Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
БЕЗДӘН - ТӘЛАП, СЕЗДӘН - НӘТИҖӘ. 23.03.2021

Студентларыбыз өчен "кызу урак өсте" башланды. Зачет, курс эшләре...
Бүген , 4 курс гомуми туклану продукциясе белгечлеге студентлары өчен әһәмиятле, җаваплы көннәрнең берсе.
Нәкъ менә бүген егет-кызларыбыз үзләренең курс эшләрен тәкъдир итте.
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамис Зинарис улы Нуруллин, бүгенге эшчәнлек буенча фикерләрен җиткерде: "Сөенергә урын бар, студентларыбыз бар тәлапләрне үтәп, ныклы әзерлек белән чыгыш ясады. Киләчәктә өметле, отышлы һәм максатчан проектлар да тәкъдим ителде студентларыбыз тарафыннан".
Уңышлар телик студентларыбызга!! -
Конференция РМОО «Лиги студентов Республики Татарстан» 19.03.2021

Сегодня, 19 марта 2021 года, в 10:00 большой зал КСК «УНИКС» (г. Казань, ул. Профессора Нужина, д. 2) соберет студентов образовательных организаций со всего Татарстана для проведения Конференции РМОО «Лиги студентов Республики Татарстан», в рамках которой пройдут выборы следующего Президента РМОО «Лига студентов Республики Татарстан».
Наша активистка, красавица Ландыш Аглямова @aglyamova_14 в числе участников! -
"Нәүрүз" бәйрәме 19.03.2021

Дуслар, сизәсезме? Жиһанда яз исе килә, салкын кыш китәргә ашыкмаса да, яз үзенекен итә...
Бүген техникумыбызда язның күркәм бәйрәме "Нәүрүз" уза!Бүгенге бәйрәмнән мизгелләр! "Нәүрүз" бәйрәме гөрли! Шат елмаю, уен-көлке, җыр-бию...
-
"Үз эшенең остасы" 18.03.2021

Әлеге минутларда техникумыбызда "Үз эшенең остасы" бәйгесе бара.
-
Техникумыбызның 4 нче курс студенты Хабибуллин Искәндәр һәм остазы Габдуллин Ринат Равил улы әлеге көннәрдә Дагестан Республикасында 18.03.2021

Техникумыбызның 4 нче курс студенты Хабибуллин Искәндәр һәм остазы Габдуллин Ринат Равил улы әлеге көннәрдә Дагестан Республикасында. Алар WorldSkills чемпионатының сайлап алу этабына әзерлек йөзеннән Дагестан республикасының региональ чеспионатында катнашалар
-
АКТАНЫШ ТЕХНИКУМЫ ЕГЕТЛӘРЕ ОСТАЛЫК БУЕНЧА КӨЧ СЫНАША 17.03.2021

Актаныш технология техникумы @aktanysh_tekhnikum үз студентлары арасында һөнәр осталарын барлый. Уку йорты кысаларында оештырылып, “Үз эшенең остасы” исеме астында үтүче бәйге нәкъ максатны күздә тота.
Техникум мәктәп укучылары арасында “Һөнәри дебют” бәйгесен үткәргәч, студентлар да үз осталыкларын сынап карау теләген белдергән. Әнә шулай студентлар инициативасы белән тормышка ашкан бәйге ул.
Студентларның теләкләрен искә алып, техникум җитәкчелеге әлеге бәйгене берничә компетенция буенча гамәлгә куйды. Бүген укучы егетләр үз осталыкларын авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау юнәлешендә сыный.
Бәйге өч этапта гамәлләштерелә. Беренче этапта иллегә якын егет катнашкан булса, тест биремнәрен чишкәннән соң, алар арасыннан иң-иңнәр генә сайлап алынган. Икенче этап биремнәрен үтәгәч, өченчесенә нибары өч егет кенә үтәчәк. Алар өчен бәйгенең соңгы биреме – техникумның укыту мәйданчыгында трактор йөртү буенча үз күнекмәләрен күрсәтү.
“Үз эшенең остасы” бәйгесе бик тиздән җиңүчеләрен билгеләячәк. Әлеге титулга ия булган студентларның исемнәре гомуми бүләкләү тантанасында аталачак. Аларга уңышлар телибез! -
"ҮЗ ЭШЕНЕҢ ОСТАСЫ": КЕМНЕ ҮРНӘК КУЯСЫ? 16.03.2021

Актаныш технология техникумында, бездә, "Үз эшенең остасы" бәйгесе старт алды.
Күптән түгел техникумыбызда укучылар өчен "Һөнәри дебют" бәйгесе уздырылса, бүгенгесе, үзебезнең студентлар арасында иң көчлеләрне билгеләүгә юнәлтелгән.
Бухгалтерлык эше һәм электромонтажлау компетенциясе буенча узган бүгенге бәйгедә, студентларыбыз теләп катнашты. Үз һөнәренең осталары алар!
Бәйге дәвам итә... Һөнәри компетенцияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. -
Техникумның булачак эшмәкәрләре проект эшләрен район җитәкчелегенә тәкъдим итте 16.03.2021

Техникумның булачак эшмәкәрләре проект эшләрен район җитәкчелегенә тәкъдим итте
Очрашуда һәр проект буенча фикер алышу булды. Актаныш технологик техникумы укучылары да киләчәктә үзләрен бизнес өлкәсендә сынап карарга планлаштыра. Булат Авсахов, тегү цехы ачып, балалар өчен эш һәм милли бизәкле киемнәр тегү бизнесын отышлы күрә. Разил Галиев һәм Айдар Бәхтиев - балыкчылар өчен кунакханә, Ләйлә Вәлиева хәләл табын хезмәте ачарга ниятли. Уңышлар аларга. -
ТУЛАЙ ТОРАК, СИНДӘ ГЕНӘ МӘҢГЕЛЕК ЯЗ... 12.03.2021

Күпләргә таныш әлеге җыр сүзләре. Студент тормышының иң ямьле, күңелле чоры тулай торак белән бәйледер. Бүлмәләрдән яңгыраган шаяру-көлү, тәлапчән вахтер һәм тәрбияче апалар, әлбәттә, һәр студентка таныш.
Бүген техникумыбызда тулай торакта яшәүче кызлар белән җыелыш узды.
Студентларыбыз, ата-аналарыбыз яхшы белә, тулай торакта барлык шартлар да булдылган. Яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, телевизор, музыкаль үзәк белән җиһазландырылган ял залы, уку залы һәм китапханә бар. Шулай ук теннис өстәле урнаштырылган.
Уйлап карасаң, әти-әнисеннән читтә булган бала, вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә кебек. Ә чынында шулай микән?
Әлбәттә, барлык студентларны бер калыпка салып үлчәү дөрес түгел. Студент елларының һәр минутын максатчан файдаланучылар белән беррәттән, тәртипләре үрнәк булмаучылар да бар.
Бүгенге сөйләшү нәкъ менә шул хакта.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәркизә Галимҗан кызы Фатихова, студентларга тулай торакта яшәү кагыйдәләрен һәм бурычларын, тулай торак территориясендә тәмәке тартуны һәм алкоголь эчемлекләрен куллануны тыю турында, яшәү режимын һәм чисталыгын саклау турында искәртте.
Сөйләшү барышында тулай торак тәрбиячесе Алия Вил кызы Шарифуллананың да кисәтүләре тыңланды.
Җыелышны йомгаклап чыгыш ясаган, техникумыбыз директоры Ландыш Җәүдәт кызы Шәмсунова түбәндәге фикеләрен җиткерде: "Ата-ана тәрбиясеннән ерак студентлар ирекләреннән "файдалана" башлый. Моңа юл куймас өчен, без барысын да эшлибез. Тулай торакта яшәүчеләр өчен билгеле кагыйдәләр бар. Һәр студент әлеге кагыйдәләрне үтәргә тиеш".
Жыелыш барышында студентларның сорауларына да җавап табылды -
Актаныш технологик техникумы һәм КФУның Чаллы институты белән үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды 09.03.2021

Килешү, тантаналы шартларда, Казан(Идел буе) Федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Рәфкать улы Гафуров Актанышка эшлекле сәфәр белән килгәч төзелде. Әлеге килешү Актаныш техникумының югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек итүе барышындагы бишенче килешүе. Актаныш техникумы студентлары хәзер КФУның Чаллы институтында инженерия юнәлешендә дистанцион рәвештә укый ала.
Актаныш район Советының киңәшмәләр залында Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район мәктәпләре директорлары катнашында КФУның Яр Чаллы институты ректоры Мәхмүт Ганиев һәм Актаныш технологик техникумы директоры Ландыш Шәмсунова үзара хезмәттәшлек килешүенә имзалар куйдылар.




