• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"

Визитная карточка

Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61
Телефон: +7(855)-523-15-52
E-Mail: Pu80.Akt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ «Актанышский технологический техникум»
Руководитель: Шамсунова Ландыш Явдатовна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 276 студента
У нас учат: 27 педагогических работника

Новости Актанышского технологического техникума

АКТАНЫШ ТЕХНИКУМЫ ЕГЕТЛӘРЕ ОСТАЛЫК БУЕНЧА КӨЧ СЫНАША

Опубликовано: 17.03.2021

Актаныш технология техникумы @aktanysh_tekhnikum үз студентлары арасында һөнәр осталарын барлый. Уку йорты кысаларында оештырылып, “Үз эшенең остасы” исеме астында үтүче бәйге нәкъ максатны күздә тота.

Техникум мәктәп укучылары арасында “Һөнәри дебют” бәйгесен үткәргәч, студентлар да үз осталыкларын сынап карау теләген белдергән. Әнә шулай студентлар инициативасы белән тормышка ашкан бәйге ул.

Студентларның теләкләрен искә алып, техникум җитәкчелеге әлеге бәйгене берничә компетенция буенча гамәлгә куйды. Бүген укучы егетләр үз осталыкларын авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау юнәлешендә сыный.

Бәйге өч этапта гамәлләштерелә. Беренче этапта иллегә якын егет катнашкан булса, тест биремнәрен чишкәннән соң, алар арасыннан иң-иңнәр генә сайлап алынган. Икенче этап биремнәрен үтәгәч, өченчесенә нибары өч егет кенә үтәчәк. Алар өчен бәйгенең соңгы биреме – техникумның укыту мәйданчыгында трактор йөртү буенча үз күнекмәләрен күрсәтү.

“Үз эшенең остасы” бәйгесе бик тиздән җиңүчеләрен билгеләячәк. Әлеге титулга ия булган студентларның исемнәре гомуми бүләкләү тантанасында аталачак. Аларга уңышлар телибез!



К списку новостей