Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы дәресләре 09.09.2022

Сентябрьнең икенче атнасы янгын куркынычсызлыгы дәресләренә багышланган иде. 0391 т төркемендә куратор Борханова Ләйсән Илгизәр кызы җитәкчелегендә «Янгын турында барысын да беләм һәм рөхсәт итмим!» темасы астында класс сәгате булып узды. Төп тема тормыш куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча белемнәрне пропагандалауга, янгыннарның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында студентларның белемнәрен системалаштыруга ,иҗади эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Әңгәмә барышында янгын чыгу сәбәпләре, сүндерү чаралары һәм янгын чыгу очраклары тикшерелде. Студентлар "Тәмәке тарту тыела", "Ачык уттан файдалану тыела", "Су белән сүндерү тыела" һәм "Янып торган матдәләрдән сак булыгыз" билгеләре белән таныштылар һәм аларның кайда сурәтләнүен белделәр .Шулай ук янгын сүндерү чаралары да каралды. Куратор Борханова Л.И. студентларга янгын сүндергечтән экстремаль хәлләрдә файдалану кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Алар нинди төрдә булуын турында сөйләде.
Янгын куркынычсызлыгы дәресләре атнасына йомгак ясап, 0391 т төркеме белешмәлекләр таратты һәм студентларны куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәде.
-
АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА КӨЗГЕ БАКЧА ЭШЛӘРЕ ГӨРЛИ 07.09.2022

Бүген техникумыбыз студентлары көзге бакча эшләрен башлап җибәрде. Студентлар, төркем кураторлары белән берлектә, бәрәнге алу өмәсендә катнашты. Уку йортыбызның матур гадәте - үстергән уңышны бергәләп җыеп алу. Бүген дә егет-кызлар әлеге эшне күтәренке кәеф, зур тырышлык белән башкарып чыкты.
Хезмәткә өйрәтү укыту процессында зур урын алып тора. Шунысы сөенечле, студентларыбыз хезмәттә, хезмәткә хөрмәттә тәрбияләнә. -
Разговоры о важном 06.09.2022

5 сентября для обучающихся ГАПОУ « Актанышский технологический техникум» учебная неделя началась с торжественной церемонии поднятия Государственных флагов и исполнения гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан во дворе техникума. Далее для всех студентов прошли классный час на тему «Россия- страна возможностей»
-
1 сентябрь- Белем бәйрәме 01.09.2022

Тантаналы линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагын күтәрү тантанасыннан башланды. 003 эр төркеме студенты Салихов И.И. һәм 003 т группа студенты Солтанова Ю.А. укуда, спортта һәм иҗтимагый тормышта ирешкән уңышлары өчен дәүләт символларын күтәрү хокукына лаек булдылар. Сәламләү сүзе белән техникум директоры Шәмсунова Л. Я. чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Сәлимгәрәев Н.А. бәйрәмнең хөрмәтле кунагы булды. Ул уку йортының районның авыл хуҗалыгын үстерүдәге роле турында ассызыклады һәм бәйрәм белән котлады. Линейка тәмамланганнан соң, барлык төркемнәрдә дә техникум тарихына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте һәм 1 курс студентлары, ата-аналар өчен җыелыш узды.
-
Состоялась встреча студентов с секретарем приемной комиссии Набережночелнинского филиала колледа ТИСБИ Майоровой А. Р. и доцентом УВО "Уеиверситет управления ТИСБИ" Мугиновой Н. Х. 12.04.2022

12 апреля состоялась встреча студентов с секретарем приемной комиссии Набережночелнинского филиала колледа ТИСБИ Майоровой А. Р. и доцентом УВО "Уеиверситет управления ТИСБИ" Мугиновой Н. Х.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 24.02.2022

Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында халык сәнгате һәм мәдәни мирас елына багышланган "Татар ашлары" пешекчелек эше буенча һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе:
2 урын, Нуриева Радмира Рамил кызы, 3 курс. Һөнәргә өйрәтү остазы Вәлиева Лилия Ринат кызы. Афәрин! Киләчәктә дә зур уңышлар, яңа җиңүләр -
ЯШЬЛӘРГӘ ЮЛ: "ЯШЬЛЕК"ТӘ ИҢ-ИҢНӘР ҖЫЕЛДЫ 18.02.2022

Бүген "Яшьлек» үзәгендә Казанның IT-Park вәкилләре һәм район Укучылары катнашында "Tatar Hack" хакатонында - цифрлы карарлар эшләү буенча бәйгедә, безнең студентлар катнашты.
Алар: Султанова Юлиана
Бахтиев Айдар
Фатихов Искәндәр
Авсахов Булат
Житәкчесе: Хузина Ләйсән Флуновна. Афәрин, кызлар-егетләр! -
"ҺӨНӘРИ УҢЫШ ФОРМУЛАСЫ" III нче Бөтенрәсәй проектлар бәйгесе 15 февраль көнне Чистай шәһәрендә үтте. 15.02.2022

Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау һөнәрен үзләштерүче 2 курс егетебез Салихов Ильнур Ирек улы II дәрәҗә диплом иясе! "Иң яхшы шәхси бизнес-проект" номинациясендә көч сынашты ул.
Афәрин, Ильнур! Җитәкчесе: Гилаев Айдар Марсил улы. Киләчәктә дә уңышлар телибез! -
Моннан 33 ел элек 15 февраль көнне Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең соңгы солдаты чыгарылды. 15.02.2022

Моннан 33 ел элек 15 февраль көнне Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең соңгы солдаты чыгарылды.
Шул уңайдан, кичә район үзәгенең Җиңү паркында урнашкан Мәңгелек ут янында тантаналы митинг узды.
Әлеге чарада студентларыбыз да катнашты.
-
СПОРТ СӨЮЧЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕБЕЗДӘН КАЙНАР СӘЛАМ: ФАЙДАЛЫ ЯЛЛАР- МАТУР НӘТИҖӘ 12.02.2022

Бүген "Бүләк" аланы чаңгышыларны янә үзенә дәште. Хезмәттәшләребез дә, билгеле, әлеге чарадан читтә калмады. Кемдер үз сәламәтлеге өчен чаңгы юлын сынаса, иң көчлеләр исә, беренчелек өчен көч сынашты. Нәтиҗәләребез дә куанырлык! Афәрин!
Фотода беренче урын алучы Алсу Миннихат кызы Вәлиева! Котлыйбыз!
Әлеге спорт ярышында катнашкан һәрбарчагызга рәхмәт белдерәбез!




