Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Оста кулларны" ярминкәгә чакырабыз/Приглашаем на ярмарку!! 11.10.2018

Кәгазьдән нинди матурлык кына тудырырга өйрәнми бу балалар!Чын карашлы җәнлекләр, кошлар дисеңме,әкияти курчаклар, "тере" картиналар ... Эшнең нечкәлекләренә Фирүзә апалары Солтанова өйрәтә аларны.Укучыларның теләкләре тагын да артып киткән: кече ярминкәгә уенчыклар ясый башлаганнар.Төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар белән бергәләп ярминкә оештырырга теләкләре булуларын да яшермәделәр.Әйдәгез, "Беренче ярминкә"кушылыйк!
Дети,занимающиеся в кружке "Оригами", приглашают всех маленьких мастеров на "Первую ярмарку" детских работ!
-
Күңелле фикер алышу/Обмен опытом 09.10.2018

Актаныш балалар иҗат үзәге коллективы Нефтикама шәһәрендә эшлекле очрашуда булды.МАӨББУ "Яшьләр һәм балаларның иҗат сарае"нда коллегаларының эшләре белән таныштылар.Биш меңгә якын бала белән йөздән артык өстәмә белем бирү педагогы шөгыльләнә биредә.Күргәзмәлекләр, укучыларның һәм педагогларның эшләре,эш нәтиҗәләрен күрсәтүче бүләкләре белән уртаклаштылар коллегалары.
Педагоги МБОУ ДО "Центр детского творчества",с целью обмена оптытом, посетили МАУДО "Дворец творчества детей и молодежи" г. Нефтикамска.
-
Декада пожилых продолжается/Өлкәннәр декадасы дәвам итә. 09.10.2018

Өлкәннәр көненә багышланган чараларга мәктәпкәчә яшьтәге балалар да бик теләп кушылдылар.Кечкенә балаларның күңелле җырлары,дәртле биюләре,сабыйларга гына хас эчтәлекле шигырьләре һәр өлкән кешене балачагына алып кайта.М.Муратова җитәкләгән бию төркеме чыгышын 2 нче санлы балалар бакчасына кунакка килгән хезмәт ветераннары яратып,алкышлар белән кабул иттеләр.
Вступление танцевальной группы детского сада №2 "Ромашка" перед ветеранами.
-
"Бер җылы сүз җитә"/Забота и внимание ,,, 08.10.2018

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт күрсәтү, алар белән очрашу-аралашу,ярдәм итү декада кысаларында дәвам итә.Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче балалар да бу төр эшчәнлектән читә калмыйлар.Тегү,чигү серләренә өйрәнүче кызларыбыз да җитәкчеләре Зарипова Р.К. белән Фәридә әби янында булып кайттылар.Өлкән кеше өчен иң мөһиме- игътибар,бер җылы сүз,бер очрашу.
В рамках декады,посвященной ко Дню пожилых людей, учащиеся Центра детского творчества с руководителем кружка "Модница" Р.К.Зариповой навестили бабушку Фарида .
-
Олыгаю килә һәркемгә дә .../Посвящается нашим пожилым людям 08.10.2018

3 октябрь көнне Әнәк авыл мәдәният йортында өлкәннә көненә багышланган “Көзләр нуры төште йөземә” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре дә бу чарада актив катнаштылар.
Коллектив Центра детского творчества выступила на творческом концерте,посвященном ко Дню пожилых людей.
-
Көрәш батырларын котлыйбыз!/Поздравляем победителей! 08.10.2018

Татарча көрәш белән Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар 6 нчы октябрьда Актанышта танылган көрәшче Марсил Гилаев истәлегенә узган ярышта катнаштылар.
Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәмсиев Илназ (8 сыйныф) – 1 урын
Гыйлемов Салават (8 сыйныф) – 2 урын
Марданов Ришат (8 сыйныф) – 2 урын
Хәбетдинов Салават(9 сыйныф) – 2 урын
Хафизов Ильяс (11 сыйныф) – 2 урын
Нургалиев Айзат (7 сыйныф) – 3 урын
Заһиров Булат (8 сыйныф) – 3 урын
Аларга киләчәктә яңа җиңүләр, яхшы кәеф, сәламәтлек телибез!
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!/Поздравляем победителей 05.10.2018

3 нче октябрьдә Пучы авылында татарча көрәш буенча «Балалар иҗат үзәге призы»на ярыш үткәрелде. Бу ярышта Кәзкәй, Пучы, Киров, Мөшеге (Мөслим), Калтак (Мөслим) мәктәпләреннән 40 укучы катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында батырлар булып танылдылар:
Сәлимов Кирилл (Калтак);
Нургалиев Айзат (Пучы);
Марданов Ришат (Пучы);
Хаҗиев Денис (Кәзкәй);
Дорофеев Вадим (Кәзкәй);
Шәмсиев Илназ (Пучы);
Хафизов Ильяс (Пучы.
Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз.Яңадан-яңа үрләр телибез!
-
Бәйрәмең белән,укытучым!/С праздником,Учитель! 05.10.2018

5 октябрь -Халыкара укытучылар көне.Һөнәри бәйрәм уңаеннан барлык өстәмә белем бирү педагогларын ихлас күңелдән тәбрик итәбез!Барыгызга да иҗади биеклекләр, саулык-сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез.
Самые искренние поздравления в честь пофессионального праздника - с Днем учителя!
-
Поздравляем победителей конкурса!
04.10.2018
Подведен итог конкурса,посвященного ко Дню учителя.
I место - Актанышская СОШ№1, Актанышская СОШ№2, Аккузовская ООШ;
II место - Тат.Суксинская ООШ, Старокурмашевская ООШ, Тат.Ямалинская ООШ;
III место - Мари Суксинская ООШ, Минняровская ООШ, Верхнеяхшеевская ООШ, Тлякеевская ООШ
Победители в номинациях:
«Новейшая история»- Гуманитарная гимназия – интернат для одаренных детей;
«Оригинальное решение» - Поисевская СОШ;
«Факел истины» - Чуракаевская ООШ;
«Преданность профессии» - Чалманаратская ООШ;
«Уважение к истокам» - Такталачукская ШИ;
«Исторические зарисовки» - Байсаровская ООШ;
«Праздничное настроение» - Качкиновская ООШ;
«Связь поколений» - Атясевская ООШ;
«Учитель жизни» - Уразаевская ООШ;
«Вестник истории» - Такталачукская ООШ;
«По следам истории»- Новокурмашеская ООШ;
«Пример достойного труда»- Сафаровская СОШ;
«Свидетель веков»- Староаймановская ООШ.
-
Өлкән шахматчылар көч сынаша. 03.10.2018

Халыкара өлкәннәр көне - декада буларак дәвамлы бәйрәм.Актаныш балалар иҗат үзәге педагоглары Ф.Галимов, И.Имамов өлкәннәребез белән янә очраштылар.Шахмат сөюче абый-апалар, әби-бабайлар көч сынашырга җыйналдылар.Күңелләре күтәренке,омтылышлары нык булуы аеруча сөендерә.Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын.









