Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
"Студентлар студентларга" проекты старт алды 09.03.2021

Бүген техникумга эшлекле сәфәр белән "Казан (Идел буе) федераль университеты"ның Яр Чаллы институты директоры Мәхмүт Мәсхут улы Ганиев һәм биредә белем алучы студент-магистрантлар килде. Хезмәттәшлекнең тәүге чарасы - "Студентла студентларга" проекты. Проект кысаларында, алар студентларыбызга, "BiM технологии в программе Revit2 исеме астында гамәли дәрес үткәрде. Шулай ук институтның виртуаль чынбарлык лабораториясе турында доклад укылды.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2021

Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!!!
-
Тырышлык һәм теләк нәтиҗәсе: тәүге җиңү 07.03.2021

Актанышта беренче тапкыр бодибилдинг ярышлары булып узды. Техникумыбызның 2 курс студенты Чернов Алексей да буш вакыты булганда тренажер залына ашыга. Аның өчен бодибилдинг, җиңүгә зур максатлар куйган спорт төре булу белән беррәттән, сәламәт яшәү рәвеше дә. Тырышлыкның матур нәтиҗәсе - Алексейның тәүге җиңүе!
-
Татар кызы бәйгесе - милләтебез көзгесе 05.03.2021

Бүген техникумда "Татар кызы-2021" бәйгесе гөрләп үтте. Миили киемнәрдә сәхнә түренә күтәрелгән кызларыбызга тиңнәр табылмас! Өстәвенә бар яктан да уңган икән алар! Таныштыру, бишек җыры башкару, калфаккатмилли бизәк чигү - әлеге биремнәрнең барысын да җиңеп чыкты кызларыбыз. Афәрин!
-
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе 05.03.2021

Хәерле язгы иртәләр, кадерле дуслар! Көннәребез матур үтсен!!! Бүген районыбызда зур һәм күркәм бәйрәм - халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе. Безнең уңган кызлар-йолдызларыбыз күргәзмәдә.
-
"Һөнәри дебют": мәктәп укучылары өчен зур мөмкинлекләр мәйданы 04.03.2021

18 яше тулмаса да, машина алу таныклыгына имтихан тоткандай хис итте үзләрен күпләр бүген. Теоретик биремнәр нәкъ чын имтихандагы кебек. Уйлап, тиз арада җавап бирергә кирәк. Автомобильгә утырып, инструктор әйткәннәрне башкарып чыгу да, җиңелләрдән түгел. Ә укучы егетләребезгә әлеге бирем - практик чара аеруча ошады, зур кызыксыну уятты. Шунысын билгеләп үтү кирәк, балачактан техникага тартылган егетләребез үсеп килә. Бу зур сөенеч. Киләчәктә нәкъ менә алар - булачак һөнәр осталары.
-
Һөнәри бебют конкурсы көчлеләрне барлый 04.03.2021

Техникумыбызга килгән укчылар бүген электромонтер компетенциясе буенча теоретик һәм практик биремнәрне үтәделәр. Мәктәптә алган теоретик белемнәргә нигезләнеп, яхшы практик имтихан үттеләр укучылар бүген.
-
Буыннан-буынга күчеп килүче төзүче һөнәре: заманча караш 03.03.2021

"Һөнәри дебют" конкурсы дәвам итә. Төзүче компетенциясе буенча барган сынауларның максаты- элеге һөнәрнең әһәмиятен билгеләп, укучыларда кызыксыну уяту. Районыбыз мәктәпләреннән килгән егетләр төзүче эшенең мөһимлегенә тагын бер кат инандылар. Зур кызыксыну, бераз каушау да бар үзләрендә...
-
Новые взгляды и возможности: обмен опытом 03.03.2021

Мастера производственного обучения побывали на деловой встрече. Встреча состоялась в институте КФУ. Набережночелнинский институт КФУ расположен в городе Набережные Челны, где сконцентрированы предприятия грузового автомобилестроения, теплоэнергетики и перерабатывающей промышленности. Потребность перехода к устойчивому развитию кластера и бурному развитию технологий в мире вызывает необходимость в проведении успешных научно-исследовательских проектов в области инжиниринга. Создание конкурентоспособных условий для разработок, реализации и постоянного совершенствования оригинальных программ инженерной подготовки высококвалифицированных специалистов.
-
Пешекче эше: кайсыгыз көчле? 02.03.2021

Пешекче эше: кайсыгыз көчле? "Һөнәри осталык конкурсының "Пешекче эше" компетенциясендә укучыларыбыз үзләрен аш-су өлкәсендә сынадылар. Теория өлешендә инглиз теленнән тест сорауларына җавап биреп, практик өлештә, татар милли ризыгы булган бәрәңге тәкәсе, кабак бөккәне пешерделәр.
Кызларыбыз үзләренең җитезлектә һәм уңганлыкта сынадылар. Шунысын билгеләп үтү кирәк, укучылар бу өлкәдә осталык һәм зур әзерлек күрсәттеләр




