• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"

Визитная карточка

Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61
Телефон: +7(855)-523-15-52
E-Mail: Pu80.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ «Актанышский технологический техникум»
Руководитель: Шамсунова Ландыш Явдатовна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 276 студента
У нас учат: 27 педагогических работника

Новости Актанышского технологического техникума

ТУЛАЙ ТОРАК, СИНДӘ ГЕНӘ МӘҢГЕЛЕК ЯЗ...

Опубликовано: 12.03.2021

Күпләргә таныш әлеге җыр сүзләре. Студент тормышының иң ямьле, күңелле чоры тулай торак белән бәйледер. Бүлмәләрдән яңгыраган шаяру-көлү, тәлапчән вахтер һәм тәрбияче апалар, әлбәттә, һәр студентка таныш.

Бүген техникумыбызда тулай торакта яшәүче кызлар белән җыелыш узды.

Студентларыбыз, ата-аналарыбыз яхшы белә, тулай торакта барлык шартлар да булдылган. Яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, телевизор, музыкаль үзәк белән җиһазландырылган ял залы, уку залы һәм китапханә бар. Шулай ук теннис өстәле урнаштырылган.

Уйлап карасаң, әти-әнисеннән читтә булган бала, вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрә кебек. Ә чынында шулай микән?

Әлбәттә, барлык студентларны бер калыпка салып үлчәү дөрес түгел. Студент елларының һәр минутын максатчан файдаланучылар белән беррәттән, тәртипләре үрнәк булмаучылар да бар.

Бүгенге сөйләшү нәкъ менә шул хакта.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәркизә Галимҗан кызы Фатихова, студентларга тулай торакта яшәү кагыйдәләрен һәм бурычларын, тулай торак территориясендә тәмәке тартуны һәм алкоголь эчемлекләрен куллануны тыю турында, яшәү режимын һәм чисталыгын саклау турында искәртте.

Сөйләшү барышында тулай торак тәрбиячесе Алия Вил кызы Шарифуллананың да кисәтүләре тыңланды.

Җыелышны йомгаклап чыгыш ясаган, техникумыбыз директоры Ландыш Җәүдәт кызы Шәмсунова түбәндәге фикеләрен җиткерде: "Ата-ана тәрбиясеннән ерак студентлар ирекләреннән "файдалана" башлый. Моңа юл куймас өчен, без барысын да эшлибез. Тулай торакта яшәүчеләр өчен билгеле кагыйдәләр бар. Һәр студент әлеге кагыйдәләрне үтәргә тиеш".

Жыелыш барышында студентларның сорауларына да җавап табылды.

 



К списку новостей