаган алыпларны, аларның остазларын тәбрик итеп, келәм батырларына рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. Безнең көрәшчелэребез Шамсиев Ильназ, Рузибоев Дамир, Хабетдинов Салават, тренерыбыз Садри Әнис Мөхәммәтнур улы да буләкләнделәр. Котлыйбыз!!!
-
Дневник логопеда
28.03.2018
Правильное произношение звуков-залог правильной речи и письма первоклассника.Логопед Актанышского Центра детского творчества Гараева Г.Н. занимается с детьми старших групп МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №5"с.Актаныш.Занятия проводятся систематически и согласно расписанию.Индивидуальные занятия чередуются с подгрупповыми занятиями.Сотрудничество с родителями, т.е.закрепление материала, выполнение индивидуальных заданий -неотъемлемая часть деятельности логопеда.Наблюдается положительная динамика - звуки поставлены.Сейчас идет работа по автоматизации звуков.Открытое занятие для родителей -результат продолжительной деятельности логопеда.
-
Педагоглар өчен мастер-класслар 28.03.2018

Актаныш Балалар иҗат үзәге педагоглары үз осталыкларын күтәрү өстендә дами эшлиләр. Пучы авылындагы түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар иҗади эшләре белән һәрчак сөендереп торалар. Буген педагоглар үзләре өчен иҗади дәрес оештырдылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Педагоглар Элфия Максалид кызы тозлы камырдан, Голшат Хавил кызы жеплэрдэн кул эшлэренә мастер - класслар уздырдылар.









